МБОУ «Бишевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, РТ, Апастовский район, c. Бишево, ул.Ленина д.50 |
| Телефон: | +7(843)-763-46-35 |
| E-Mail: | Bishevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бишевская СОШ" Апастовского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Замдиханов Зефяр Алимзянович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 19 |
Новостной блок школы
Һөнәрләр иленә сәяхәт.
Опубликовано: 18.11.2014
Ноябрь аенда Апас аграр көллиятендә искиткеч бай эчтәлекле чара булып узды. Бирегә районыбыз мәктәпләреннән "Киләчәккә билет" дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә катнашкан укучылар, аларның укытучылары, кунаклар чакырылган иде.
Кеше җир йөзенә хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ләкин нинди генә һөнәргә тукталсаң да, уңышка ирешү өчен күп хезмәт куярга туры киләчәген онытмау зарур. “Хезмәте барның, хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Кеше үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт күрсәтә, яшәвен мәгънәле һәм матур итә.
"Киләчәктә эшсез калу куркынычы янамасын өчен нәкъ менә урта сыйныфлардан ук үзеңә һөнәр сайлау кирәк. Димәк, әлеге чараның максаты бик кирәкле–балаларга киләчәген, булачак һөнәрен кузалларга булышу. Сезнең нинди өлкәдә күбрәк файда китерәчәгегезне алдан билгеләргә безнең Мәшгульлек үзәге дә ярдәм итәргә мөмкин. Һөнәр сайлау – тормышта бик әһәмиятле адым", – дип башлады сүзен районның Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алсу Хәйруллина. Шуннан соң көллиятнең директор урынбасары Гөлгенә Гыйләҗева сүзне беренче урынга лаек булган укучыларга бирде. Алар бер-бер артлы презентацияләр күрсәтеп матур эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
Инде чират чакырылган кунакларга җитте. Кунакларның да ниндиләре бит әле. Үз һөнәрләренә тугры булып, гомерләрен авыл белән бәйләгән, тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган шәхесләр. Район үзәк шифаханәсенең баш табибы Ленар Әхмәтьянов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин, авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Заһидуллин Ильяс, көллият җитәкчесе Фаил Курамшин ясаган чыгышлар укучылар күңеленә хуш килде. Бу шәхесләр һәрберсе үз һөнәренең тылсымлы көче, тормышта бик кирәкле, зур мәгънәгә ия булуы турында ассызыклап сөйләп узды. Ильяс Заһидуллин үз чыгышында укучыларга "Бөтен кеше дә галим була алмый, нинди генә һөнәр сайласагыз да, кем генә булсагыз да кеше булып калыгыз, әлегә тырышып белем алыгыз,"-диде. Ә менә Фәнис Шәрәфуллин киләчәктә шушы һөнәрне күз уңында тотучыларга үз һөнәренең ничек авыр, ләкин бик кызыклы булуын, бу һөнәрне сайласаң кайларда, кем булып эшләргә мөмкинлеге турында тәфсилләп сөйләде. Баш табиб Ленар Әнәсович " Эшкә шатланып барып, һәм өйгә шатлык хисләре белән кайту өчен һөнәрне дөрес сайларга кирәк",- диде. Көллият җитәкчесе Фаил Курамшин, үз чиратында, "Күргәнегезчә бездә бөтен шартлар да тудырылган, бик күп төрле белгечлекләр әзерлибез,"- дип укучыларны көллияткә укырга чакырып калды.
Кунаклар чыгышыннан соң, укучыларны сәхнәгә чакырып, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар бирделәр. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады, ә укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Без, укытучылар, игътибар үзәгендә булуыбызга балалар кебек ихлас сөендек.
Һөнәрләр иленә сәяхәтебез студентлар тарафыннан әзерләнгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Хәтта ашханәгә дәшеп тәмле ризыклары белән сыйларга да онытмадылар. Чын мәгънәсендә олы бәйрәм төсен алган бу чара күңелне җылы хисләргә баетты, һәркем шат, һәркем канәгать иде.
Барлык оештыручыларга да рәхмәт әйтеп, шундый мәгънәле чараларның тагын да булуын теләп өйләребезгә таралыштык .
Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.
К списку новостей






