Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Нәрсә?Кайда?Кайчан?" 18.04.2014

"Туган тел" атналыгы уңаеннан онлайн- бәйге узды.Программага мәктәп тормышыннан шаян сораулар кертелгән иде. Бәйгене 8 класс укучысы Нәбиуллина Фирүзә алып барды.
-
Кечкенәләр булдыра 17.04.2014

Район күләмендә узган "Мини-мисс" бәйгесендә 1 класс укучысы Мусина Резидә уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнде.Укытучысы Зәкиева Гөлнар Наил кызы.Котлыйбыз!
-
Ачык дәрес. 17.04.2014

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарима Әзһәм кызы ачык дәрес күрсәтте. Методик берләшмә утырышында уңай бәяләнде.
-
"Җирәбә" бәйгесе 16.04.2014

"Туган тел" атналыгы дәвам итә. Дәресләрдән соң " Җирәбә" бәйгесе узды.Укытучы Зарима Әзһәм кызы,9 класс укучылары Камалтдинов Ленарис һәм Хафизова Инзиләнең бәйгедә аеруча актив катнашуын билгеләп үтте.
-
"Яшьләр тукталышы " тапшыруы 15.04.2014

Мәктәп тормышын яктырткан бу тапшыруны, атналык уңаеннан, бер төркем укучылар әзерләде. Ә видеоязмаларны аерым программа нигезендә 7 класс укучысы Шәрифуллин Нәфис ялгады.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 14.04.2014

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Зарима Әзһәм кызы чаралар планы белән таныштырды. Бүген стенгазета конкурсы оештырыла.
-
Директор яны киңәшмәсе 12.04.2014

Киңәшмәдә Расих Рафис улы Шайхуллин үткән ата- аналар җыелышына анализ ясады. Кабул ителгән карарларның үтәлешенә басым ясада. Укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасар Рәзилә Ринас кызы ОГЭ буенча әзерлекне бик нык көчәйтергә кирәклеге турында искәртте.
-
Профсоюз җыелышы 12.04.2014

Отчёт- сайлау җыелышын профсоюз рәисе Гөлнара Флүн кызы Нәбиева алып барды. Ул башкарылган эшләргә отчёт ясады. Ачык тавыш бирү юлы белән профком членнары сайланды.
-
Космонавтика көне 11.04.2014

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан мәктәбебездә космонавтикага багышланган гомуми сыйныф сәгате узды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Сыйныф сәгатен физика укытучысы Бәхтиева А.Г. уздырды.
-
"Зирәк тиен" 11.04.2014

Бүген укучылар "Зирәк тиен" конкурсы биремнәрен эшләделәр.









