• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б
Телефон: Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43
E-Mail: Roo.Alx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ»
Руководитель: Рыдаев Вячеслав Юрьевич
Год основания учреждения: 2014

Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"

“Татарча диктант Яз” акциясе

Опубликовано: 21.10.2019

   19.10.2019 Алексеевск районында “Татарча диктант Яз” акциясе 12 мәктәптә оештырылды. Чарада татар теленә битараф булмаган мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, социаль хезмәткәрләр, тәрбиячеләр, пешекчеләр – 350гә якын кеше катнашты. Диктантны тыныч кына, зур кызыксыну, яхшы кәеф белән яздылар. Иң яшь катнашучыга-ун яшь булса, иң карт катнашучыга 67 яшь иде. Диктант язганда авыр моментлар булмады, ләкин олы яшьтәгеләр диктант текстының озын булуын әйттеләр. Мәктәптә элек эшләп, лаеклы ялга киткән укытучыларның чарага килүе бик күркәм булды. Кайбер мәктәпләрдә чараны “Туган тел”не җырлап башладылар.
   Мәктәпләрдә бу чараны оештыручылар икенче елга диктант язуны бәйрәмчәрәк итеп, чәй эчүләр белән оештырсак, тагын да күбрәк кеше килер дип нәтиҗә ясадылар.
   Авыл китапханәчесе Нургатина Дилә акциядә катнашуына бик шат икәнлеген белдерде. Текстның да бик уңышлы сайланганына басым ясады. Алдагы елларда да катнашачагын белдерде.
   Социаль хезмәткәр Гайнуллина Аида шулай ук бу акция турында ишетүгә, катнашырга кирәк дип алдан ук планлаштырып куйган. Мәктәп елларынннан бирле диктант язганы булмаган. “Шулай да бик начар язмаганмындыр әле дип әйтә алам”, - диде ул. Киләсе елга таныш-белешләремне дә алып киләчәкмен дип вәгъдә итте.
   Татьяна Вячеславовна: “Татар телен укымаганга 7 ел үтте, күп нәрсә онытылган, ләкин язган вакытта кайбер кагыйдәләр искә төшә” – ди.



К списку новостей