Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б |
| Телефон: | Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43 |
| E-Mail: | Roo.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Рыдаев Вячеслав Юрьевич |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"
Афзал Шамов укулары турында
Опубликовано: 08.02.2014Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы,Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар союзы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең 5 нче гимназиясе 2014 елның 5 феврале көнне, күренекле язучы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган укулар үткәрде. Укулар гомумбелем бирү мәктәпләре сыйныф укучылары, училище, көллият, лицей студентлары өчен оештырылды һәм А.Шамовның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларны һәм студентларны рухи кыйммәтләр, милли культура, традицияләргә, телгә җәлеп итү максатлары белән үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән турда 404 укучы катнашты, укуларда катнашырга 100 эшнең авторы чакырылды.
Шулар арасында районыбызның Урта Тигәнәле урта мәктәбе 4 сыйныф укучысы Фазуллина Гүзәлия (укытучысы Гимадеева Г. Х.), 2 сыйныф укучысы Камалов Самат(укытучысы Камалова С.Р.) һәм Олы Тигәнәле урта мәктәбе 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә ( укытучысы Зарипова Р.Р.) чакырылды. 2-4 сыйныфлар өчен оештырылган, Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын өйрәнү секциясендә 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә ( укытучысы Зарипова Р.Р) “ Татар әдәбиятында ат образы” дигән темага чыгыш ясады. Камиләнең эше барлык бәяләү критерийлары буенча 1 нче урынга лаек дип табылды һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Камиләне һәм аны конкурска хәзерләүче Роза Рафиковнаны чын күңелдән уңышлары белән тәбрик итәбез. Шуны да әйтеп үтәсе килә: Олы Тигәнәле урта мәктәбе Һәм Олы Тигәнәле “Күбәләк” балалар бакчасы 2014 елдан татар телендә базалы инновацион гомуми белем бирү ресурс үзәге булып эшли башлады. Бүгенге көн таләпләрендә билгеле бу зур җаваплылык:укытучыларыбызга үзбелемнәрен үстерү өстендә системалы эш алып бару,район методик берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә торып алдынгы эш тәҗрибәсен уртаклашу, сәләтле балаларны район һәм республика күләмендә таныту, шул ук вакыттта дәрестә , дәрестән тыш чараларда халкыбызның милли йолаларын өйрәнү, туган телебезне саклап калу, үстерү өстендә эшләү күздә тотыла.
К списку новостей
















