Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б |
| Телефон: | Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43 |
| E-Mail: | Roo.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Рыдаев Вячеслав Юрьевич |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"
Семинар учителей татарского языка
Опубликовано: 07.03.2014Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының
семинар-утырышы турында.
Агымдагы елның 5нче мартында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-утырышы үтте.Семинар барышында бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булган рус телле балаларның татар телен ишетеп аңлавын үстерү, дәүләт аттестациясе кысаларында үткәреләчәк бердәм Республика тестын уңышлы үтүгә әзерлек мәсьәләләре күтәрелде.
Алексеевск бистәсендәге беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатуллина Ләйсән Рәфкать кызы "Дәүләт аттестациясенең В4-В11 төрен эшләүгә әзерлек этабы буларак текст өстендә эш" дип аталган мастер-классында укучыларга таныш булган текстлар ярдәмендә грамматик категорияләрне кабатлау һәм сөйләмгә кертү буенча үзенең нәтиҗәле эш алымнарын күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул ук мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гадеева Рәзилә Рәфкать кызы рус телле укучыларны ишетеп аңлауга өйрәтү һәм республика күләм тест биремнәренең В1 - В3 төрен эшләүгә әзерләү өчен үзенең аудирование күнегүләре җыентыгын тәкъдир итте. Әлеге җыентык ярдәмлек материал буларак һәр укытучыга да таратылды.
Татар балаларын туган телләренә өйрәтү методикасы рус балаларын укыту методикасыннан тулаем аермалы. Шуңа күрә семинар барышында әлеге мәсьәләгә аерым тукталды. Кыр Шунталысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Лилия Мингалим кызы татар балаларын дәүләт аттестациясе кысаларында үткәреләчәк бердәм республика тестына әзерләү буенча үзе кулланган электрон һәм басма чыганаклар белән таныштырды, үзенең уңышлы эш алымнары турында сөйләде.
Семинарның эш планына шулай ук яшь укытучыларның эше белән танышу да кертелгән иде. Алексеевск бистәсендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Лилия Мәгъфур кызы рус төркемендә укучы 2нче сыйныф укучылары белән татар халык ашлары темасы буенча дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укытучы үзенең уңышлы эш алымнары белән уртаклашты, эш нәтиҗәләрен күрсәтте. Дәреснең беренче минутыннан ук укучыларның телне аңлап, яратып өйрәнүләре күренеп торды. Әле 2 генә ел телне өйрәнүләренә карамастан укучыларның сүзлек запасы бай, алар яңа сүзләрне өйрәнелгән җөмлә калыпларына җиңел генә куеп сөйләмгә чыга алалар. Балаларның уңышында укытучының зур роль уйнавы бәхәссез. Әлеге дәрес барышында Лилия Мәгъфур кызының үз фәнен, укыту методикасын яхшы белеп эшләве, өметле укытучы булуы күренде.
Семинарның икенче өлеше укучыларның дәрестән тыш чараларда татар телен, мәдәниятын, сәнгатен өйрәнү нәтиҗәсен карау иде. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле Татар Теле һәм әдәбияты укытучылары Хаметшина Альбина Илсур кызы, Хәлилова Ләйлә Дамир кызы тарафыннан әзерләнгән "Могъҗизалы башваткыч" уены барышында укучылар татар халык мәкальләрен, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен искә төшерделәр, нәфис сүз, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Уен барышында семинарда катнашучыларны беренче мәктәп укучыларның уңышлары белән таныштыру мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Семинар укытучыларга бәйрәм алды бүләге буларак оештырылган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт белән тәмамланды. Укытучылар Н. Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бер тамчы ярату" мелодраммасын карадылар. Әлеге чара мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәшит улы Кәбиров ярдәме белән оештырылды.
Семинар файдалы, нәтиҗәле һәм истә калырлык итеп үтте. Горурланып әйтә алабыз: районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара аралашып, кулга-кул тотынышып эшлиләр. Аларның эш нәтиҗәләре - укучыларының уңышлары. Ә уңышлар бездә бик күп. Безнең укучылар олимпиадаларның республика турында призерлар, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр. Без укучыларыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен, ә укытучыларыбызга исәнлек-саулык, тырыш укучылар теләп калабыз. Форсаттан файдаланып, укытучыларның көндәлек авыр эшләрен күреп, эшләрендә терәк булган мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәшит улы Кәбировка олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей
















