Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большекокузская средняя общеобразовательная школа" Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422354, РТ, Апастовский район, с.Большие Кокузы, ул. Школьная, дом 3 |
| Телефон: | +7(843)-763-12-42 |
| E-Mail: | kokuzi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекокузская СОШ" |
| Руководитель: | Сунгатуллина Эльвира Минзакировна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 15 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большекокузская средняя общеобразовательная школа" Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Җиңүчеләр парады" 08.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар планын үтәү максатыннан, мәктәптә төрле чаралар үтә.”Җиңүчеләр парады” проекты кысаларында, сыйныфларда Зур Күккүз авыл советы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны барлап, фотоларын яңарту буенча эшләр төгәлләнеп килә.
-
Фронт хатлары 08.04.2015

7 нче сыйныф укучысы Сунгатуллина Эльвина сыйныфташларын сугыш ветераннары Мөхәммәтшин Мөбәрәкша һәм Мөхәммәтшина Рокыя апаларның фронт хатлары белән таныштырып, ветераннарның сугышчан юлы турында сөйләде. Укучылар ул чорда язылган хатлар, ветераннарның шәхси документлары, сугышчан бүләкләрен зур кызыксыну белән карадылар. (сыйныф җитәкчесе Сулейманова Н.М.)
-
“Һәйкәл” акциясе кысаларында 06.04.2015

“Һәйкәл” акциясе кысаларында, Габидуллина Ф.В. җитәкчелегендәге укучылар төркеме Түбән Барыш авылындагы һәйкәлнең тирә -юнен кардан чистарттылар.
-
“Зарница- 2015” 06.04.2015

6 апрель көнне Бакырчы урта мәктәбендә үткән “Зарница” хәрби – патриотик уенында мәктәбебез укучылары күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
Волейболл 23.03.2015

21 нче март көнне Борнаш урта мәктәбе базасында А.Һ.Илалов призына волейбол буенча турнир үтте.
.Бу ярышта да мәктәбебезнең егетләр командасы сынатмады;алар командалар арасында 2 нче урын яулап, эшмәкәр
Айдар абыйларының кыйммәтле бүләкләре, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр -
Хәтирәләр яңара 21.03.2015

Мәктәбебез укучылары өлкән буын вәкилләре белән еш очрашып торалар.
Сугыш чоры баласы Хәбибуллин Хәсип Хәйрулла улының 75 яшьлек юбилее уңаеннан,
укучылар хезмәт ветераны янында кунакта булдылар. Хәсип ага үзенең
балачак хатирәләре белән уртаклашты, елларның тыныч-имин булуын теләде. -
День леса 21.03.2015

21 марта во всем мире отмечается Международный день леса. В школе во всех классах прошли уроки, посвященные сохранению леса. Также была организована экскурсия для 6 и 10 классов в весенний лес учителем биологии и химии Габидуллиной Ф.В.
-
"Созвездие -Йолдызлык" 19.03.2015

18 нче март көнне "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең "Гала концерты"булып үтте. Фестивалдә 2 урын яулаган 10 нчы сыйныф укучысы Зиннатуллин Радик чыгышын һәркем яратып тыңлады.
-
Истәлекле очрашу 18.03.2015

18 март көнне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизов Расим Айтуганович районыбызның һәвәскәр шагыйре, киң кырлы талант иясе Әсрар ага Һидиятов белән бик истәлекле кичә үткәрде. Укучылар Әсрар аганың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, һәвәскәр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Әсрар ага үзе дә укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп, матур шигырьләрен укыды, сугыш чоры баласы буларак, үзе кичергән авырлыкларны укучыларга җиткерде. Әсрар аганың 250 еллык тарихы булган курайда ,сирәк уен коралларыннан саналган кубызда уйнавын укучылар зур кызыксыну белән карадылар. Әсрар ага үз шигырьләрен башкарган укучыларга, шулай ук мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте. Очрашу һәркемгә дә бик ошады. Очрашу ахырында, барлык укучылар аягүрә басып, Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Герой Советского Союза Зои Космодемьянской 18.03.2015





