Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Будущим первоклассникам 25.01.2019

Родителям будущих первоклассников!
28 января 2019 года (понедельник) в 18.00 ч. в актовом зале гимназии №1 состоится родительское собрание для родителей будущих первоклассников
-
24.01.2019
Внимание!!!Вопросы, возникающие по организации и проведению ЕГЭ, ОГЭ в 2019 году можно будет задать специалистам Управления образования Альметьевского муниципального района 23 января 2019 года с 8.00 до 17.00 по телефонам "горячей линии"+7(8553)45-24-27, +7(8553)45-25-99 -
Олимпиада 17.01.2019

13-15 гыйнварда казанда рус теленнән бөтенрәссәй олимпиадасының региональ этабы уздырылды. Нәтижә буенча 11 сыйныф укучыбыз призер булды. Укыткан укытучысы Гуро лариса Әмирҗан кызын котлыйбыз. Афәрин! Без сезнең белән горурланабез!
-
Чемпионат по мягким кубикам ЗФ" 24.12.2018

Якшәмбе көнне 11 мәктәп спортзалында шәһәрнең 7-8 сыйныф укучылары өчен бик кызык "Чемпионат по мягким кубикам ЗФ" дигән ярыш уздырылды. 7, 15 мәктәпләрнең һәм безнең гимназия балалары да катнаштылар. Балалар бик тырыштылар, кызыксынып ярыштылар. Ләкин гимназия командасы, кызганычка каршы, урыннарга лаек булмады, икенче этапка утмәде.
-
Артистлар белән очрашу 14.12.2018

Әлмәт театры артистлары, театр елы ачылу уңаеннан, Р. Фәхреддин исемендэге 1нче гимназия укучылары белэн очрашу утткәрде. Укучылар актерлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм күп мәгълүмәт алдылар. Артистлар үз чиратында театр елында уздырылачак бәйгеләр белән таныштырдылар. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Хыял йорты" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте.
-
“Җылы сүз" 11.12.2018

11 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемен йөртүче 1санлы гимназиясендәге башлангыч мәктәп укучылары Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, 5 китап авторы, балалар язучысы Лилия Фәрхетдинованың әкият дөньясына сәяхәт иттеләр Алар ул көнне 8”в сыйныфы үзләренең сыйныф җитәкчеләре Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева белән берлектә әзерләнгән Лилия Фәрхетдинованың “Җылы сүз. Доброе слово. A Kind Word” исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә булдылар. Кичәгә язучы үзе дә чакырулы иде. Китап бик үзенчәлекле, чөнки ул өч телдә: татар, рус һәм инглиз. Тәрҗемәне Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева үзенең элекке чыгарылыш укучылары –хәзерге вакытта югары белемле тәрҗемәчеләр Лилия Шәйхетдинова һәм Далия Таҗиева белән бергә тәрҗемә иткән. Лилия Фәрхетдинова балалар өчен хикәяләрен һәм әкиятләрен ике телдә дә яза. Әсәрләрендә балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, китап укуга кызыксындыру уята, татар телен саклауга шулай үз өлешен кертә.
Язучы апалары белән булган әңгәмә, укычылар биргән кызыклы сораулар, әкиятләрне өч телдә дә сәхнәләштерү, гимназиянең элеккеге укучысыннан татар, рус һәм инглиз телләренең кирәклеге турындагы видеосәлам, язучы бүләк иткән култамгалы китаплар- болар барысы да презентациядә булган кешеләрдә яңа ел кәефен тудырды. Бу чара бик матур хатирә булып балалар һәм олылар күңелендә озак сакланачак.
-
География атналыгы 07.12.2018

Табигый фәннәре атналыгы кысларында 8б сыйныфы 3б сыйныфында экологик дәрес күрсәтте. Дэрес юкка гына баручы хайван һәм үсемлеклэрнең саклауга мохтаҗ булуын аңлатуны максат итеп куйды. Балалар кызыклы уеннар аша табигатьнең җөһим закончалыкларын өйрәнделәр.
-
Парламентының Өченче Региональ Сессиясе 29.10.2018

9-21нче октябрьдә Әлмәттә Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе үтте. Бу чарада катнашыр өчен мотивацион хат язарга кирәк иде. Ике йөз кандидат арасында егерме сигез кеше сайлап алынды. Гимназиябездән Вәлиева Амалия (8В), Хакимова Лиана (8В), Тимергалиев Әмир (8В), Гыйниятуллина Камилә (8В), Сабирова Эльмира (9Б), Нуриев Ранил (9Б), Әхмәтова Айгөл (9Г), инглиз теле укытучысы Әхмәдиева А.М., Гарифуллина Регина (9А), инглиз теле укытучысы Бикмуллина Н.Б., Газымова Лилия (10), инглиз теле укытучысы Вәлиуллина Ф.Җ. катнаштылар.
Беренче көн төркемнәр төзүгә, дуслык атмосферасын оештыруга багышланса, икенче көнне дүрт төрле темаларга нигезләнгән комитетлар эчендә бик уңышлы һәм кызык эш алып барылды. Әйтергә кирәк, сессия тулысынча иглиз телендә үтте. Тарих һәм мәдәният (CULT), индустрия һәм энергия (ITRE), транспорт һәм туризм (TRAN), социаль мәсъәләләр һәм эшкә урнашу (EMPL), комитетлары үз резолюцияләрен өченче көнне тәкъдим иттеләр. Процесс дебатлар формасында үтте. Һәр катнашучының теге яки бу тема буенча үз фикерен әйтергә, сорауларын бирергә мөмкинлеге булды. Кемдер ул чарада, бәлки, зур аудитория алдында беренче генә тапкыр чыгыш ясады. Һәрберебез актив булырга, фикерләрен җиткерергә һәм мәҗлестә катнашырга тырышты.
Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе яшьләргә төрле проблемалар үз уйларын әйтер, бүгенге ситуациягә ничек кенә булса да тәэсир итәр өчен уникаль мөмкинлек бирде. Аннан тыш, ул инглиз теленнән белемнәребезне тупларга, сөйләм телебезне яхшыртырга ярдәм итте, чөнки безгә Сербиядән килгән Марко Неделькович, Великобританиядән килгән Джорджос Хадипавлис белән дә сөйләшергә туры килде. Дебатлар үткәрү, бер төркем итеп бергәләп эшләү, сәясәт буенча без бик кыйммәтле тәҗрибә тупладык. -
27.10.2018
"Татарча диктант" акциясе 2016 елдан башлап үткәрелә. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.Быел акция 27 октябрьдә үткәрелде. -
"Идел" яшьләр үзәгендә ТР яшь гражданнарының VII форумы 27.10.2018
Шушы көннәрдә "Идел" яшьләр үзәгендә ТР яшь гражданнарының VII форумы старт алды. 4 көн дәвамында балалар иҗтимагый оешмалары активистлары тәҗрибә уртаклашты, балалар һәм яшьләр проблемалары турында фикер алышты, аларны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Эш 10 секциядә оештырылды. Шулай ук форум кысаларында балалар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды. Форумда Әлмәт шәһәренең “ Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия”сен Сабирова Аделә тәкъдим итте һәм победитель булып чыкты.












