• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18
Телефон: +7(855)-525-96-34
E-Mail: azat-samatov@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ"
Руководитель: Саматов Азат Наизович
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 18 учащихся
У нас учат: 9 педагогов

История школы / Мәктәп тарихы

 Югары Яхшый мәктәбе тарихы.

Югары Яхшый авыл советы җирлегендә беренче мәктәп 1924 елны Макыймов Хәерлеәнәм йортында ачыла. Беренче укытучы Минзәлә районыннан Тау асты Байлар авылыннан Кәримов була. 1 класска 20 укучы кабул ителә.аларның яшьләре 8 дән алып 13 яшькә кадәр була. Укулар октябрьдә башланып 1 майга төгәлләнә. 1925-26 уку елында мәктәпкә 15 укучы кабул ителә.Бу уку елында мәктәп урнашкан йортның хуҗасы мулла малае Юлдашев Нәҗип укыта1926-27 уку елында укытучы булып Айдашева Хәдичә эшли.1927-28 уку елында Муллаянова Гайшә укыта.1928-29 уку елында 3-4 класс укучыларын Мәчти (Наратлы) авылында туган Солтанов Флүн укыта. 1929-30 уку елында 4 класс 2 комплектлы булып, Солтанов Флүн һәм Качкын авылында туган Фатхуллин Зарифлар укыта. 1930-31 уку елында   мәктәптә Фатхуллин Зариф һәм Бикчәнтәй авылында туган Саниев Салих, ә яшүсмерләр мәктәбе буенча Мөхтәр Салиховлар эшлиләр. 1931-32 уку елында Мәчти (Наратлы) авылы кешеләре ирле-хатынла Мадъяров Арыслан һәм Рәхимә иптәшләр мәктәптә укыта башлар, мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла. Мәктәп директоры булып Шакирова Гөлчирә Госмановна эшли башлый. Югары Яхшый җидееллык мәктәбенең беренче укытучылары булып Гәрәева Наилә, Гәрәевна (татар теле), Хәбиров Әхнәф (физика, математика), Гарифуллина Лениза (рус теле), башлангыч классларда Мадъяров Арыслан, Галиева Мәгъфия иптәшләр эшлиләр.1950-58  уку елларында математикадан Сизова Александра Ивановна укытты. 1955-56 уку елына, ягъни Шакирова Гөлчирәдән соң, 1960 елның мартына кадәр мәктәп директоры булып Гыйлфанов Хәбип Хәсбетдин улы эшли.  1960 елның март аеннан 15 августка кадәр Әмирҗанов Гөлүс  мәктәп директоры булып эшли.  1960-61 уку елында Шәйхетдинов Гали Шәйхетдин улы мәктәп директоры булып эшли.                                                                                                       1961-62 уку елыннан 1962-63 уку елына кадәр Разов миргаяз Разович мәктәп директоры булып эшли. Җидееллык мәктәп 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә.    1963-64 уку елыннан мәктәп директоры булып Фатихов Фәрит эшли башлый.  Мәктәпнең завучы Гәрәева Наилә 1951-52 уку елында эшли башлый. 1964-65 уку елында мәктәптә 10 класс комплект булып, анда 215 укучы белем ала. Башлангыч классларда Нурлыгаянова Мөбәширә, Шәйхетдинова Сәгыйдә, калган классларда класс җитәкчеләре булып Шәйхетдинов Гали (тарих), Ахунова Махибә (математика), Петрова Нина (математика), Гыйльмуллина Гайниямал (биология), Моталлопова Бәхия (го-еография), Шайхин Марс (физкультура), Галимов Фарис (хезмәт), Әпсәләмов Миргали (татар теле һәм әдәбияты)  белем бирә. Калган фән укытучыларыФатихов фәрит (химия, биология), Гәрәева Наилә (татар теле, завуч), Гарифуллина Рәсимә(рус теле), Генералова Людмила Сергеевна (рус теле), Нуриахметова Әфүзә (математика) иптәшләр эшләделәр.  1965-66 уку елында 226 укучы укый.  Яңа укытучылар Ситдиков Раел (хезмәт), Бәдретдинов Афзал (сызым, хезмәт). 1970-74 уку елында мәктәптә барысы 272 укучы белем ала. Мәктәп директоры  булып Галләмов Фирдәвис Таҗи улы, завуч булып Әпсәләмов Миргали Вагиз улыэшли. Барысы 11 класс комплект булып, 1966 елдан 1973 елга кадәр түбәндәге укытучылар эшләде:Сәләхов Әхнәф, Сәләхова  Мария, Мөхәммәтшина Рәйханә, Хәмидуллина Оркыя (1979 елдан пенсиягә китте). Галиахметов Камил 1967 елдан киткән, Исламова Гөлсинә 1968 елдан киткән, Вәлиев Әбүгали 1967 елдан 1985 елга кадәр, Салахов Флүн, Галимарданова Гөлфирә, Заһидуллина Мөслимә, Әмирҗанова Әсхәрия, Баянов Риф, 1969 елдан Әхтәмова Роза, Галиахметова Роза, Билалова Зөһрә, Разова Энҗе, Әпсәләмова Зәхинә, 1970 елдан Вилданова Гөлсинә, Агадуллин Энгель, Солтанова Илиза, Латыйпов Шамил, Мусина Разия, Разова Римма, Галләмова Лена, Ситдикова Фәнүсә, Сәхәбиева Рәмзия, Ләесов Фирдәвис, Саматова Әлфия, Галләмова Галимә, Хәйбиева Халидә, Әхмәтова Нәзирә, Мостафин Алигер, Диазова Альмира, Вагизова Фәхиянур, Насыйрова Фәйрүзә. 1976-77 уку елында директор булып Солтанов Динфир эшли. 1981 елда ул киткәннән соң 1981 елның сентябреннән Галиева Рәфига Габитовна 1982 елның 25 маена кадәр эшли. 1982 елның июненнән 1986 елның августына кадәр директор булып Гарипов Әскать Хәсән улы эшли. 1986 елның августыннан мәктәп директоры булып Шагалиев Расим Фатих улы эшли, рус теле һәм әдәбиятыннан Шагалиева Рәмилә Равил кызы укыта башлый. Завуч Вилданова Гөлсинә Гариф кызы. 1989-90 уку елында Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбе тулы булмаган урта мәктәпкә әйләндерелә.                               1976-88 уку елларында Мөхәмәдиев Дилшат, 1988 елның январеннән физкультура һәм хезмәт дәресләрен Имамов Илфар Хәйдәрҗанович укыта. 1989 елның январеннән шул ук дәресләрне Хәбиров Айрат Мансурович укыта. 1989 елның сентябреннән рус теле һәм әдәбиятыннан Камалова Фираса Миргалимовна укыта.1990 елның сентябреннән Агзамова Ләлә укыта. 1990 елның сентябреннән ГПДда Зигангирова Зарима Әзһәм кызы эшли башлый. 1991 елның сентябреннән физкультура һәм хезмәт дәресләрен Шәйхразиев Фирдәвис   Рөстәм улы укыта, 1992 елдан Шакиров Рәшит Мизхәтович укыта, 1994 елның сентябреннән Шайхуллин Расих Рафис улы дәвам итә.                                                                                                          1995 елның октябреннән китапханәче (0.5) булып Зиннәтуллина Гөлгенә эшли. 1995 елның октябреннән Зиннәтуллина Җәүһәрия  Гомәр кызы организатор (0.5), вожатый (0.5) булып эшли башлый. 1996 елның сентябреннән Зиннәтуллина Җәүһәрия  география, биология, химия укыта башлый, шул ук елда Баянова Фәрсия Фәһим кызы татар теле-әдәбиятыннан һәм гарәп графикасыннан укыта башлый. 1997 елда Салихов Илнар Шәйхенурович география, биология фәннәреннән Зиннәтуллина Җәүһәрия урынына вакытлыча билгеләнеп эшли башлый.

 Түбән Яхшый башлангыч мәктәбендә Хамматуллина  Лилия Имамгалиевна  15 августтан эши башлый. Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә Шәйхразиева Диләфрүз Юсуповна 1 сентябреннән эшли башлый.1998 елның февраленнән татар теле һәм әдәбиятыннан Нәбиуллин Марат Фикус улы укыта башлый. 1998 августыннан Салихов И.Ш. китте. Табанлыкүл башлангыч мәктәбеннән  Шәйхразиева Диләфрүз китте. 1998-99 уку елында яңа укытучылар килде: организатор (0,5), вожатый (0,5)-Насипова Миләүшә Газизяновна рәсем дәресләрен алып бара. Инглиз теленнән Закирова Ландыш Яудатовна укыта, татар теле һәм әдәбиятыннан Вилданова Гөлчәчәк Әнәсовна укыта, М.Ф.Нәбиуллин физкультура укыта. Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә Сәрвәрова Розалия Фикусовна укыта (2 класс).                                                               

1990-2000 уку  елында   хезмәттән Кәрәмов Ринас Әбүгали улы эшләде. Татар теле һәм әдәбияты укуга билгеләнде.                                                          

2000-2001 уку елында:                                                                                                      

1.Закирова Л.Я.-Сәфәр мәктәбенә күчте.                                                                                                            

2. Әсләмова Л.И.-Иске Кормаш мәктәбенә күчте.

3.Насипова М.Г.-Минзәлә урта мәктәбенә күчте.

4.Сәрвәрова Р.Ф.-укытудан китте.

5.Кәрәмов Р.Ә.-“Яхшый” КХБ китте.                                                                       

 6.Шәймәрданов Т.М.-хезмәт дәресләрен укыта.                                                                   

7. Бәдертдинова Р.Р.-география. Биология, химия дәресләрен укыта башлады.

8. Мәүлиева Г.В.-организатор (0,5), җыр укыта башлады.

2001-2002 уку елы:                                                                                                        

1.Мәүлиева Г.В.- укытудан китте.                                                                                               

2. Шәймәрданов Т.М.-укытудан китте (ноябрь 2001)                                                              

3. Галәветдинова В.Г.-Табанлыкүл  башлангыч мәктәбенә укытуга билгеләнде.                                                                                                                                         

4. Кадыйрова Р.Х.- Табанлыкүл  башлангыч мәктәбенә укытуга билгеләнде.

5.Хәертдинов Й.Ф.-технология укытуга билгеләнде.

6.Латыйпова Л.Р.-химия, биология укытуга һәм организатор булып (0,5) билгеләнде.

7. Зарипова И.М.- март аенда Латыйпова Л.Р. декрет ялына киткәч, организатор булып билгеләнә                                                                                                  

8. Зиннәтуллина урынына Сәйфуллина Л.Т. билгеләнә (декрет ялына китү сәбәпле).                                                                                                                          

9.Завуч  һәм математика укытучысы Вилданова Г. лаеклы ялга чыга.

Югары Яхшый төп гмуми  белем бирү мәктбе 2002-2003 уку елында яңа мәктәп төзелеп, урта мәктәп итеп үзгәртелде. Тәкмәк һәм Түбән Яхшый башлангыч мәктәпләре ябылып, укучылары бу мәктәпкә килделәр. Директор һәм тарих укытучысы Р.Ф.Шагалиев, завуч (0,5) һәм математика-информатика укытучысы Зарипова И.М., организатор  (0,5) Нуриахметова С.Р.,  Зигангирова З.А.-вожатый  (0,5) һәм рус теле укытучысы Р.Р.Шагалиева, физика укытучысы Ләесов Ф., татар телен Вилданова Г.Ә., Химия, биология, география фәннәрен Сибатова Р.Р., чит телне Хәкимова Н., Физкультура Нәбиуллин М.Ф., технологиядән Зарипов Ф.В., 1 классны Галиева М.Г., 3 классны Ләесова Ә.Ф., 4 классны Шәйхуллина Г.К.,  ә бу кустка караган Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә 1 классны Кадыйрова Р., 2 классны Шайхина Р.Ә., 3 классны Нәбиуллина Д.Ф. укыта  башлады.                                                                     

2003-04 уку елында декрет ялы бетеп Латыйпова Л.Р. оранизатор (0,5) вазыйфаларын башкара. Кызларны технологиядән Зигангирова З.Ә. укыта башлады. Кыскартылу сәбәпле Кадыйрова Р. Эштән китте. Декрет ялына киткән Салихова В. урынына Зиннәтуллина Г. укыта башлады.Чит тел укытучысы Хәкимова Н.Т. Байсар мәктәбенә күчү сәбәпле, чит тел укытылмый. Январь аенда Мирзагитов Р.Ф. технология һәм рәсем укытучысы, Мирзагитова А. чит тел укытучылары булып билгеләнде. Мирзагитова А. апрель аенда декрет ялына китте.

2005-2006 уку елы:

1.Мирзагитов Р.Ф.-мәктәп директоры һәм биология укытучысы.                                                             

2. Латыйпова Л.Р.-завуч һәм химия укытучысы.                                                            

3.  Зигангирова З.Ә.-организатор, татар теле укытучысы.

4.Набиева Г.Ф.- педагог оештыручы – татар теле укытучысы.

5.Зарипова И.М –математика укытучысы.                                                     

6.Шагалиев Р.Ф.тарих, география укытучысы.

7.Шайхина Р.Ә.- башлангыч класс укытучысы.  

2005-2006 уку елы.

1.Шайхина Р.Ә.- укыту эшләре буенча директор урынбасары.  2. Багаветдинова С.Р.-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.  3.Мирзагитова А.Х.-декрет ялы бетеп, инглиз телен укыта башлады. 4.Сибатова Р.Р.-.   декрет ялы бетеп, химия-биология укыта башлады.  5.Латипова Л.Р.- күчеп китү сәбәпле, эштән китте.

2006-2007 уку елы.

1.Мухаметдинова Н.Т. –рус теле укыта.

2. Сахипов И.Р.-физкультура укыта.   

2007-2008 уку елы:

1.Шайхуллин Р.Р.-мәктәп директоры итеп билгеләнде

2.Мирзагитов Р.Ф., Мрзагитова А.Х.- күченеп китү сәбәпле, эштән киттеләр.   3.Мухаметдинова Н.Т.-декрет ялына китте. 4.Сахипов И.Р. –башка мәктәпкә күчте.                                              

5.  Набиева Г.Ф.-декрет ялына китте.   

2008-2009 уку елы:

1.Саматов А.Н.- Байсар мәктәбеннән килеп физика укыта.                                                  

2.Мусин И.Ф.-СОЗ дәресләрен укыта.                                                                                                                 

3.Зиннәтуллина Г.Р.-Табанлыкүл мәктәбеннән кыскартылды.

2009-2010 уку елы:

1.Сибатова Р.Р.-декрет ялында  2.    Зиннәтуллина Җ.Г.-география-биолгия укыта. 3.Шәвәлиев Д.М.-Аккүз мәктәбеннән килеп информатика укыта.                                       

2010-2011 уку елы:

1.Сибатова Р.Р.-декрет ялыннан чыккач,  укыту эшләре буенча директор урынбасары, химия, биология, геогрфия укыта.                                                               

2.Зәкиева Г.Н-башлангыч класс укытырга килде ( 1 класс)

3.Зәкиева Г.Н.-    башлангыч класс укытырга килде ( 2-3 класс)                                                        

4.Зәкиева А.Н.-инглиз теле укытучысы булып билгеләнде.

2011-2012 уку елы:

Табанлыкүл мәктәбе ябылды.

Зәкиева Г.Н. декретка китте, аның урынына Нәбиуллина Д.Ф. укыта башлады.

2012-2013 уку елы:

1.Зарипова И.М.-пенсиягә китте. 2.Ямалтдинова Л.Ә-математика укыта башлады (Нефтекама шәһәреннән килеп).                                                                                                                        

3.Саматов А.Н.- физика укыта, 9 классларда математика укыта.     

4.Сибатова А.Н.-декрет ялына китте, инглиз теле укытылудан туктады               

5.  Шәйхуллина С.Р.-декрет ялыннан чыгып, башлангыч классларда укыта башлады.  

2013-2014

1.Шавалиев Д.М.- информатика укытучысы

2.Вагыйзов Ш.Г.- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

2014-2015

1.Акирова Г.И.- рус теле һәм әдәбияты укытучысы

2015-2016

1.Хабирова Л.Ф.- мәктәп директоры

2.Набиева Г.Ф.- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

3.Зигангирова З.А.- педагог- оештыручы

2016-2017

1.Амиров А.С.- мәктәп директоры, биология укытучысы

2.Нуриахметова З.И.-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

3. Сөнгатуллина Э.М.- тарих укытучысы

4. Ахмадеева Г.А.- педагог оештыручы

2017-2018

1.Р.Р. Шайхуллин.-мәктәп директоры һәм физкультура укытучысы.                                                             

2. Зигангирова З.Ә.-тәрбия эшләре буенча диретор урынбасары, татар теле укытучысы.                                     

3.Ахмадеева Г.Ә.-Детсад мөдире 

4. Зигангирова Ф.Ф.- педагог- организатор, чит тел укытучысы ,

5. Шайхина Р.Ә.- тарих укытучысы                        

2018-2019                .                                                                                

1.Саматов А.Н.- укыту эшләре буенча директор урынбасары. 

2.Зигангирова З.А..-педагог –организатор

3.Халимова Ә.Г.   химия-биология, география  укыта башлады.

4.Сибатова Р.Р.- үз теләге белән  эштән китте