Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, ст. Каратун, ул. Строительная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-763-27-00 |
| E-Mail: | Munira.Cadrieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Садриева Мунира Исхаковна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 5 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Без, без, без идек..." 20.06.2016

Балалар бакчасында иртәдән кичкә кадәр минутларына кадәр төгәл утәлә торган режимда уен элементлары катнашмаган мизгел юктыр да. Балалар бик теләп сюжетлы — рольле, хәрәкәтле, дидактик, сәхнәләштерелән уеннарны уйныйлар. Уеннар күп һәм төрле-төрле. Уйнавы рәхәт. Буш вакытларында балалар күбрәк рәсми уеннарга караганда халык уеннарын бик яратып, рәхәтләнеп чишелеп уйныйлар.
-
"Яшь рәссамнар" 16.06.2016

Бүген бакчабызда "рәссамнар көне". Шул уңайдан балалар рәсемне альбом битләренә генә түгел , ә урамда асфальтта да рәсем ясауны бик яратып башкаралар.
-
Спорт ярышлары 10.06.2016

Бакчабызда үтә торган спорт ярышлары бик магыктыргыч һәм кызыклы булып үтә. Әлеге уеннарда балалар үзләренең көчлелекләрен һәм җитезлекләрен сыныйлар.
-
Апас “Алтын алка” Боз Сарае аренасында "Күңелле стартлар" боз уеннары 01.06.2016

Бүген Апас районы тарихында беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нарасыйлар өчен “Күңелле старт” боз уеннары үткәрелде. Профилактик ялга ябылыр алдыннан бу көнне Апас “Алтын алка” Боз Сарае аренасы тулысы белән бакча яшендәге 3-6 яшьлек балалар ихтыярына тапшырылды. Әлеге уенда безнен бакча балалары командасы Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасыннан килгән ике команда белән ярышты. Командабыз данын яклаган балалар Камилә Җәббарова, Риназ Исмәгыйлов, Әмир Мостафин, Сиринә Садрисламова, Марат Гәрәев уеннарда үзләрен сынатмадылар һәм икенче урынны яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Хуш бакчам, исәнме мәктәп!" 30.05.2016

Бүген бакчабызда зур бәйрәм - мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының бакча белән хушлашу көне булды. Без бакчабызның иң акыллы, иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга озаттык.
-
Балалар Сабан туе 29.05.2016

Бүген Апаста балалар өчен матур бәйрәм - Сабан туе оештырылды. Әлеге бәйрәмдә безнең бакча балалары да үз чыгышлары белән кунакларны каршы алуда катнаштылар.
-
"Портфельләр алып кулга, чыгабыз озын юлга..." 29.05.2016

Бүген балалар Сабан туенда мәктәпкә керүче балаларга портфельләр өләштеләр.
-
Чираттагы семинар 18.05.2016

Бүген, безнең балалар бакчасында "Балалар бакчасы һәм ата-аналар арасындагы аңлашу күпере" дип исемләнгән тәрбиячеләр семинары узды. Семинарда төрле балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбиячебез Миннуллина Люция Әмир кызы да "Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасында әти-әниләр белән эш тәҗрибәсе" темасына чыгыш ясады.
-
Мастер-класс 18.05.2016

Бүген үткән тәрбиячеләр семинарында "Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы" тәрбиячеләре Вильданова И.Р. һәм Миннуллина Л.А. матурлыкны күрә белергә өйрәтү максаты белән ясалма чәчәкләрдән картина тудырдылар- тәрбиячеләргә мастер-класс күрсәттеләр.
-
Менә тагын килде ҖИҢҮ көне!!! Аннан бөек бәйрәм бармы соң? 09.05.2016

Елдагы традицияне дәвам итеп, быел да безнең бакча коллективы һәм балалары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингка җыелды. Балалар сугыш турында шигыьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Һәм, әлбәттә, яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә венок та куелды.






