Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б |
| Телефон: | Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43 |
| E-Mail: | Roo.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Рыдаев Вячеслав Юрьевич |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадасы турында
Опубликовано: 07.05.201430 нчы апрель көнне Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Примьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән II Халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы үтте. Бу чарада безнең район делегациясе дә катнашты.
Инде икенче ел рәттән Казан федераль университеты татар телен, мәдәниятен саклау, үстерү, өйрәнү максатында Россия Федерациясендәге, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада үткәрә. Олимпиада укучылар һәм студентлар арасында ике турда үткәрелә: читтән торып һәм төп (икенче) тур.
Беренче тур Интернет-тест формасында , читтән торып башкарыла. Быелгы олимпиаданың беренче турында Россиядән, Таҗикстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Бельгиядән, Кытайдан, Япониядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Эстониядән, Австралиядән һәм Канададан якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча 300 укучы олимпиаданың икенче (төп) турында катнашырга чакыру алды. Шулар арасында районыбызның Кыр Шунталы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарифуллина Ләйсән дә бар (укытучысы Нуретдинова Л.М). Ләйсән әлеге олимпиада Татарстан районнары, Россия төбәкләре һәм чит ил кунаклары арасында районыбызның йөзен, данын яклады. Әлбәттә, бу югарылыкка ирешү, үз өстеңә шундый зур җаваплылык алу җиңелләрдән булмагандыр. Ләйсәннең үзенә сүз бирик.
"Бик күп укырга, үз өстемдә эшләргә, җыр-биюгә, кыскасы, төрле яктан да хәзерлекле булырга кирәк булды. Ә моның өчен безнең мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия апа безгә, укучыларына, ныклы белем генә биреп калмыйча, дөнья серләренә төшенергә, заман белән бергә атларга ярдәм итә.
К списку новостей
















