Бүген Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды.
     Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес.Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Бүген безнең мәктәптә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Бөек шагыйрь Габдулла Тукай безнең күңелләрдә!" дигән бәйге булып үтте.Бәйге балалар бик теләп катнашты.Бәйгедә Гисматуллина Гөлназ җиңү яулады.