• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Алексеевский детский сад № 6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «6нчы Алексеевск «Бал Корты» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Алексеевский детский сад № 6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «6нчы Алексеевск «Бал Корты» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Гайдара, д. 1Б
Телефон: +7(843)-412-70-30
E-Mail: SdS6.alx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Алексеевский детский сад №6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Тарасова Надежда Александровна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Новости

"Тукай в наших сердцах"\ «Тукай – безнең күңелләрдә»

Опубликовано: 26.04.2024

«Тукай – безнең күңелләрдә»

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Бал корты" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән шигърият кичәсе узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?",  "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.

Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

Татар теле тәрбиячесе: Исламова Р.А.

ФОТО



К списку новостей