МБДОУ «Свияжнинский детский сад общеразвивающего вида «Лейсан» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, пос. Свияжcкий, ул. Молодежная, 31 |
| Телефон: | 8(84376)34-4-71 |
| E-Mail: | Alsu.Firdusovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Сунгатуллина Алсу Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 54 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ «Свияжнинский детский сад общеразвивающего вида «Лейсан» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Мыраубикә" (кечкенәләр төркеме) 24.05.2016

Мыраубикә
Дамир Гарифуллин
Мыраубикә кызык та соң:
Мыр-мыр-мыр итә-итә,
Әбиемнең итәгендә
Гыр-гыр-гыр йоклап китә..
Максат: балаларның күзәтүчәнлеген, сорауга җавап бирү осталыгын, инициативалы сәйләмне үстерү; шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, аерым сүзләрне һәм зур булмаган фразаларны истә калдырырга өйрәтү.
-
"Әй, биибез, биибез!"(уртанчылар төркеме) 24.05.2016

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә.
Булмый безне туктатып.
-
"Безнең клумба" (зурлар төркеме) 24.05.2016

Бакчабызның зур төркем балалары үз кишәрлекләрендә утыртылган чәчәкләрне һәрвакыт карап, су сибеп, туфрагын йомшартып торалар. Шуңа аларның чәчәк клумбалары да көннән-көн матурырак күренә.
-
Бакчабыз "Ләйсән" (кечкенәләр төркеме) 23.05.2016

Кояш чыккач, нурга чумгач,
Урам,кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез,
Без бәхеле балалар!
-
"Үзем җыештырдым" (урта төркем) 23.05.2016

Менә ике көн инде
Үзем җыштырам өйне.
Буямагыз, белегез,
Бик сакланып йөрегез.
Шунда тор, яме, Әсма,
Юган идәнгә басма!
Зәһирә Гомәрова.
-
Слет-конкурсны без ачтык! 20.05.2016

Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Каратун мәктәбе стадионында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы янгын сүндерү-коткару хезмәтенең бишенче финал слет-конкурсында иң дәрәҗәле кунакларны сәләмләделәр. Татар халкының милли ризыклары: ипи - тоз, чәк-чәк белән авыз итергә әйдәделәр!
-
Рус халык әкияте "Теремкәй" 20.05.2016

Бүген кечкенәләр төркеме балалары рус халык әкияте "Теремкәй" белән таныштылар. Балалар әкиятнең эчтәлеге буенча үз кичерешләрен белдерделәр. Әкияттәге Куян, Бака, Тычкан, Бүре, Аю кебек өйдә, гаиләдә дус яшәргә кирәк икәнен аңладылар.
-
Кунакларны каршы алдык! 20.05.2016

Тау ягы гүзәл Апас төбәге бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы янгын сүндерү-коткару хезмәтенең бишенче финал слет-конкурсында кунакларны каршы алды! Бу чарада безнең бакча балалары да актив катнашты.
-
"Без дә тырыштык!" 20.05.2016

Бәләкәй генә булсак та без дә район куләмендә узган чарадан читтә калмадык. Өлкәнрәк иптәшләребез белән кунакларны каршы алырга бардык!
-
Тузганакларны күзәтү. 19.05.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тузганакның үсүен күзәттеләр. Аның кояшта һәм күләгәдә ничек үсүен чагыштырдылар. Кояш җылысы һәм яктылыкның үсемлекләргә ничек тәэсир итүе турында фикер алыштылар.









