Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апастовская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, РТ, Апастовский район, пгт. Апастово, ул. Красноармейская, д. 65 |
| Телефон: | +7(843)-762-15-61 |
| E-Mail: | Apastovskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апастовская СОШ" |
| Руководитель: | Зиятдинова Гузелия Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 696 |
| У нас учат: | 59 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апастовская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 28.04.2026

Татар дөньясының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдаң, 3 - 4 сыйныфы укучылары катнашында " Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәне Хәйретдинова Р.Җ. җитәкчелегендә 4 нче б сыйныфы укучылары ачып җибәрде. Алар Г.Тукайга багышланган шигырьләр, әдип язган шигырьләргә язылган җырлар башкардылар. 3 нче б сыйныфы укучылары Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерде. Бөек шагыйребез иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле,матур сөйләүче укучылар бихисап булды. Кичәбез татар халкының гимны булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Республиканская научно-практическая конференция 28.04.2026

27 апреля 2026 года на базе МБОУ «Бурнашевская СОШ» Апастовского муниципального района Институт развития образования провела республиканскую научно-практическую конференцию «Национальное и этнокультурное образование: традиции и современные приоритеты». В рамках мероприятия были организованы две секции: «Культура, традиции и обряды народов, населяющих Россию», «Формирование этнопедагогического пространства в общеобразовательном учреждении».Выступления педагогов были посвящены вопросам национального воспитания и сохранения культурного наследия.На конференции приняла участие учитель начальных классов Апастовской средней школы Набиуллина Г.З. Ее работа будет опубликована в электронном журнале Института развития образования Республики Татарстан «Современное образование: актуальные вопросы и инновации».
-
"Тукай- сүнмәс йолдыз" дигән күргәзмә 28.04.2026

5 Г сыйныфы мәктәп китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан уздырылган чарада катнашты. Китапханәче Сафина В.Ф. балаларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән тагын бер кат таныштырды. Балалар " Тукай- сүнмәс йолдыз" дигән күргәзмәне карадылар, Тукай шигырьләрен сөйләделәр, истәлекле һәм яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге чара балаларга бөек шагыйрьнең иҗатының тирәнлеген аңларга, Тукайның чын халык шагыйре булуын төшенергә ярдәм итте.
-
"Кәләпүшем, калфагым" акциясе 27.04.2026

25 апрель Апас урта мәктәбендә "Кәләпүшем, калфагым" дигән Габдулла Тукайның 140- еллыгына багышланган акция уздырылды. Һәрбер укучы һәм укытучы көн дәвамында кәләпүш, түбәтәй, калфаклар киеп йөрде. «И туган тел, и матур тел» җырын җарладылар, фотоларга төштеләр. Татар халкының сөекле шагыйрен Габдулла Тукайның туган көнен Апас урта мәктәбе менә шулай каршы алды.
-
«Театр- яктылыкка, нурга илтә» 26.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар узды. Тукай атналыгын педагог-оештыручы Гатауллина Р.Х. оештырган «Театр- яктылыкка, нурга илтә» чара белән тәмамладык. 25нче апрель балалар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, 3 б сыйныфы укучылары "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерделәр (җитәкчесе Сибгатуллина И.Ф.). Бәйрәмне йомгаклап, "Дуслык" театр коллективының кызыклы һәм шул ук вакытта тәрбияви, "Кәрәзле баллы тормыш" спектакеле күрсәтелде (җитәкчесе Гатауллина Р.Х.). Бәйрәм кичәсен йомгаклап, балалар "Туган тел" җырын башкарды.
-
"Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз" бәйгесе 25.04.2026

20-23 нче апрельдә Казан шәһәрендә "Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз" бәйгесе узды. Россияның төрле регионнарыннан килгән 157 бала ике көн дәверендә (20-21 апрель) көч сынашты, һәм шуларның иң-иңнәре Г. Камал театрындагы театральләштергән шигьри кичәдә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Һәм бүләкләү тантанасына чакыру алды. Апас урта мәктәбеннән 3 "А"сыйныфы укучысы Гатауллин Гадел "За пропаганду татарской поэзии "номинациясендә җиңү яулады.
-
Тукай безнең күңелләрдә 25.04.2026

25 апрель Морзалар урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140-ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең финал этабы уздырылды. 169 катнашучы арасыннан 28 укучы финалга чыкты. Апас урта мәктәбенең 8 укучысы призлы урыннар яуладылар, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Диктант Победы 25.04.2026

В целях привлечения широкой общественности к изучению истории Великой Отечественной войны, повышения исторической грамотности и патриотического воспитания молодежи, 24 апреля 2026 года в Апастовской средней школе был организован в 8В (учитель Бикчентаева Л.Ф.) и 11(учитель Хабибуллин А.Х.) классах Международный исторический диктант, посвященный событиям Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. – «Диктант Победы». «Диктант Победы» — это масштабная международнаяакция в виде теста на знание истории, ключевых событий и героев Великой Отечественной войны. Кстати впервые она прошла в 2019 году. За это время аудитория проекта выросла в 18 раз.
-
«Мәңгелек шигърият» 25.04.2026

25 апрельдә Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры тарафыннан оештырылган «Мәңгелек шигърият» нәфис сүз осталары бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Апас урта мәктәбенең 3 А сыйныф укучысы Гатауллин Гадел 2 нче дәрәҗә дипломына лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз Гаделне һәм аның җитәкчеләрен Гатауллина З.И., Хәйруллина З.Җ. Афәрин!
-
Татарча диктант. 24.04.2026

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. 24нче апрель көнне Апас урта мәктәбенең 8В һәм 10А сыйныф укучылары унберенче Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Диктант бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Шуңа күрә төп текст алдыннан «Туган тел» язылды. Соңгы елларда акция 26 илдə һəм Россия Федерациясенең 73 төбəгендə яшəүче миллəттəшлəребез катнашында уза.












