Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б |
| Телефон: | Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43 |
| E-Mail: | Roo.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Рыдаев Вячеслав Юрьевич |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"
Опубликовано: 26.02.2015Бәйге район мәгариф бүлеге һәм район мәдәният бүлеге белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сез кайсы халыктан? – дисәләр, Батырлар исемен атадым” исеме астында әзерләнгән иде.
Авыл китапханәләрендә, мәктәпләрдә әлеге бәйге кысаларында әдәби кичәләр һәм башка күп төрле чаралар үткәрелде. Нәкъ менә шушы чараларда катнашып иң яхшы сөйләүчеләр исеменә лаек булган укучыларыбыз бәйгенең муниципаль этабында чыгыш ясарга әзерләнделәр һәм аларга хөрмәтле жюри үзенең бәясен бирде.
Конкурста катнашучылар өч номинациягә: кече (1-4 сыйныф), урта (5-8 сыйныф) һәм өлкән төркемнәргә (9-11 сыйныф) бүленеп, шигырьләрне яттан сөйләделәр. Бәйгедә барлыгы 67 шигырь сөйләүче катнашты. Кече төркемдә – 23, урта төркемдә – 32, өлкән төркемдә 12 укучы чыгыш ясады. Репертуар бик бай һәм төрле булды. Балалар күбесенчә Муса Җәлил шигырьләре, шулай ук татар язучылары әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Бәйгедә катнашкан һәр баланың чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде, алар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелделәр, грамоталар һәм бүләкләргә ия булдылар.
Ә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 1-4 сыйныф укучылары арасында Зур Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нәзилә Хәлилова (җитәкчесе – Роза Зарипова) I урынга; Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Аделина Шогина (җит. – Алсу Әбрарова) II урынга; Кр. Баран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Нәфис Гайнуллин (җит. – Антонида Кунакова) III урынга лаек дип табылды.
5-8 сыйныф укучылары арасында I урын Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рифат Хәйбуллинга (җит. – Роза Зарипова); II урын – Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Родионова Аннага (җит. – Светлана Коновалова); III урын Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зилә Вәлиуллинага (җит. – Ләйсән Зарипова) бирелде.
Ә инде өлкән төркемнәр арасында 1нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Хәмитшина (җит. – Альбина Хәмитшина) иң лаеклысы дип танылды, аңа I урын бирелде. II урын – Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айсылу Әхмәтовага (җит. – Гөлкәй Мөхәммәтҗанова); III урын – Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Линар Садыйковка (җит. – Надежда Баранова) тапшырылды.
Укучылар төрле номинацияләрдә дә билгеләнеп үтелделәр. Алар арасында Наталья Кислова (Зур Алан мәктәбе), Маргарита Филиппова һәм Виктория Гайванюк (Ялкын мәктәбе), Гүзәл Әбрарова һәм Анна Рузанова (Биләр мәктәбе), Алия Нургалиева, Адель Сибаев һәм Диана Мөхәммәтҗанова (1нче Алексеевск мәктәбе), Ангелина Маслова (Левашево мәктәбе), Самат Камалов һәм Ильвина Миназова (Урта Тигәнәле мәктәбе), Никита Вашарин (Кыркүл мәктәбе), Ксения Александрова (Кр. Баран мәктәбе), Марсель Мәгыйзов (Кыр Шунталысы мәктәбе), шулай ук Юеш Көрнәле һәм район үзәгенең 4 мәктәбеннән килгән төркемнәр иң яхшылары булды.
Җиңүчеләргә һәм номинантларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә һәр катнашучы укучы исә Сертификатлар һәм кызыксындыру призларына ия булдылар. Әлеге бәйгегә үзләренең матди ярдәмнәрен күрсәткән Надежда Сәхәбетдиновага, Алия Хамматовага һәм Рәзинә Әхмәтҗановага олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Бәйге күңелле һәм матур узды. Аның тәрбияви мәгънәсе дә бик зур, чөнки без халкыбызның Муса Җәлил кебек батыр улларын олылап искә алырга һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. Шигърият бәйгесе һәркемнең: укучылар белән укытучыларның да, килгән кунакларның да, күңелен җылыткандыр дип ышанам. Мондый бәйгеләрнең алдагы елларда шулай зур масштабта үткәрербез һәм талантлы балаларга республикакүләм бәйгеләрдә катнашырга мөмкинчелекләр булдырырбыз дип уйлыйм.
К списку новостей
















