Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
| Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
| E-Mail: | BazGim.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 355 учащихся |
| У нас учат: | 40 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
"Татарстан эрудиты" республика бәйгесе 17.04.2017

14нче апрель көнне Казан шәһәрендә "Татарстан эрудиты" республика бәйгесенең икенче туры узды. Әлеге бәйге быел 9нчы тапкыр уздырылды. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты. Бәйгенең беренче турында 1600дән артык 5-11нче сыйныф укучысы катнашкан. Икенче тур 7-11нче сыйныфлар өчен үткәрелде, анда беренче тур нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призер булган укучылар чакырылды. Гимназиябез укучысы Сибаева Зилә беренче турны уңышлы үтеп, знче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде һәм икенче турда катнашу хокукы алган иде. Бәйге Фәннәр академиясендә уздырылды. 2 сәгать дәвамында республикабызның төрле мәктәпләреннән килгән 38 укучы галимнәребез, университет укытучылары сорауларына җавап бирделәр. Сораулар мәктәп программасының барлык фәннәре буенча һәм укучыларның логик фикерләү сәләтен тикшерү максатын күздә тотып төзелгән. Аннан соң "Идея" технопаркы әзерләгән «NANO - IQ» бәйгесе үткәрелде. Зилә икенче турда да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бәйгедә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Районный турнир по волейболу 14.04.2017

Члены школьного спортивного клуба "Лидер" стали победителями районного турнира по волейболу среди учащихся образовательных организаций, посвященный памяти Мубаракшина Наиля Кадыровича. Тренер Советников Р.А. Поздравляем!
-
#ЭКОвесна2017. 14.04.2017

С 1 апреля по 15 мая 2017 года продолжается санитарно-экологический двухмесячник «ЭКОвесна2017». В рамках акции учащиеся 7А класса , вместе с классным руководителем Шайхутдиновой А.И. очистили территорию парка Героев.
-
Sanny kids 14.04.2017

Тетральный коллектив "Sanny kids" занял первое место на муниципальном этапе республиканского фестиваля школьных коллективов на английском языке. Учащихся ждет зональный этап фестиваля. Поздравляем!
-
Фестиваль солдатской песни 14.04.2017

Каждую весну люди планеты живут в преддверии самого светлого праздника - праздника Победы. Тяжело, очень тяжело далась она нашим людям. Не было семьи, которую не затронула бы война.
С судьбами людей тесно переплетались судьбы песен. Казалось, какие еще песни, если идет война, кругом горе, каждую минуту смерть смотрит в глаза людям. Не до песен совсем. А все как раз наоборот. Песни нужны были всем: солдатам помогали и в трудные минуты, и на привале в часы отдыха, их близким и родным вселяли надежду, что защитники вернуться живыми и невредимыми.
Песня делила вместе с воинами и горести и радости, подбадривала их веселой и озорной шуткой, грустила вместе с ними об оставленных родных и любимых.
Песня помогала переносить голод и холод, во имя Победы. Она помогала народу выстоять и победить. И помогла! И победили!
Песни Великой Отечественной войны: они по-прежнему волнуют души ветеранов, любимы людьми сегодняшнего поколения. Было написано великое множество боевых, призывных, суровых, лирических и шуточных песен.
Прошли годы, страна залечила военные раны, но песни военных лет звучат и сегодня, потрясая сердца. Они ни сколько не постарели, они, и сегодня в строю. Каждая из военных песен - истинный шедевр, с собственной жизнью и историей.
Сегодня в парке Героям учащиеся гимназии собрались на фестиваль Солдатской песни. В их исполнении прозвучали знаменитые песни «Катюша», «Маруся», «Эх, дороги», «Я стану военным», «Три танкиста».
-
Космонавтика көне 12.04.2017
Туган якны өйрәнү музеена киләсең дә, аның галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышланган залларына үтәсең. Һәм серле космос, аны гизеп йөрүче кораблар, ул кораблар белән идарә итүче батыр космонавтлар дөньясы сине үз эченә бөтереп алып керә дә, хыялларда сихри йолдызлар, планеталар, күк ташлары – кометалар янына биеккә-биеккә күтәрә.Сергей Лисенков исемендәге музейның бу заллары үзебез дә бәяләп бетермәгән кыйммәткә ия байлыгыбыз ул. Миңа калса, районда яшәүче һәр кеше бу заллардагы экспонатларны күрергә тиеш. Кайда әле шундый могҗизага тиң мөмкинлек бар?! Биредә бит чып-чын космик корабларның детальләрен, космонавтларның киемнәрен, скафандрларын, космоста булып кайткан детальләрен тотып карарга була.Музейдагы космоска багышланган экспозиция 2005 елда оеша башлый. Шушы елны Американың “Аэроджет” компаниясенең Россиядәге вәкиллеге директоры Анатолий Михеев үзенең дуслары – Советлар Союзы геройлары очучы-космонавтлар Александр Баландин һәм Муса Манаровны Базарлы Матакка кунакка алып кайта. Үзенең бирегә кайтуы нәсел тамырлары шуннан булуы белән бәйле. Ә менә космонавтларны махсус чакыра Михеев безнең авылга – биредә оешып килүче туган якны өйрәнү музеен галәмне үзләштерүгә багышлаган экспонатлар белән тулыландыру була аның максаты. Соңрак районда тагын бер космонавт Салиҗан Шәрипов булып китә. Һәм кайткан саен кунаклар музейга искиткеч кызыклы әйберләр бүләк итеп калдыралар. Алар арасында күпсанлы уникаль фоторәсемнәр (алар орбиталь станциядә төшерелгән), очучыларның махсус киемнәре, “Буран” корабының идарә итү механизмы детале, космик корабның хәрәкәтен җайга салучы ярдәмче двигатель, хәтта тюбикларда сакланучы сөт, эремчек, ит паштеты һәм башка ризыклар да бар. Космос белән бәйле экспонатлар бик күп, төрле һәм кызыклы, аларны үз күзләрең белән күрергә кирәк.Ил космонавтларын Әлки җире ни өчен җәлеп итә соң? Бәлки, күпләр өчен ачыш булыр: өстә аталган Анатолий Михеевның әтисе Сергей Королев белән янәшә эшләгән, Юрий Гагаринны белгән, җирнең ясалма иярчене антеннасын уйлап табуда катнашкан. Базарлы Матакта сугыш елларында яшәгән һәм мәктәптә укыган Урал Закиров – космос-та кулланылучы техниканы төзүче һәм сынаучы, ул физика-математика фәннәре докторы. СССР космонавты Владислав Волковның әтисе чыгышы белән Иске Матактан. Һәм бу исемлекне тагын дәвам итеп була.Мондый музей Татарстанда башка юк. Ул Россия космонавтика федерациясе әгъзасы. Музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, аны туристлар өчен маршрутка кертү мөмкинлеге бар.Гимназиябез укучыларыбыз да бүген музейга экскурсиягә бардылар. -
Живая классика - 2017! 12.04.2017

12 апреля на базе нашей гимназии состоялся районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Мероприятие организовано для ребят 1- 11 классов. Обучающиеся готовили выразительное чтение прозаических произведений, не входящих в школьную программу. После прослушивания выступлений жюри подвело итоги конкурса. Нурлыхакоова И. - ученица 8А класса и Галяутдинов И. – ученик 9 класса заняли 3 место! Мы поздравляем победителей районного этапа Всероссийского конкурса «Живая классика» и желаем им и дальше открывать для себя новых авторов, литературных героев, совершать интересные читательские открытия!
-
Информатика һәм физика укытучыларының район семинары 12.04.2017

12нче апрель көнне гимназиябездә информатика һәм физика укытучыларының район семинары булып узды.Семинар "МӘГЪЛҮМАТИ КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР - УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУ ЧАРАСЫ" ТЕМАСЫ буенча үтте. Ике юнәлешне берләштереп үткәрелгән тантаналы өлештән соң укытучылар аерым төркемнәрдә эшләделәр. Семинар кысаларында физика һәм информатика укытучылары Гилметдинова Р.К. , Лазарева Т.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар өчен башлангыч сыйныф укытучылары Гарифуллина Р.Р., Сабирова Р.Т., Ахтямова А.Р., Софронова М.В. дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер класслар тәкъдим иттеләр. Семинарның соңгы өлешендә укытучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, электрон белем бирем бирү системасында эшләү буенча фикер алыштылар.
-
Семейные фотохроники Великой Отечественной войны 11.04.2017

В целях увековечивания памяти о Великой Отечественной войне учащиеся гимназии присоединились к Республиканской акции "Семейные фотохроники Великой Отечественной войны" в рамках подготовки к 75-летию Победы в Великой Отечественной войне. Волонтерами гимназии начат сбор фотографий военных лет для создания электронного архива.Проект реализуется при поддержке Министерства образования Республики Татарстан, Министерства по делам молодежи и спорту Республики Татарстан, Министерства информатизации и связи Республики Татарстан, а также Общественной палаты Республики Татарстан
-
Каюм Насыйри исемендәге XV Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе 08.04.2017

7нче апрель көнне Казан шәһәренең Киров районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 81нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль унивеситеты һәм Казан шәһәренең 81нче мәктәбе. Конференциянең читтән торып уздырылган турында 500 укучы катнашкан. Иң яхшы дип табылган 120 эш икенче турга узган. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Артюшкина Арина “Туган якны географик яктан өйрәнү” секциясендә “ Базарлы Матак авылы буйлап сәяхәт” темасына язылган фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясап икенче урын яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрыгы тарафыннан 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Аринаның тикшеренү эше белән гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Илмир кызы Шәйхетдинова җитәкчелек иткән иде.










