Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апастовский детский сад общеразвивающего вида «Радуга» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ Апас "Салават купере" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, Республика Татарстан, Апастовский район, пгт Апастово, ул. Молодежная, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)7621481 |
| E-Mail: | Guzeliya.Garaeva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Апастовский детский сад общеразвивающего вида " Радуга" Апастовского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Гараева Гузелия Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 110 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апастовский детский сад общеразвивающего вида «Радуга» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ Апас "Салават купере" балалар бакчасы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Год Педагога и наставника 27.12.2023

Әхмәтшина Ләйсән Мансур кызы Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ Апас "Салават күпере" балалар бакчасының югары квалификацион категорияле 35 еллык эш тәҗрибәсе туплаган, педагогик осталыкка ия булган тәрбиячесе. Ул үзенең хезмәт юлын, В. И. Ульянова – Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетында алган белемнәрен кулланып, балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытудан башлый. Туган телгә мәхәббәт, татар халкының бай рухи мирасын укучыларга нәтиҗәле алымнар белән җиткереп, аларны туган телебезне, илебезне яратырга, аңа карата ихтирам хисләре тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, рухи әхлакый мирасын өйрәтү өстендә эшли.
Башлангыч сыйныфлар укытканда да, балаларны хәреф танырга, кулларыннан тотып беренче тапкыр язарга өйрәткәндә дә, үз максатларына тугры калып, балаларда милләтпәрвәрлек тәрбияләүне дәвам итә. 2008 елда Ләйсән Мансур кызы Апас районы “Салават күпере” балалар бакчасына эшкә килә. Ул биредә “Халкыбызның гореф-гадәтләре аша балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне, илебезне ярату, аңа карата ихтирам хисләре тәрбияләү - бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе” дип уйлап, үзе дә шушы еллар эчендә күп кенә яшь белгечләрнең остазы булган тәрбиячегә әйләнә. Ул, үзенең эш тәҗрибәсен яшь тәрбиячеләргә дә җиткерү максатыннан, “Фольклор в формировании личности ребенка”, “ Без нәни артистлар”, “Уйныйк әле, җырлыйк әле”дигән методик кулланмалар төзеде.
Ләйсән Мансур кызы үзенең туплаган белемнәрен, осталыгын, эш тәҗрибәсен яшь белгечләр белән генә түгел, район, республика күләмендә дә уртаклаша. Ачык шөгыльләр, төрле мавыктыргыч чаралар, семинарлар һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә һәрдаим катнашып тора. Ул “Авыл укытучысы -2002” конкурсының беренче этабы җиңүчесе, “Ел тәрбиячесе” конкурсында 2 урын; Халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 91 ел тулу уңаеннан үткәрелгән IV төбәкара методик эшкәртмәләр бәйгесенең җиңүчесе; “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары оештырган “Сәйяр” фестивалендә катнашып пьесалар, сценарияләр бәйгесенең республика этабы лауреаты; Гали Хуҗиның 105 еллыгы уңаеннан үткәрелгән төбәкара методик эшкәртмәләр бәйгесе җиңүчесе; “Минем Ватаным” дигән халыкара инновацион проектының 2 дәрәҗә дипломанты ; Хатыйп Миңнегулов исемендәге II Бөтенроссия конференциясе дипломанты.
“Мой край” дип аталган региональ конкурсның - 2 дәрәҗә дипломанты; “Мәгариф” җурналы редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган “Әдәби карта” бәйгесенең призеры, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Мәгариф бүлегенең күпсанлы грамоталары, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, һ.б. – болар барысы да Ләйсән Мансур кызының үз эшенең остасы икәнен күрсәтә.
Ул тәрбияли торган балалар арасында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале, “Буду бдительным на льду и на воде” һ.б. республика күләм конкурсларның җиңүчеләре һәм призерлары булу - Ләйсән Мансур кызының зур тырышлыгы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе.
#ГПН #ГодПедагогаНаставника2023
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#ПрофсоюзобразованияАпастовоРТ -
“Теләкләр чыршысы” 25.12.2023

Бакчабыз мөдире Гәрәева Гүзәлия Равил кызы һәр елдагыча традицияне дәвам итеп, “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул Рәхмәтуллин Раилнең теләген чынга ашырып, спорт киеме алырга булышты.
-
Акция "Елки профсоюзные". 23.12.2023

Первичная профсоюзная организация МБДОУ "Апастовский детский сад общеразвивающего вида "Радуга" поздравляет всех с наступающим Новым годом


Пусть год наступивший Вам принесёт
Удачу, везенье, успех и почёт,
Здоровья Вам, бодрости духа и тела,
И пусть будет выгодным каждое дело!
Мы присоединяемся к акции "Елки профсоюзные".
Ёлка получилась нарядной, атмосферной - в духе профсоюзного движения! Ну а Дед Мороз спешит с мешком подарков
для членов профсоюза.
#елкипрофсоюзные #edunionru -
Новогодние утренники во второй младшей и средней группе 22.12.2023

Сегодня во второй младшей группе прошёл новогодний утренник. Малыши пришли нарядные, превратившие в веселых снеговиков и красивых снежинок. Все они любовались и восхищались нарядной ёлочкой и кружились вокруг неё в хороводе. Дети встретили Снеговика, Лису, Снегурочку и Деда Мороза. Поиграли с ними в игры, потанцевали, спели песни и рассказали стихи. А в конце праздника Дедушка Мороз подарил подарки.
Утренник прошёл в тёплой сказочной атмосфере



-
Яңа ел бәйрәмен башлап җибәрдек 21.12.2023

Беренче кечкенәләр төркеме бүген Яңа ел бәйрәмен башлап җибәрде
Нәниләр кунакка килгән Куян, Кыш бабай, Кар кызы белән күңел ачтылар

Ә бүләкләр алу - иң күңелле мизгел булды

-
Район үзәк паркында 2024 ел символы 16.12.2023

Район үзәк паркында 2024 ел символы - аждаһа ясап куйдык
Поздравляем с наступающим годом Дракона! Пусть он станет по-настоящему счастливым, наполненным радостными событиями и достижениями. Дракон — символ мудрости, так пусть же этот год начнется с правильных, мудрых решений, которые приведут к вершине успеха

-
Наша дипломантка 13.12.2023

Воспитанница средней группы Ахметзянова Раида награждена дипломом призера Республиканского конкурса видеороликов « Буду бдительным на льду и на воде»


Поздравляем


-
"Беренчеләр хәрәкәте" 07.12.2023

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары социаль мәсьләләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галләмова Гөлусә Наил кызы һәм "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары белән очраштылар. Балалар коррупциягә кагылышлы театральләштерелгән күренеш карадылар.
-
Сбор отработанных батареек 07.12.2023

В детском саду прошла экологическая акция по сбору отработанных батареек. К акции присоединились воспитанники всех групп. В ходе акции было собрано более 33 кг отработанных батареек, далее они будут утилизированы специальным способом без вреда для окружающей среды. Сбережём природу вместе! #экологическаяакция #батарейка
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы белән очрашу 30.11.2023

Бүген Апас урта мәктәбендә Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының "Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган телләрне өйрәнүне оештыру” дигән темага зона семинары
узды.
Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы;
-Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,доценты,филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы;
- Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы;
-Апас муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Галләмеева Гөлүсә Булат кызы катнашында узды.
Килгән кунаклар иң элек безнең “Салават күпере” туган телдә белем һәм тәрбия бирүче база балалар бакчасы буларак, биредәге эшчәнлек белән таныштылар.








