Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1169учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
11.03.2019

8 Март алдыннан Харисов Нәркиз Назим улы җитәкчелегендәге "Ялкын" ансамбле коллективы тамашачыга үзенең онытылмаслык чыгышын бүләк итте. Ансамбльдә катнашучылар төрле халыкларның матур биюләре белән хозурлану мөмкинлеге бирделәр. Ансамбль 6 ел эшли. Коллективның зур өлешен 1нче гимназия укучылары тәшкил итә. Ансамбль шул кыска гына вакыт эчендә Мәскәү, Сочи, Казан калаларыннан җиңү белән кайттылар. Дөньякүләм, Рәсәй, Республика күләмендә гран при алырга өлгерделәр. Бу көнне биючеләрнең таланты барлык тамашачыларда да сәнгать яраткан кешеләр күңелендә дә якты хисләр уятты. Ансамбльнең урта һәм өлкән бию төркеме шундый темперамент һәм көч белән янып торды. Биючеләрнең матур костюмнары, сәхнә бизәлеше залдагыларны битараф калмадырмады! Соңыннан ансамбль җитәкчесе Нәркиз Назимовичның үз укучылары белән башкарган "Гомер үтә" җырын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
-
06.03.2019

Бүген Әлмәт шәһәре Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 гимназиядә иң күркәм, милли тәрбиянең асылын ачып бирүче "Сөембикә" бәйгесе үтте! Сөембикәдәй горур, кыю, төпле, үткен, зирәк, зәвыклы туташларыбыз, күп бәйгеләр күргән жюридагы шәрәфле кунакларыбызны да сокландырды.
-
Күңелле стартлар 01.03.2019

28 февраль һәм 1 март көннәрендә 1нче гимназия стадионында балаларның уңай хис-тойгыларын арттыру өчен, «Күңелле стартлар» уздырылды. Стартка 1 һәм 4 сыйныф командалары чыкты. Командаларны бик кырыс, әмма гадел жюри хөкем итте. Һәм шулай – иң кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр башланды – командалар ярышларга керештеләр. Дулкынлану, командаларда булган ышаныч җанатарларның ярдәме белән каядыр юкка чыкты. Катнашучылар барлык көчләрдән дә финишка беренче булып килергә тырыштылар. Алар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, зирәклеген, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Жюри тарафыннан бәя бирү бик авыр булды, нәтиҗәләр ясап, барлык командалар да бер үк санда баллар җыйдылар - «дуслык " җиңде. Командалар татлы бүләкләр белән бүләкләнде. Стартларны оештыручы физкультура укытучысы Шадрина Х. Н.
-
26.02.2019

Кызлар арасында 2 һәм малайлар арасында 3 нче урынны алган чаңгычылар командасын котлыйбыз! Физкультура укытучыларга Хәйдәров Г.М. һәм Валеев М.А. хезмәтегез өчен зур рәхмәт, сез төгәл җитәкчелләр.
-
26.02.2019

3в сыйныфы "Сфера"да
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019

23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне. Гимназиядә укучы ир-егет укытучыларыбызны, укучы егетләребезне бәйрәм белән котладык. Бәйрәм концерты аларга бәйрәм дәрте өстәде. Бу бәйрәм уңаеннан сыйныфларда да төрле чаралар үткәрелде.
-
22.02.2019

Бүген 6 дәрес вакытында, 23 февраль Ватанны саклаучылар көне унаеннан 3 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” булып узды.
-
Туган тел көне 21.02.2019
21нче февраль халыкара Туган тел көне унаеннан, гимназиянен беренче катында ачык микрофоннан туган телгә багышланган жырлар,шигырьләр янгырады.Укучылар туган телгә булган мәхәббәтләрен шигьри юлларга салдылар. -
Кәләпүшле малайлар 21.02.2019
"Кәләпүшле малайлар"бәйгесе-гимназиябезнең традициясенә әйләнеп бара.Быел да ул югары дәрәҗәдә узды.4нче сыйныфта укучы малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар.Җиңүче "Кәләпүшле малай-2019" исеменә лаек булды.
Милләтебезнең киләчәге булган малайларыбыз-гимназиябезнең горурлыгы!
-
21 нче февраль - халыкара туган тел көне 21.02.2019

21 нче февраль - халыкара туган тел көне. Гимназиядә бу көн "Туган тел "җыры белән башланып китте. Көн дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Укучылар туган телебезгә багышлап язылган шыгырьләрне,җырларны башкардылар. Ачык микрофон эшләп торды. 9нчы сыйныф укучылары үткәргән "И, ТУГАН ТЕЛ, И, МАТУР ТЕЛ" дип исемләнгән чара һәркемнең исендә калыр!












