Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Альмурзинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, РТ, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул.Пионерская, 26 |
| Телефон: | +7(843)-467-42-93 |
| E-Mail: | SValm.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Альмурзинская ООШ" |
| Руководитель: | Нутфуллина Фанузя Зиннятовна |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 13 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 8 учителей (из них 2 совмест.) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Альмурзинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Всероссийские проверочные работы 02.04.2021

-
“Милли түбәтәй- калфаклар буяу“ конкурсы 01.04.2021

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, мәктәптә 1 апрельдә 3-4 сыйныф укучылары арасында “Милли түбәтәй- калфаклар буяу“ конкурсы үткәрелде. Укучылар татар халкының төп баш киеме түбәтәйләргә һәм калфакларга матур итеп милли бизәкләр төшерделәр һәм буядылар. Соңыннан эшләрен якладылар. Конкурста 6 укучы катнашты. Укытучысы- Гильфанова Р.М.
5 сыйныф укучылары белән “ Туган телем-иркә гөлем” рәсем күргәзмәсе оештырылды. Алар үзләренең рәсемнәрендә туган телләренең матурлыгын тасвирлаганнар. Күргәзмәдә 5 укучы катнашты (авыру сәбәпле, бер укучы юк). Укытучысы- Гатыпова Р.Н.
В рамках Года родного языка и народного единства 1 апреля в школе был проведен конкурс среди учащихся 3-4 классов “Раскраска национальных тюбетейки и калфакки“. Учащиеся нарисовали и раскрасили национальные узоры на главных татарских головных уборах-тюбетейках и калфаках. Затем они защитили свои работы. В конкурсе приняли участие 6 учащихся. Учитель-Гильфанова Р. М.
С учащимися 5 класса была организована выставка рисунков “ Мой любимый родной язык”. В своих рисунках они изображали красоту родного языка. В выставке участвовало 5 учащихся. Учитель-Гатыпова Р. Н.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад!! 20.03.2021

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел Нәүрүз бәйрәмен 20 мартта авылның мәдәният йортында зурлап үткәрдек.
Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Аның артыннан Кыш бабай килде. Нәүрүзбикә белән озак "тарткалаштылар", бигрәк тә кышның китәсе килмәде. Хәтта тылсымлы таяк та ярдәм итмәде. Балалар озакка сузылган суыклардан, авырулардан тәмам арыган. Шуңа да Кыш бабайны якламадылар. Ул укучылар белән җырлап- биеп, күңел ачып калырга ашыкты, үзенең бүләкләрен өләште.
Башлангыч сыйныф укучылары Нәрүз теләкләре теләде. Бәйрәм өлкән сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Ә иң көтеп алынганы, мөгаен, Нәүрүз боткасыннан авыз итү һәм коймак белән чәй эчү булгандыр.
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф- гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәр дип ышанам.
Оставаясь верными традиционным школьным воспитательным мероприятиям, в этом году праздник Навруз был торжественно проведен 20 марта в сельском Доме культуры.
Праздник начался с напоминания об истории Дня Навруз. Приход Наурузбике придал празднику хорошее настроение. За ним последовал Дед Мороз. Дед Мороз не хотел уходить, даже волшебная палочка не помогла. Дети устали от затяжных холодов, болезней. Поэтому Деда Мороза не защищали. Он поспешил повеселиться с учениками, спел песни, поделился своими подарками.
Учащиеся начальных классов поздравили с праздником Навруз и пожелали удачи. Праздник сопровождался концертными номерами, подготовленными старшеклассниками и работниками Дома культуры.
А самым долгожданным было, пожалуй, отведать каши Навруз и выпить чаю с блинами.
Каждый праздник имеет свои порядки, традиции, ценности. Если мы с детства будем разъяснять детям национальные обычаи татарского народа, проводить их вместе, то чувство преемственности, национальной идентичности между поколениями не исчезнет. Уверен, что они обязательно вырастут хранителями своего языка, своего духовного богатства.
-
Всероссийский открытый онлайн урок, посвященный Дню воссоединения Крыма с Россией 18.03.2021

-
Тимуровцы 16.03.2021

-
Татарча вакытлы матбугатка күзәтү ясау 05.03.2021

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Югары Әлморза төп гомуми белем мәктәбендә 5 мартта 7-9 сыйныф укучылары белән берлектә татарча балалар һәм яшьләр өчен чыгып килүче газета-журналларга күзәтү ясалды. Газета-журналлар күргәзмәсе оештырылды. Укучылар бүгенге көндә балаларны кызыксындырган темаларга язылган мәкаләләр белән таныштылар. “Гаилә һәм мәктәп” журналының соңгы санында басылып чыккан Сария Мифтахованың “ Ун –унбиш яшьлек уйлап табучылар” мәкаләсе зур кызыксыну уятты. Чөнки анда мәктәбебез укучылары һәм технология укытучысы Марс Нуруллович турында язылган. Укучылар журналының соңгы битләрендә бастырылган кроссворд, санвордларны чишәргә яраталар.
В рамках Года родных языков и народного единства 5 марта совместно с учащимися 7-9 классов был проведен обзор газет и журналов для детей и молодежи на татарском языке. Была организована выставка газет и журналов. Учащиеся ознакомились со статьями на интересующие их темы. Большой интерес вызвала статья Сарии Мифтаховой ”Пятнадцатилетние изобретатели“, опубликованная в последнем номере журнала ” Семья и школа". В нем рассказывается о школьниках и учителе технологии Марсе Нурулловиче. Школьники любят разгадывать кроссворды и фигурки, опубликованные на последних страницах журнала.
-
Слабое звено 27.02.2021

В рамках года родых языков и народного единства 27 февраля 2021 года была организована интеллектуальная игра "Сильное звено". На мероприятии обсуждались вопросы об интересе учащихся к получению дополнительного образования по родному языку, о развитии способностей детей к игре и воспитании любви к родному языку, о ценности дружбы. По итогам шести туров определялись сильнейшие игроки. Игра шла оживленно и организованно. В мероприятии приняли участие 6 учащихся начальных классов. Победительем стала Нутфуллина К.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 27 февраль конне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Көчсез звено" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Әлеге чарада укучыларга туган телебез буенча өстәмә белем алуга кызыксыну, уен аша балаларның сәләтен үстерү һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, дуслыкның кадере турында сүз алып барылды. Алты тур нәтиҗәсендә иң көчле һәм белемле җинүче билгеләнде. Әлеге уен җанлы һәм оешкан төстә барды. Барлыгы 6 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Уенның җиңүчесе булып Нутфуллина К. калды
-
Диктант на английском языке 27.02.2021

-
КВН "Тайны русского языка" 12.02.2021

12 февральдә 5-6 сыйныф укучылары арасында “Рус теленең серләре” тематикасына КВН үткәрелде. Чара ике команда арасында ярыш формасында оештырылды. Капитаннар өчен аерым сынаулар каралган иде. Ярышта “Метаграмма”, “Нокта”, “Тәгәрмәч”, “Ребус”, “Тизәйткеч”, “Дөрес әйт” уеннары оештырылды. Биремнәрне уен формасында үткәрү рус теленә карата кызыксыну уятты һәм сөйләм телен үстерүгә ярдәм итте. Биремнәр укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән.
КВНда “Грамотей” командасы җиңде. Бәйрәмдә 23 мәктәп укучысы һәм 10 укытучы катнашты. Чара укытучының кереш сүзе белән башланды һәм 9 сыйныф укучыларының чыгышы белән тәмамланды. Йомгаклап, укытучы укучыларга туган телне сакларга һәм башка телләрне хөрмәт итәргә теләде.
12 февраля среди учащихся 5-6 классов был проведен КВН на тематику “Секреты русского языка”. Мероприятие прошло в форме соревнования между двумя командами. Для капитанов были предусмотрены особые испытания. Были организованы такие игры, как” Метаграмма“,” Точка“,” Колесо“,” Ребус“,”Скороговорки“,” Говори правду". Проведение заданий в игровой форме вызвало интерес к русскому языку и способствовало развитию разговорной речи. Задания составлены с учетом возрастных особенностей учащихся.
В КВН победила команда “Грамотей". В мероприятии приняли участие 23 школьника и 10 учителей. Мероприятие началось с вступительного слова учителя и завершилось выступлением учащихся 9 класса. В завершении учитель пожелал учащимся беречь родной язык и уважать другие языки.
-
Тематические классные часы в связи с Годом родных языков и народного единства 05.02.2021

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 5 февральдә 3-9 сыйныфларда “Туган телем - татар теле”, “Саклау – яклау көтә туган тел”, “Татарстанда – 2021 ел” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сыйныф сәгатьләре 3-4 нче сыйныфларда уен, 5 нче сыйныфларда әңгәмә һәм уен, 6 нчы сыйныфларда әңгәмә һәм күмәкләшеп җырлар башкару, 7-9 нчы сыйныфларда лекция һәм дискуссия формасында үткәрелде. Чарада 23 мәктәп укучысы һәм 10 укытучы катнашты
5 февраля в связи с Годом родных языков и народного единства, в 3-9 классах были проведены классные часы на следующие темы: “Родной язык – татарский язык”, “Родной язык нуждается в защите и сохранности”, “В Татарстане 2021 год”. Классные часы в 3-4 классах проводилась в форме игры, в 5 классах - беседы и игры, в 6-х - беседы и коллективного пения, в 7-9 классах - лекции и дискуссий. В мероприятии приняли участие 23 учащихся и 10 учителей.











