• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образованием Алькеевского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422870, Алькеевский МР, с.Баз. Матаки, ул.Советская д.11
Телефон: 8(84346) 2-00-29
E-Mail: Mku.Alk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "УО Алькеевского МР РТ"
Руководитель: Валеева Сурия Шагитовна

Новости

Семинар в Базарно-Матакской гимназии имени Наби Даули

Опубликовано: 24.02.2026

24нче февраль көнне Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы нигезләрен куллану - заман таләбе" темасы буенча Республикакүләм семинары булып узды. Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Әлки муниципаль районы Мәгариф идарәсе, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе. Семинар эшендә ТР Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Әлки МР Мәгариф идарәсе методисты Фәхреева Миләүшә Наил кызы, Алексеевск, Әлки, Чистай муниципаль районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.Семинар Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Идиятуллина Гүзәлия Миншакир кызының сәламләү сүзе белән башланып китте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шагалеева Әлфия Равил кызы, сыйныф җитәкчеләре көче белән әзерләнгән музыкаль номерлар яңгырады. Чарада катнашучылар өч төркемгә бүленеп эшләде. Укытучылар Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызы, Шәйхетдинов Алия Илмир кызы, Сафина Лилия Гавас кызы, Сәйфуллина Рәмзия Камил кызы, Әхтәмова Әлфирә Равил кызы, Абдуллина Илшадия Абдулла кызы, Шәфиева Алия Инсаф кызы, Фәсахова Венера Таһир кызы, Шагалеев Илнур Габделхәй улы, Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы, Якупова Зилә Хәмзә кызы һәм Рәхмәтуллина Гүзәлия Ислам кызы ачык дәресләр, осталык дәресләре күрсәттеләр. Кунаклар, бик кызыксынып, Нәби Дәүли музее эшчәнлеге, укучыларның проект эшләре белән таныштылар, татар язучылары әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләрне, "Чишмә буенда" дип аталган татар халык йоласы - Кичке уенны карадылар. Йомгаклау этабы буларак оештырылган "Түгәрәк өстәл" дә Миләүшә Наил кызы, Рәсимә Равил кызы Шәмсетдиновалар чыгыш ясады. Рәсимә Равил кызы укытучыларны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирде. Семинар югары методик дәрәҗәдә узды.

 

Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

 

#ГимназияимениНабиДаули
#ДвижениеПервых
#ПервичкаВделе
#РДЦ
#Росдетцентр
#Минпросвещения
#РДЦинтерактив
#Алькеевскийрайон
#Алькеевскиевести



К списку новостей