Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Тәрбияле бала 17.01.2020

Р. Фәхретдиннең туган көне уңаеннан "Тәрбияле бала" әсәре буенча 5б сыйныфында викторина үткәргән 10а сыйныфына, аларның сыйныф җитәкчесе Нурания Билсуровнага бик зур рәхмәт!!!
-
17.01.2020

10 б сыйфныфы укучысы 6 а сыйныф укучылары очен эчтәлекле "Р.Фәхреддин һәм медицина "исемле сыйныф сәгате өчен рәхмәтен белдерә!
-
13.01.2020

Узган атнаның пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә 9в һәм 10 сыйныф укучылары Халыкара белемлеләр кубогында катнаштылар. Бу бәйге реаль ситуацияләрдә инглиз телен куллана белүне үстерүгә юнәлдерелгән. Бүләкләр күп булды, ләкин иң мөһиме - аралашу, фикерләүне киңәйтү, командада эшләү. Һәм, әлбәттә инде, кызлар талантлар тамашасында инглиз һәм татар телләрендә туган телебез турында сөйләделәр, халкыбыз гимны булган "И туган тел"не (Г.Тукай) җырладылар. Укыткан укытучылары Әхмадиева Айгөл Мизхат кызы. Әфәрин сезгә!!!!!!
-
Форпост 2019 24.12.2019

Гимназиянең яшь армиячеләре "Форпост 2019" җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар спартакиадасында катнаштылар, гер күтәрү һәм төз ату буенча 3 урын яуладылар. Котлыйбыз, афәрин!!!!
-
III Бөтенрәсәйфәнни-гамәликонференциясе 11.12.2019

11 нче декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддинисемендәге 1нче гимназия»сендә «Р. Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» исемендәге III Бөтенрәсәйфәнни-гамәликонференциясе узды. Конференцияне оештыручылар, Әлмәт муниципаль районы «Ризаэддин Фәхреддиннеңмемориаль музее» директоры Гимранова Д.Г., «Татнефть» акционерлыкҗәмгыятегенеральдиректоры урынбасары Мөхәммәдиев Р.Н., Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Әхмәтҗанов Ф.С., Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Җиһаншина С.М., Әлмәт шәһәре “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия” директоры Вәлиуллина Ф.З., галимнең мирасын барлауга зур өлеш керттеләр.
Гимназия үз кунакларын киң колач белән кабул итте. Укучылар ялкынлы биюләре белән күңелләрне җилкетте. Залда тере музыка яңгырады. Фойеда гимназистлар катнашында кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класслар оештырылды. Балалар, педагоглар эшне5 юнәлештә алып бардылар: “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле”,“Хәтер әле исән...Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан”, “Зәвык тәрбияләү”,“Тәмле ризык серләре”, “Югары технологияләр мәктәптә”. 41 төрле технология белән хезмәтләрен күрсәттеләр. Курчак лампа, лайт-бокс, этнодизайн, брошкалар, чигүле калфаклар, топиарий һәм башка бик күп хезмәтләр күрсәтелде. Гимназиянең «Офык» газетасы үз тарихы белән таныштырды. Гимназия музее да кунаклар күңеленә хуш килде. Бөек Җиңүне якынайткан бабалары турында горурланып сөйләделәр.Күркәм гаиләләр тату тормыш серләрен ачтылар. Кунакларны сәламләп Ризаэддин бине Фәхреддиннең «Сәлимә һәм гыйффәт» әсәреннән Ана нәсыйхәтен сәхнәләштерделәр.
Конференция эшендә, галимнәр, остазлар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлары, имам-мөхтәсибләре, дини вәкилләре катнашты. Конференциянең рәсми өлешеннән соң секция эшенэ йомгак ясалды.
-
Юл йөрү кагыйдәлә 09.12.2019

Бишенче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча КВН үткәрелде. Уен юл йөрү кагыйдәләрен белүне системалаштыру, аны үтәүгә карата аңлы мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту культурасын һәм юл этикасын тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен дәлилләделәр. Бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәте өчен Флүзә Әнис кызына һәм икенче сыйныф укытучыларына чараны әзерләгәннәре һәм уздырганнары өчен бик зур рәхмәт!!! Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәрвакытта да иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Исән-сау булыйк, юлларда имин йөрик!
-
Россия Ел укытучысы 09.12.2019
2019нчы елның 18нчк ноябрендә кабул ителгән «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабын әзерләү һәм үткәрү турында» гы 894 номерлы боерык нигезендә 5нче декабрьдән конкурсның муниципаль этабы башланды. Муниципаль этапта башлангыч сыйныфлар, биология, физика, Инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, химия, Туган тел һәм әдәбият, тарих һәм җәмгыять белеме, технология, информатика, музыка, физик культура фәннәре буенча 44 укытучы катнаша.Гимназия укытучылары конкурс биремнәрен лаеклы үтәделәр, үзләренең инновацион эш алымнары турында җентекләп сөйләделәр. Компетентлы жюри аларның эшен методик осталык, мәгълүмати-тел ягыннан грамоталылык, иҗат, нәтиҗәле коммуникацияләр кебек критерийлар буенча бәяләде. Без укытучыларыбызның шундый ук ныклы адымнар белән финалга барып җитүләрен телибез! -
ІХ Спартакиадасының волейбол буенча ярымфинал һәм финал 05.12.2019

2019 елның 3 һәм 5 декабрендә Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсенең педагогик хезмәт ветераннары (пенсионерлары) җыелма командасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ветераннар (пенсионерлар) арасында Әлмәт муниципаль районы ІХ Спартакиадасының волейбол буенча ярымфинал һәм финал ярышларында катнашты. Шәһәрнең иң көчле командалары арасында киеренке көрәш нәтиҗәсендә мәгариф идарәсе командасы I урынны яулады һәм истәлекле кубок, истәлекле туп һәм диплом белән бүләкләнде. Команда әгъзалары арасында 1 нче гимназиядән физкультура укытучысы Хәйдәров Галимҗан Муллаян улы бар иде. Аларга район ветераннар Советының истәлекле медальләре һәм бүләкләре тапшырылды.
-
Күңелле һәм файдалы очрашу 30.11.2019
19 нчы ноябрь көнне гимназиябездә якташ шагыйрәбез Гүзәлия Галләмова һәм “Көмеш кыңгырау” редакциясе журналистлары Резеда Гасыймова, шагыйрә һәм журналист Лилия Фәттахова, Ләйлә Мирзаһитова белән очрашу булды. Без “5” нче сыйныфлар һәм гимназиягә караган балалар бакчасы нәниләре белән бәйрәм үткәрдек. Кичә бию, җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Безгә килгән кунаклар чибәр һәм сөйкемле, юмарт иделәр. “Көмеш кыңгырау” газетасына үзләренең шигырьләрен, әкиятләрен, мәкаләләрен даими җибәреп торучы һәм төрле конкурсларда катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Без апаларга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, рәхәтләнеп аралаштык. Һәммәбезне якын итте алар. Бәйрәм бик шәп, күңелле үтте!Ә өйгә кайткач мин әнигә “Көмеш кыңгырау” газетасы турында сөйләдем һәм әлеге газетага бик тә язылырга теләгәнемне әйттем. Хәзер язылсак, ул безгә атна саен килеп торачак. Мин бит апаем белән татарча газеталар да, китаплар да укырга яратам! “Көмеш кыңгырау” газетасы балалар өчен чыга, аларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Республикабызда барган, балалар өчен кызыклы яңалыклар белән дә танышып барып була аннан. Газета туган телебез - татар теле сагында тора. Мин татар телен үстерүдә “Көмеш кыңгырау" газетасы зур эш башкара дип уйлыйм.Туган телебезне онытма, дустым! Рәхәтләнеп татарча сөйләш, аралаш һәм укы, яз!Риза Фәхреддин исемендәге
1нче номерлы гимназиянең
7 нче Б сыйныфы укучысы -
30.11.2019

Яраткан газетамның журналистлары белән таныштым
Бу елның 19 нчы ноябре минем күңелемдә матур истәлек булып сакланыр, чөнки ул көнне гимназиябездәякташ шагыйрәбез Гүзәлия апа Галләмова һәм Чаллы шәһәрендә балалар өчен чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Чара, чыннан да, бик күңелле узды. Анда “Ялкын” бию ансамбле, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, бишенче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Балалар Гүзәлия апа Галләмова һәм Лилия апа Фәттахованың шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Гүзәлия апаның үзе белән дә аралаштык:шагыйрәгә сорауларыбыз күп иде. Аннан соң, “Көмеш кыңгырау” газетасы редакторы Резеда апа Гасыймова, шагыйрә һәм журналист Лилия апаФәттахова, веб-редактор Ләйлә апа Мирзаһитова чыгыш ясады. Алар газета турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Безне якын итеп килгән кунакларыбызга күңелдә чиксез рәхмәт хисләре уянды.
Миңа чара бик ошады, чөнки мин үзем алдыра һәм яратып укый тоган газета журналистлары белән таныштым һәм сөйләшә дә алдым. Гүзәлия апа белән аралашу да рәхәт булды.Күңелле һәм кызыклы очрашуны оештырган өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Айсылу апага бик зур рәхмәт. Алда мондый чараларны тагын да көтеп калабыз!
Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең, 7 нче Б сыйныфы укучысы












