МБОУ «Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. Школьная, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-462-08-42 |
| E-Mail: | S1.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Базарно-Матакская СОШ" |
| Руководитель: | Абдрахманова Луиза Загидулловна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 591 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 52 педагога |
Новости Базарно-Матаковской школы
Гражданско-патриотический месячник
Опубликовано: 16.02.201615 нче февраль - М. Җәлилнең тууына 110 ел.
Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче А,В сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Г.Х. Гатауллина һәм Л.Ә. Гарипова белән берлектә М. Җәлилгә 110 ел тулуга багышланган “Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятарлык” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр.
Кичә М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү белән башланып китте. Чарада шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре рус телле укучылар тарафыннан укылды. “Солдатлар”, “Салют сиңа, Муса Җәлил” җырлары, “Солдат озату”, “Кызыл ромашка” биюләре тамашачы күңеленә хуш килде. Кичә Җәлилчеләрне бер минут тынлык белән искә алып, М. Җәлилнең портреты янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Бу чара белән Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә старт бирелде!
Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Тихонова С, Феоктистова А.
К списку новостей









