Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Алексеевский детский сад № 6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «6нчы Алексеевск «Бал Корты» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Гайдара, д. 1Б |
| Телефон: | +7(843)-412-70-30 |
| E-Mail: | SdS6.alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Алексеевский детский сад №6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Тарасова Надежда Александровна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 129 |
| У нас учат: | 14 |
Новости
Мич янында уеннар\ Игры у печи.
Опубликовано: 29.04.2026Мич янында уеннар.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү уңаеннан, бакчабыздагы музейда «Мич янында уеннар» исемле үзенчәлекле шөгыль оештырылды. Музейдагы милли мохит, борынгы мич һәм халык көнкүреше әйберләре балаларны Тукайның балачак дөньясына алып кереп китте.
Шөгыль барышында балалар шагыйрьнең иҗат юлы һәм аның иҗатына багышланган «Әкият геройларын таны», «Су анасының тарагын тап» кебек дидактик уеннар уйнадылар. Бу уеннар нәниләрнең игътибарын, сөйләм телен үстерергә һәм әкият сюжетларын яхшырак истә калдырырга ярдәм итте.
Шулай ук балалар татар халык уеннарында - «Түбәтәй», «Кәҗә белән Сарык» уеннарында актив катнаштылар. Мич янында җыелып уйнау балаларда туган телгә мәхәббәт уятты, милли гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләде. Чара ахырында балалар Тукай әкиятләрен сөйләп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Бу көн һәр баланың күңелендә якты һәм җылы истәлек булып калды.
28.04.2026ел.
Татар теле тәрбиячесе: Исламова Р.А.
К списку новостей









