МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423401, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Кульшарипово, ул. Тукая, д.54 б |
| Телефон: | (88553) 34-76-85 |
| E-Mail: | Kulsharip.Golbakcha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Голбакча" с. Кульшарипово" |
| Руководитель: | Илалтдинова Рамзия Ахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 96 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
“Бантиклар көне” 23.06.2014

Балаларның җәйге ялларын кызыклы, күңелле, мавыктыргыч, истә калырлык итеп үткәрү максатыннан катнаш төркемдә “Бантиклар көне” уздырылды. Бу чарада балалар клоуннар Ириска һәм Анфиска белән күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Кызларның төсле тасмалар белән бизәлгән күлмәкләре балалар күңелендә матур, якты истәлекләр калдырды.
-
“Шаян песи балалары” 23.06.2014

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны дәвам итү максатыннан 2 кечкенәләр төркемендә “Шаян песи балалары” исемле физкультура күңел ачу чарасы узды. Анда балалар музыка астында төрле физик күнегүләр ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
"Чыныктыру чаралары" 20.06.2014

Безнең төп бурыч - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арысында иң әһәмиятлесе - балаларның сәламәтлеген ныгыту, организмнарын чыныктыру. Бу эшне оештыру бигрәк тә җәй айлары кулайрак. Балалар белән көн саен саф һавада иртәнге гимнастика, йокыдан соңгы гимнастика үткәрәбез. Физик күнегүләр белән берлектә һава, кояш, судан файдаланып, чыныктыру чаралары комплексын уздырабыз.
-
"Хуҗабикәдә кунакта" 20.06.2014

Балаларның җәйге ялларын күңелле, истә калырлык итеп үткәрү максатыннан 1 нче кечкенәләр төркемендә “Хуҗабикәдә кунакта” исемле күңел ачу чарасы уздырылды. Бу чарада балалар җырлы– сүзле, түгәрәк уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар, “Кечкенә үрдәк бәбкәсе” дип исемләнгән курчак театры да карадылар. Бу чара балалар күңелендә матур, якты истәлекләр калдырды.
-
Игътибар, балалар! 15.06.2014

19 нчы майдан 19 нчы июньгә кадәр республикабызда “Игътибар, балалар!” дигән исем астында куркынычсызлык айлыгы уза. Безнең балалар бакчасы да бу чарадан читтә калмады.Барлык төркемнәрдә дә шушы юнәлештә эшләр алып барыла. “Әни белән юлны ничек дөрес итеп чыгарга”, “Кайда һәм ничек юлны аркылы чыгарга” дигән әңгәмәләр үткәрәбез. Куркынычсызлык темасын яктырткан хикәяләр, шигырьләр укыйбыз. “Безнең урам”, “Светофор”, “Юл билгесен куй”, “Шәһәр урамы” дидактик уеннар, “Автомобиль һәм чыпчыклар”, “Игътибарлы бул!”, “Тукта”дигән хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Әти-әниләр өчен “Ребенок-пассажир”, “Выбери жизнь-пристегнись”, “Чем занять ребенка в дороге” дип исемләнгән мәгълүматләр элдек.
-
Саубул, Гөлбакча! 01.06.2014

Аерыгыз ак караны,
Начар юлдан йөрмәгез.
Яхшы белән, явызлыкны
Берүк бутый күрмәгез.
Шатландырыз ярдәм итеп
Ялгыз бер әбине
Үскәнем дип акыллым дип,
Юатыгыз нәниләрне.
Кеше булып яшик дисәгез,
Булыгыз кешелекле!
Бәхетле көн итик дисәгез,
Булыгыз игелекле.
-
День защиты детей 30.05.2014

Сегодня ваш праздник, ребята!
Все дети огромной Земли
Друг к другу спешат с поздравленьем,
Желая здоровья, любви!
И мы вам, родные, желаем, -
Растите и радуйте нас,
Пусть сбудутся ваши желанья
И мир будет добрым для вас!
Мы взрослые вам обещаем,
Во всём помогать, защищать,
И в сердце, надеясь, мечтаем
Счастливыми вас воспитать.
-
"Жэйге кул эшлэре" 27.05.2014

-
"Правнуки рисуют победу" 02.05.2014

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Правнуки ветеранов рисуют победу” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе булып үтте.Бу күргәзмәдә барлык төркем балалары һәм әти-әниләр актив катнашты.
смотрим фото в медиатеке
-
Мәктәп музеена экскурсия 02.05.2014

Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпкә әзерлек һәм өлкәннәр төркеме балалары белән авылыбызның мәктәп музеена экскурсия ясадык. Анда керүебезнең төп максаты: балалар күңелендә Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге уяту; ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү; халкыбызның туган җиренә, үткәненә, тарихына, мәдәниятенә кызыксыну үстерү.
смотрим фото в медиатеке










