• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б
Телефон: Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43
E-Mail: Roo.Alx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ»
Руководитель: Рыдаев Вячеслав Юрьевич
Год основания учреждения: 2014

Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"

“Илһам” республика яшь язучылар бәйгесе турында

Опубликовано: 06.05.2014

         Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” яшь язучылар бәйгесе уздырган иде. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:яшь прозаик, яшь шагыйрь, яшь драматург. Башлангыч сыйныф укучылары, конкурстан тыш катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.

        2014 нче елның 21 нче апрель көнендә бәйгенең йомгаклау чаралары уздырылды. Чараларның беренче өлеше Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелде. Программада әдәби остаханәләр, атаклы язучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында премияләр белән бүләкләделәр.

 

    Йомгаклау көнен дә Алексеевск районыннан   чакырылган укучылар: Зур Тигәнәле урта мәктәбе укучылары Закиров Риназ һәм Асфандиярова Алисә (укытучылары Ахметзянова И.Р.) , Юеш Көрнәле урта мәктәбе укучысы Строкова Римма (укытучысы Зарыпова Г.Х.) катнашты,  ә инде Кыр Шонталысы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нуретдинов Нурфәт (укытучысы Нуретдинова Л.М.) кызыксындыру дипломы һәм премия белән   сәхнәдә бүләкләнде. Киләчәктә дә укучыларыбызга зур уңышлар телибез, иҗат чишмәгез саекмасын иде. 



К списку новостей