Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
| Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
| E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
| Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 4 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97
-
"Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә!" 21.02.2015

"Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип,
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме.
Аны һәр кеше белә-
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Әтиләрне,абыйларны
Ул - солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны-
Һәм бөтен солдатларны..." - дигән сүзләр белән башланып китте быелгы Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәбез. Бәйрәмне мәктәбебезнең укучы-кызлары әзерләгән иде. Кичә җыр - биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Әтиләр канәгать булып киттеләр.
-
Баскетбол ярышы 12.02.2015

Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик атналык кысаларында "Спартак" һәм "Медведи" командалары арасында баскетбол ярышы узды. Ярыш 48:43 исәбе белән "Спартак" командасы файдасына тәмамланды.
-
"Хәрби техника модельләре" конкурсы 11.02.2015

Хәрби - патриотик айлык кысаларында "Хәрби техника модельләре" конкурсына эшләр тапшырыла башлады.
-
"Алтын куллар" конкурсы 10.02.2015

Мәктәбебездә укытучылар һәм укучылар төрле конкурсларда катнашып килә. Менә бүген дә "Алтын куллар" конкурсына эшләр тапшырылды.
-
Волейбол ярышы 10.02.2015

Буген мәктәбебездә, Хәрби-патриотик айлык кысаларында, "Медведи" һәм "Спартак" командалары арасында волейбол ярышы узды. Ярыш 2:0 исәбенә "Спартак" командасы файдасына тәмамланды. Афәрин!
-
"Лыжня России - 2015" 10.02.2015

Бүген укучыларыбыз "Лыжня России-2015" чаңгы ярышында катнашып призлы урыннар яулап кайттылар.
Сергеева Раиса - 1 урын
Зайцева Валерия - 2 урын
Станчас Владимир - 4 урын. Молодцы!!!
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 09.02.2015

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фомина Л.Н., гуманитар фәннәр декадасы кысаларында, 5 сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес Ә. Еникиның "Бала" әсәре темасы астында узды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 07.02.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Һәр сыйныф сәгатендә классларда Бөек Ватан сугышы темасына информацион блоклар үткәрелә.
-
Хәрби - патриотик айлык 02.02.2015

Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык старт алды.
-
"Занимательная грамматика" 02.02.2015

Гуманитар фәннәр декадасында башлангыч сыйныфлар да үзләрен күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучысы Никашова В.С. 4 сыйныфта рус теленнән "Занимательная грамматика" уен-ярышы үткәрде.








