Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мурзинская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422345, РТ, Апастовский район, с. Эбалаково, ул. Школьная д.1. |
| Телефон: | +7(843)-763-76-16 |
| E-Mail: | Murzinskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мурзинская СОШ" |
| Руководитель: | Сафина Гульнара Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 59 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мурзинская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Көзге ярминкә гөрләде. 28.10.2016

Буген Морзалар урта мәктәбендә "Көзге ярминкә" исеме астында уңыш бәйрәме гөрләде. Укучылар үзләре әзерләгән тәм -томнар белән сату иттеләр, ә соңыннан җырлы - биюле тамашада күңел ачтылар. Кичә бик күңелле үтте.
-
Полилингваль укыту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә 26.10.2016

26 нчы октябрь көнне морзалар урта мәктәбендә укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмә полилингваль укыту мәсьәләләренә багышланган иде. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру белән таныштылар. Мәктәпнең китапханәсе, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Мәгариф бүлеге методистлары алда торган бурычларга тукталдылар, укыту- тәрбия эшчәнлеген камилләштерү буеча киңәшләрен бирделәр. Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Тимурчылык эшчәнлеге 08.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Морзалар урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары тимурчылык эшен җанландырып җибәрделәр.7сыйныф укучылары хезмәт ветераны Зиннатуллина Гайшә һәм Заһертдинова Сания апаларга барып, аларның хәлләрен белделәр,бәйрәм белән котладылар.Бик теләп олы апаларына үзләренең ярдәмнәрен тәгъдим иттеләр,өй җыештырдылар, савыт-сабалар юдылар.Ә малайлар урам ягындагы эшләрне карадылар,өй тирәсен чистарттылар.Апалар аларның укулары белән кызыксындылар һәм игелекле ,бәхетле балалар булып үсүләрен теләп калдылар.
-
Ярминкәләр гөрли
07.10.2016
Бүген мәктәп коллективы Апаста оештырылган ярминкәдә көзге муллык-байлыкны тәкъдим итә, мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән районыбыз халкын шатландыра. Тәҗрибә кишәрлеге җитәкчесе ярминкәне матур, бай итеп оештыруга зур өлеш кертте.
-
Укытучылар көнен билгеләп үттек.
05.10.2016
Укытучылар көне уңаеннан "Рәхмәтемнең иң олысы Сиңа булсын, укытучым!" дип исемләнгәни кичә булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Өлкәннәр белән очрашу 03.10.2016

3 октябрь көнне Морзалар урта мәктәбендә, мәктәбебездә төрле елларда фидакарь хезмәт куйган Өлкәннәр белән очрашу үтте. Кичәнең беренче бүлегендә Өлкәннәр хөрмәтенә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды. Аннары очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Слет местного отделения военно-патриотического движения "Юнармия" 30.09.2016

30 сентября в Апастовском муниципальном районе состоялся 1 Слет местного отделения военно-патриотического движения "Юнармия". Члены военно-патриотического клуба «Патриот» приняли участие.
-
28.09.2016
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан барлык мәктәпләрдә дә 5 сыйныф укучыларының (математика, рус теле, уку осталыгы, анкета) белем алу сыйфатын тикшерү буенча чара игълан ителде. Бу чара 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Спартакиада 28.09.2016

Мәктәптә район Спартакиадасы финалына сайлап алу ярышлары узды. Аларда мәктәбебезнең барлык укытучылары да катнашып, иң көчлеләрне ачыкладык һәм ГТО нормативлары тапшырдык. Укытучыларыбыз сәламәтлеге, сәламәт тормыш рәвешенә игътибар елдан-ел арта һәм бу аларның спорт өлкәсендә ирешкән ужышларында күренә.
-
Милләтләр кроссы
24.09.2016
“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Бу чара безнең мәктәптә дә ел саен үткәрелә. 24 сентябрь көнне мәктәп янындагы стадионыбызда мәктәбебезнең барлык укучылары һәм хезмәткәрләре дә бу ярышта бик теләп катнаштыукучылары Көзге табигать, саф һава, күңелгә рәхәт – бер йөгереп кайтып, кәефләребезне дә яхшырттык, сәламәтлегебезне дә ныгыттык.





