Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
8 нче март бәйрәме 07.03.2015

Бүген балалар бакчасында 8 март бәйрәме булды.Балалар әниләргә багышланган җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,биеделәр. Аннары соң әниләргә "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әниләренә үзләренең бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Котлыйбыз! 06.03.2015

Хөрмәтле әниләр һәм коллегаларыбыз!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне бу матур бәйрәм белән тәбриклибез.Исәнлек-саулык,бәхет телибез.
Һәм Сезне 7.03.2015 көнне сәгать 10.00 да бәйрәмгә багышланган кичәгә чакырабыз. -
Яңа җимлек 02.03.2015

Без бүген кошларга яңа җимлек куйдык.Аны Нотфуллина Зиләнең әтисе ясады.Яңа җимлеккә инде кошлар да килделәр. Аларны күзәтеп тору балаларга күңелле.
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2015

Хөрмәтле әтиләр!
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
-
Юлда игътибарлы бул! 12.02.2015

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә.Балалар светафор,аның төсләре,юл йөрү билгеләре, транспортта үз-үзеңне тоту һ.б.ларны үзләштерәләр.
-
Бездә кунакта - янгынга каршы көрәшүчеләр. 02.02.2015

Безгә бүген күрше Юхмачы авылыннан янгын күзәтчелеге бүлегеннән хезмәткәрләр килделәр. Алар янгын иминлеге кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар.Балаларның ут белән шаяруының нинди бәхетсезлеккә китерүе турында җентекле итеп сөйләделәр.
-
Кошлар-канатлы дусларыбыз. 22.01.2015

Кошларга ярдәм.
Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Без дә балалар бакчасында кошларга җимлек куйдык. Без кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлыйбыз. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр. -
Яңа ел белән! 01.01.2015

Хөрмәтле әти-әниләр,коллегалар! Сезне чын күңелебездән Яңа 2015 нче ел белән тәбриклибез!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын! -
"Яңа ел" бәйрәме 29.12.2014

Бүген балалар бакчасында "Яңа ел" бәйрәме булды. Бәйрәмдә балалар яңа елга багышланган җырларны чыршы әйләнәсендә җырладылар.Шулай ук әлеге темага багышланган шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килде.Алар балаларга яңа ел күчтәнәчләре тараттылар.
-
Бәйрәмгә чакыру 19.12.2014

Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне 29.12.2014 көнне булачак "Яңа ел" бәйрәменә чакырабыз.
















