Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
31.12.2026

-
"Безнең ачышлар" 04.02.2026

8 февральдә Россия Фән көне билгеләп үтелә.
Бүген балалар бакчасында " Безнең ачышлар" исемле фән көненә карата мероприятие булып үтте. Балалар фән өчен бик кирәкле микроскоп,лупа,колбалар белән таныштылар. -
Янгын куркынычсызлыгы 23.01.2026

Ут – табигатьнең иң зур могҗизаларыннан берсе. Аның белән кеше үз яшәеш чорында танышкан. Ул кешегә җылылык, яктылык бүләк иткән. Әмма кеше контроленнән чыгып, ут куркыныч бәла-казага әверелергә дә мөмкин. Бәхетсез очракларның күбесе еш кына караучысыз калдырылган балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар ялгызы калгач, тирә-якны күзәтә һәм өйрәнә башлый. Кызганычка каршы, җиңел фикер йөртеп, шырпы яки зажигалка кебек әйберләрне бала үрелеп алырлык урында калдыру кебек битарафлык күрсәтү очраклары аркасында аяныч вакыйгалар кабатланып тора. Янгыннарны булдырмас өчен аның ни өчен килеп чыгуы турында белү мөһим.
Бүген үткән мероприятиедә балалар өчен бигрәк тә «Янгын сүндерүчеләр» рольле-сюжетлы уенын уйнау кызыклы булды. Алар уйнадылар да һәм бер үк вакытта практикада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерделәр. -
Тукайны бергә укыйбыз! 22.01.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергә укыйбыз» дигән проект старт алды.
Югары Әлморза авыл китапханәсе дә бу проектка кушылды һәм шагыйрьнең шигырьләрен укуны дәвам итә.
Бу атнада безнең "Алсу" балалар бакчасында да Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт кылдык. -
Яңа ел белән! 01.01.2026

-
Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме! 25.12.2025

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме!





Якынлашып килуче Яна ел белэн, барыгызны да!





Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен.


Туасы таңнар тыныч булсын.


Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак.
Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын.
Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!! -
Яңа ел символлары 16.12.2025

Су һәм кар белән ясалган сыннар матур, тик көннәр әз генә җылытты исә, алар төсле кар өермәләренә әйләнеп калалар.. Шуңа күрә бернинди карлы-яңгырларга да бирешми торган , яңа ел символларын - Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары ясарга булдык!
Балалар инде бәйрәмне хәзер үк түземсезлек белән көтәләр!
-
2026 нчы ел Татарстанда Габдулла Тукай елы 10.12.2025

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанда 2026 нчы елны - Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Бу инициатива белән «Милли Шура» советы рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады, һәм ул Советның барлык әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.
Бу карар шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан кабул ителгән.
-
"Саннар иленә сәяхәт" 20.11.2025

-
ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакта! 07.11.2025

Бүген безнең балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары кунакта булды. Бу очрашуның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау иде. Алар балаларга ни өчен киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кирәклеген аңлаттылар. Очрашу барышында балалар ЮХИДИ инспекторларын зур игътибар белән тыңладылар һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирделәр.
















