Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422876, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, с. Старые Челны, ул. Полевая, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-467-94-03 |
| E-Mail: | SSCln.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старочелнинская ООШ » Алькеевского МР РТ |
| Руководитель: | Хазипов Фанис Харисович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 17 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әлифба белән саубуллашу. 13.02.2015

-
Патриот шагыйрь Ф.Кәримгә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. 12.02.2015

12 нче февральдә, Казанда патриот шагыйрь Ф.Кәримгә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли конференциясендә “Язучылар иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы” темасына башкарылган эше белән катнашып , 9 сыйныф укучысы Исхакова Гөлшат сертификатка ия булды.
-
Хәрби- патриотик айлык кысаларында. 12.02.2015

12 февральдә хәрби- патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтшина Л.Т. укучылар белән балалар язучысы , җәлилче Абдулла Алиш иҗатына багышланган КВН үткәрде. КВН барышында укучылар язучының иҗаты буенча биремнәр үтәделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Хәрби- патриотик айлык кысаларында. 10.02.2015

10 февральдә, хәрби- патриотик айлык кысаларында, 1-4 сыйныфлар белән М.Җәлил иҗатына багышланган “Гомере аның моңлы бер җыр !” темасына тамчы –шоу үткәрелде.
Башлангыч сыйныф укытучысы Хазипова Ф.Ф. уен барышында герой шагыйрьнең тыныч тормыштагы иҗаты , сугышчан юлы һәм тоткынлыктагы батырлыгы хакында материаллар кулланып, укучыларның мәгълүматлылыгын, кызыксынуларын ачыклады. Интеллектуаль уен укучылар өчен файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештырылды.
-
“Татарстан чаңгы юлы -2015” 08.02.2015

2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI кышкы Паралимпия уеннары үткәрелүгә бер ел тулу уңаеннан , спортның кышкы төрләре көннәре кысаларында, мәктәптә 8 февраль көнне укучылар белән “Татарстан чаңгы юлы -2015” массакүләм чара үткәрелде. Бу чарада мәктәпнең барлык укучылары да бик актив катнаштылар. Укучылар алдында чыгыш ясап, физкультура укытучысы Галләмов Ф.К. әлеге чара укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт тормыш рәвеше алып бару максатыннан үткәрелүе турында әйтеп узды . Чара ахырында мәктәпнең иң оста чаңгычылары билгеләп үтелде һәм соңыннан ашханәдә кайнар чәй эчү оештырылды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә. 05.02.2015

5 нче февральдә мәктәп китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Батырлар эзеннән” темасы буенча китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Хазипова Ф.Ф. укучыларны герой райондашларыбызның батырлыклары , якташыбыз , фронтовик язучы Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәренең язылу үзенчәлеге белән таныштырды.
-
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашу.
05.02.2015
11 сыйныф укучысы Гибадуллин Айнур технология фәне буенча район олимпиадасында җиңеп, укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты.
-
"Үлемсез полк" акциясе 30.01.2015

30 гыйнварьдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Үлмәс полк ” акциясе буенча, укучылар сугышта катнашкан бабайлары, туганнары , авылдашлары турында мәгълүматлар тупладылар һәм мәктәп фойесында алар истәлегенә стенд төзелде.
-
“Сыйныф җитәкчесе -2015” 29.01.2015

-
Химия атналыгы 26.01.2015
















