• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б
Телефон: Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43
E-Mail: Roo.Alx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ»
Руководитель: Рыдаев Вячеслав Юрьевич
Год основания учреждения: 2014

Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"

Прошёл семинар учителей татарского языка

Опубликовано: 16.06.2014

Бүгенге җәмгыятьтә укытучының роле нинди? Укытучы – тәрбияче дә, яңа белем-күнекмәләр бирүче дә, яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, киң эрудицияле шәхес ул.Шулай ук укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә тиешле кеше дә.

Күргәнебезчә укытучы шәхесенә таләпләр зур. Ләкин куелган бу таләпләргә туры килү белән беррәттән укытучы үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуннан чыгып районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең чираттагы семинар-утырышларын Укуытучыларның социаль статусын һәм профессиональ осталыгын үстерүнең бер алымы буларак уңай педагогик тәҗрибә белән уртаклашу” темасы астында үткәрделәр.

Әлеге семинар Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. Мәктәп территориясенә аяк басуга ук чисталык, тәртип күренеп тора. Мәктәп яны бакчасында укытучылары җитәкчелегендә балалар чәчәк түтәлләрен йомшарталар, эшкә өйрәнәләр. Бер читтә кечерәк балалар күмәк уен оештырганнар. Аларга укытучы апалары  халкыбызның гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын өйрәтә. Ә актлар залында бер төркем укучы җырлый, бии, шигырь сөйли. Кыскасы, җәйге ял вакыты булуга да карамастан мәктәп гөрләп эшләп тора.

     Укучыларсыз мәктәп була алмый. Мәктәпнең һәр эше укучыларга белем, тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Укытучылар һәрдаим белемнәрен үстереп торалар икән, бер-берсе белән һөнәри осталыкларын уртаклашалар икән, бу да укучылар өчен. Шуннан чыгып, безнең семинар-утырышыбыз да киләсе уку елында эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында быелгы уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга нигезләнгән иде.

Семинар барышында укытучылар Россия күләмендә үткәрелгән “Туган тел” мастер-класс бәйгесе җиңүчеләре булган Чуваш Майнасы мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Светлана Николаевна һәм Биләр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Римма Фоатовнаның бәйге материаллары белән, “Россия династияләре” бәйгесендә 1нче урынга лаек булган бистәнең 1нче мәктәбе укучысы Гарифуллин Альберт һәм аның укытучысы Нәҗметдинова Адсу Мидхәт кызының эш материаллары белән таныштылар.

     Укучылар белән эшләүдә аерым урынны сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү алып тора. Шуннан чыгып семинар барышында быелгы ел олимпиадаларында үзләренең белем дәрәҗәләрен республика күләмендә нәтиҗәле күрсәткән укучыларның укытучыларына сүз бирелде. Урман асты Шунталысы мәктәбе укытучысы Миндубаева Н.Х. һәм Кыр Шунталысы мәктәбе укытучысы Нуретдинова Л.М. укытучыларга үзләренең эш алымнары, укучылары белән эшне оештыруда кулай дип тапкан материаллары турында сөйләделәр.

Семинар барышында узган уку елы нәтиҗәләре анализланды. Анализдан күренгәнчә узган уку елында укучылар республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән 17 төрле фәнни-гамәли конференциядә катнашып 17 призлы урын, диплом һәм грамота белән бүләкләнделәр. Моннан тыш 30 төрле иҗади бәйгедә катнашып 26 призлы урын яуладылар.

     Быелгы уку елы беренче тапкыр татар теленнән Бердәм Дәүләт тесты эшләү белән дә аерылып торды. Укучылар әлеге эшне дә яхшы билгеләргә эшләделәр һәм еллык билгеләрен расладылар.

     Ел  дәвамында укытучылар да үзләренең осталыкларын төрле бәйгеләрдә катнашып сынадылар  11 төрле иҗади бәйгедә 26 укытучы катнашып 3 призлы урын; 9 төрле һөнәри бәйгедә 11 укытучы катнашып 1 призлы урын яуладылар. Моннан тыш укытучылар республика күләмендә чыгарылган газета-журналларда үзләренең эш тәҗрибәләрен яктырттылар, семинарларда, конференцияләрдә катнаштылар.

    Анализдан күренгәнчә узган уку елында укытучыларның белемен үстерү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, укучылар белән эш югары дәрәҗәдә алып бару - методик берләшмә эшен уңай бәяләргә тулы мөмкинлек бирә.

 

     



К списку новостей