Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-763-85-10 |
| E-Mail: | Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бакрчинская ООШ" |
| Руководитель: | Гильманов Румиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 20 обучающихся/ 8 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Педсовет утырышы
10.01.2012
Бүген “Яңа технологияләрне куллану – уку сыйфатын күтәрүче фактор” дигән темага педсовет утырышы булды. Анда мәктәп укытучылары коллективы, Тәүгелде башлангыч мәктәбе укытучылары, Бакырчы һәм Тәүгелде балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2011

Бүген безнең мәктәптә гөрләп Чыршы бәйрәмнәре үтте. Бәйрәмне мәктәп директоры Кәримуллин И.Н. ачып җибәрде. Ул укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, үткән елдагы уңышларыбыз белән таныштырды, укуда һәм төрле конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырды. Беренче сменада 1- 7 класс укучылары бәйрәм итте. Укучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан лоторея уеннары уйнатылды.
-
Бал маскарад 29.12.2011

Икенче сменада "Яңа ел" бәйрәмен 8- 11 класс укучылары оештырды. Һәр класс төрле илләрдә Яңа ел бәйрәмен алып килгән. Мәсәлән, 8 класс - Испания, 9 класслар - Италия, 10 класс - Һиндстан, 11 класс укучылары Япониядәге бәйрәм күренешләрен күрсәттеләр. Бу илләрдәге гореф-гадәтләр, аларның уеннары, биюләре белән таныштырдылар. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.
-
Рәсем конкурсы "Яңа ел белән!" 26.12.2011

Яңа ел бәйрәме уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде. укучылар конкурста бик теләп катнашты. Барысы 17 рәсем конкурска чыгарылды. Яңа ел бәйрәме көнне конкурска йомгак ясалачак.
-
Чаңгы ярышы 24.12.2011

-
"Мастерилка" түгәрәге 21.12.2011

Мәктәптә икенче ел инде "Мастерилка" түгәрәге эшли. Технология укытучысы Вафина Р.М. җитәкләгән бу түгәрәктә укучылар төрле кул эшләренә өйрәнәләр. укучылар тарафыннан эшләнгән йомшак уенчыклар, пластилиннан панно, атлас лентадан сувенирлар һ.б. - кемгә генә бүләк итсәң дә, затлы буләк. Бу уку елында кызлар челтәр энэсе белән шәлләр, кофталар, болеролар бәйли башладылар.
-
Кар шәһәрчеге 20.12.2011

Бүген дәресләрдән соң без барыбыз бергә кардан фигуралар ясадык. Хәзер чыршыбыз янында Кар бабай да, аҗдаһа белән керпе дә, арыслан белән крокодил да утыра.
-
Яңа елга әзерләнәбез 17.12.2011

Мәктәбебез дәресләрдән соң да гөрләп тора. Һәр класс Яңа ел бәйрәменә әзерләнә.
- Теннис ярышы 17.12.2011
-
Чаңгы сезонын ачу 15.12.2011

Без чаңгы сезонын ачып җибәрдек.






