Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-763-85-10 |
| E-Mail: | Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бакрчинская ООШ" |
| Руководитель: | Гильманов Румиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 20 обучающихся/ 8 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
-
Белем бәйрәме 01.09.2011

Бүген тантаналы Белем бәйрәме үтте. 1 класска 2 укучы килде. Мәктәбебездәге 58 укучыны яңа уку елының беренче дәресенә чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә район администрациясеннән Вәлиев Ф.Х., район эчке эшләр бүлегеннән полиция капитаны Мөбәриев К.Р., мәгариф бүлегеннән Галиакберова Д.А., җирле җитәкчеләр катнашты.
-
Беренче дәрес 01.09.2011

Беренче дәрес - һәр класста "Чисталык дәресе". Дәресләрдә әйләнә-тирә, табигатебез чисталыгы, күңел пакълыгы һ.б. турында уен-викторина, тренинг, кроссворд, презентация кебек эш төрләре кулланылды.
-
Чыгарылыш кичәсе
27.06.2011
27 июнь көнне чыгарылыш кичәсе булды. 3 укучы кулларына урта белем турындагы аттестат алды. Укучыларның шатлыгын уртаклашырга укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.
-
Лето -2011 01.06.2011

Буген бездә "Дуслык" җәйге ял мәйданчыгы эшли башлады. Лагерьда 16 бала ял итә.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2011

Бүген 11 класс укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" яңгырады.
-
Имтихан
20.05.2011
Бүген 11 класс укучылары татар теленнән имтихан бирә. Укучыларның өчесе дә инша язалар.
-
Йомгаклау контроль эшләре
11.05.2011
10 майдан 20 майга кадәр мәктәптә йомгаклау контроль эшләре үткәрелә.
5 класс – татар теле – 18 май
6 класс - рус теле – 16 май
7 класс – физика – 19 май (контроль эш)
8 класс – физика – 19 май (контроль эш)
10 класс – физика – 19 май (контроль эш)
Уңышлар Сезгә!!!
-
Парад Победы 09.05.2011

9 май көнне укучылар Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск янында почетлы пост оештырылды. Укучылар тыл ветераннарын һәм авыл халкын бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар.
-
День Победы 07.05.2011

7 май көнне мәктәптә Бөек Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Тантаналы линейка булды.
Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә веноклар ясадылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнетдин бабай мәктәпкә килә алмау сәбәпле, укучылар аның өенә барып бәйрәм белән котладылар.
-
День охраны труда
29.04.2011
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре үтте, газета чыгарылды.






