Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1169учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118
-
Юл хәвефсезлеге 05.10.2015

Юл хәвефсезлеге буенча сыйныф сәгате 30 сентябрь көнне 6 “А” укучылары белән “Юлда йөрсәң, сак бул!” темасына класс сәгате үткәрелде. Башта укытучы һәм балалар арасында диалог оештырылды. Шулай ук “Юлда йөрүчеләрнең кагыйдәләре” темасына әңгәмә уздырылды, интернет – ресурслар кулланылды, викторина булды.Укучылар сыйныф сәгатендә активлык күрсәттеләр: диалогта катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Мондый дәрес юл хәвефсезлеге буенча иң уңышлы дәрес төрләренең берсе дип уйлыйбыз. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең “Вакыт машинасы” төркеменең җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Яшь инспекторлар 05.10.2015
Яшь инспекторлар «Менеджер» мәктәбендә! 28 сентябрь көнне яшь инспекторлар «Менеджер» мәктәбенең башлангыч сыйныфларына дәрестән тыш чара уздырдылар. Башта укучылар шигырьләр сөйләделәр. Шуннан соң төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Соңыннан бергәләп төсле картоннардан йөрәк сурәтләре ясадылар һәм аларны олыларга бүләк иттеләр. “Гомереңне сакла!” акциясе олыларга да, кечкенәләргә дә юлда игътибарлырак булырга ярдәм итәр. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең яшь инспекторлар төркеменең җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Укытучы бәйрәме белән 02.10.2015

Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр.
Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә.
Укытучылар көне бездә 5нче октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965нче елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994нче елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады. Кытайда Укытучылар көне 1989нчы елдан бирле, 10нчы сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.
Казахстанда Укытучылар көне “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965нче елның 29нчы сентябрендә бәйрәм ителә.
Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15нче октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15нче октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.
Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә,1947нче елда үтә.
Әзербайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә. Һәм ул быел 7 октябрьгә туры килә.
Шушы уңайдан барлык белем бирүчеләрне бүгенге һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне белән ихластан кайнар котлыйбыз! Сез - укучыларга “икенче әни” яисә “икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. Бүгенге президент та, тәҗрибәле теш табибы да, мәртәбәле юрист та, оста пешекче дә һәм башка үрнәк итеп куярлык һәнәр ияләре дә - сездә белем һәм тәрбия алган кешеләр. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз.Кайгырганда юатучы,Безнең өчен ут йотучы.Гаделлеккә өйрәтүче,Рәхмәт сиңа, Укытучым!Чәчләреңә бәсләр кунган.Гүя ап-ак кышкы урман.Гомер буе без бурычлы,Рәхмәт сиңа. Укытучым!Өермәдәй уй булгандыр.Күзләреңә яшь тулгандыр.Озатканда унынчыңны,Рәхмәт сиңа. Укытучым!Дөнья безне алга дәшә,Ә син безгә гел янәшә.Тәүге хәреф танытучы,Рәхмәт сиңа. Укытучым! -
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 29.09.2015

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Көзнең искиткеч матур бер якшәмбе көне. Шәһәребездә бәйрәм хисе! Тантаналы көй яңгырый. Күтәренке кәеф белән, спорт киемнәреннән, халык: олысы да, кечесе дә үзәк мәйданга агыла. 28 сентябрь – Татарстанда милли кросс! “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” укытучылары һәм укучылары да кросста актив катнаштылар. Көзге марафон һәркемнең күңеленә хуш килде. Сәламәтлек – зур байлык! Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”нең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Стартовая диагностика предметной обучаемости в 5 классах
28.09.2015
На основании приказа МО и Н РТ №9257/15 от 09.09.2015 "О проведении стартовой диагностики обучающихся при переходе из начальной в основную школу в общеобразовательных организациях Республики Татарстан в 2015-2016 учебном году, в целях получения достоверных данных об уровне обученности по русскому языку и математике в 5 классах, для принятия обоснованных управленческих решений на уровне отдельной образовательной организации и муниципального образования в целом.30 сентября 2015 г. пройдет стартовая диагностика предметной обучаемости в 5 классах по русскому языку.
-
«Вакыт машинасы» 26.09.2015

«Вакыт машинасы» 3 «Б» сыйныфында! 23 сентябрьдә “Вакыт машинасы” төркеменең вәкилләре 3 “Б” классында төрле бәйгеләр, юл кагыйдәләре һәм ашыгыч ярдәм буенча уеннар оештырдылар. Укучылар, 3 төркемгә бүленеп, юл билгеләренә кагылышлы белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, кайбер очракларда аеруча мөһим булган ашыгыч ярдәм кагыйдәләрен искә төшерделәр, игътибарлык дәрәҗәсен тикшерделәр. Уен рәвешендә үткәрелгән чаралар укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә һәм аны көндәлек тормышта кулланырга ярдәм итә. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” нең “Вакыт машинасы” җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Мәдәният дөньясында 26.09.2015

Мәдәният дөньясында 25 сентябрьдә 9 «А” сыйныфы укучылары драмтеатрда сәяхәттә булдылар. Биредә Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз тамашачыларга концерт бүләк иттеләр. Талантлы остазлар музыка сөючеләрне һәрбер уен коралы белән таныштырып, аларга нәфис җыр – моң дөньясының серләрен ачтылар. Хәтта, укучылар белән ансамбль оештырып, төрле – төрле көйләр дә башкардылар. Очрашу бик күңелле булды. Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”нең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез 25.09.2015

Сез иң гүзәл кеше икәнсез! Быелгы көз, борынгылар әйтүенчә, тарихыбызда иң сирәк очрый торган, аеруча ямьле, гүзәл, сихри көчкә ия булган көзләрнең берсе. Кояш, ихлас күнеленнән, серле табигатькә үзенең якты нурларын сибә, һәркайсыбызның күңелен дәртләндереп, җилкендерә. Нәкъ күренекле татар шагыйрәсе С.Сөләйманованың шигъри юлларындагыча: “Курайларда көз көйләрен уйнап, Салмак кына көз килә”... Менә шундый ямьле көннәрнең берсендә гимназиябезнең хөрмәтле мөгаллимәсе – Хәсәншина Әнисә Ханиф кызының туган көнен билгеләп үттек. Мәҗлесләр залына юбилярны котларга дип гимназия администрациясе, аның хезмәттәшләре, укучылар һәм кунаклар килде. Тырыш хезмәткәребезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, ак бәхетләр, шатлыклар теләп калабыз. Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”нең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Милли тәрбия кысаларында 25.09.2015

Милли тәрбия кысаларында... “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сендә укучыларга милли тәрбия бирү, ата – бабаларыбызның традицияләрен дәвам итү, аларның гореф – гадәтләрен саклау – төп максатларның берсе. Шул максаттан чыгып күптән түгел 3 “В” сыйныфы үзебезнең музеебызда Татарстанның халык артисты Рушания Фәйзуллина белән очрашу уздырды. Укучылар аның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, яраткан шөгыльләре белән тирәнтен таныштылар. Биредә хөрмәтле кунагыбыз башлангыч сыйныф укучылары белән хәтта сәнгатьле сөйләм теленең серләре белән дә уртаклашты. Ә бергәләшеп татар халык уеннарын искә төшерү, музейда истәлекле экспонатларны карап, рухи дөньяны баету тагын да күңеллерәк булды. Мәдәниятебезнең тырыш хезмәткәре үзенең бүләген дә музеебызга истәлеккә калдырды. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең педагог – оештыручысы Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
отряд ЮИД 22.09.2015

ЮИД за работой! 18 сентября отряд ЮИД занялся пропагандой правил дорожного движения в группе продленного дня среди учащихся младшего школьного возраста. Всем интересно было слушать, чем же занимаются юные инспекторы дорожного движения. И, конечно же, подвижные игры, различные задания, организованные командой ЮИД, учащимся очень понравились. Знание ПДД весьма важно в жизни каждого из нас. Думаем, что такие мероприятия в учебных заведениях очень необходимы. Надеемся, что нарушителей ПДД среди детей станет меньше. Желаем всем здоровья! Руководитель отряда ЮИД «Машина времени» МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина» Вильданова Флюзя Анисовна












