Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Бердәм Россия эшләре
13.05.2016
11нче май көнне 4 нче сыйныф укучыларының рус теленнән Бердәм Россия эшләре башланып китте.Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары грамматик биремле диктант яздылар.Бу эшләр 19 нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Укучылар үзләренең белемнәрен 13 нче май -рус теленнән текст өстендә эш, 17 нче май – математикадан, 19 май көнне әйләнә-тирә дөнья фәненнән сынаячаклар. Алга таба аларга уңышлар телик.
-
"Гамил Афзал укулары" 13.05.2016

Бүген Актаныш гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтә. Бу укуларда Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы C.Р. Шайхуллина , татар теле һәм әдәбияте укытучысы З.А.Зигангирова чыгыш ясыйлар, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 13.05.2016

Бүген,13 май көнне, 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. Бу рус теленең икенче өлеше, беренче өлеше 11 май көнне булды - укучылар диктант яздылар.
-
Агач агарту
12.05.2016
12 май көнне укучылар һәм укытучылар агач агарту өмәсендә булдылар.
-
Югары Яхшый мәктәбе укучылары нарат бөресе җыюны төгәлләделәр. 10.05.2016

Югары Яхшый мәктәбе укучылары нарат бөресе җыюны төгәлләделәр.Хәзер киптереп, әзерләүләр конторасына тапшырасы калды. Дару үләннәре җыю барышында, иң күп җыючы укучылар бүләкләр ала. Каен бөресе буенча- Локманов Айбулат ( 2 кл.), Мусина Регина (8 кл.), Ә нарат бөресе буенча- Сибатов Айнур, Набиев Данияр( 1 кл.), Фәхриев Салават (3 кл.)
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг 10.05.2016

7 майда югары Яхшый авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг узды. Әлеге тарихи бәйрәмгә авылның олысы, кечесе җыелды. Катнашучыларны Югары Яхшый җирле үзидарә рәисе Җ.Г.Зиннатуллина, ветераннар оешмасы рәисе М.Г.Галиева бәйрәм белән котлады. 7 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
-
Имтиханга әзерлек 10.05.2016

10 майда йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында, 9 сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү максатында, Югары Яхшый мәктәбе укучылары белән җәмгыятьтән экзаменга әзерлек эше оештырылды.
-
Профессиональ билгеләнү буенча тест 10.05.2016

6 нчы май көнне ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы приказы нигезендә 9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшләделәр.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 10.05.2016

2016 нчы елның 11 маеннан 4 классларда рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре үтәчәк. Югары Яхшый мәктәбенең 4 класс укучылары, класс җитәкчеләре Набиуллина Д.Ф.. белән бергәләп, үрнәк вариант эшләрен үтиләр, сынауга әзерләнәләр.
-
"Гамил Афзал укулары" 10.05.2016

13 нче май көнне Актаныш муниципаль районы Гуманитар-гимназиясе базасында республикакүләм "Гамил Афзал укулары" фәнни-гамәли конференциясе була. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияте укытучысы Зигангирова З.А. 2 турга үтте. Зарима Әзһәм кызына алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез.









