Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә
19.11.2016
Район олимпиадалары дәвам итә. Тарихтан, географиядән,инглиз теленнән безнең мәктәп укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Математикадан Иске Җияш куст башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галиев Рөстәм Рәсүл улы призер булды (укытучысы:Гәрәева Флүсә Сабит кызы).
-
Математикадан район олимпиадасы
15.11.2016
Бүген математикадан район олимпиадасына мәктәп данын якларга 5нче класстан Ахметов Раушан, 9нчы класстан Хуҗин Фарис бара.Аларга уңышлар телибез!
-
Гомуми ата – аналар җыелышы 12.11.2016

10 нчы ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Г.М.Мусина, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының (М.Ф.Хәбирова, Э.В.Миргалимова), рус теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызының чыгышлары тыңланды. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
-
Аттестация 04.11.2016 Республикада мәгариф хезмәткәрләре аттестация үтүенең икенче этабы башланды. Гаризалары расланган педагогларга үзләренең шәхси кабинеты аша документлар пакетын нәтиҗәлелек картасы белән тулыландыру мөмкинлеге булдырылды.

-
4, 6, 8 нче классларда татар теленнән диагностик тестироване 04.11.2016

27 нче октябрь көнне 4, 6, 8 нче классларда оф-лайн режимда татар теленнән диагностик тестироване үтте. Куст мәктәпләрендәге укучылар белән барысы 12 укучы сынау үтте. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
-
Педагогик киңәшмә 04.11.2016 3 нче ноябрь көнне мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибендә 1 нче чирек нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек торышы һәм агымдагы мәсьәләләр каралды.

-
ОГЭ(төп дәүләт имтиханы) биреп карау 04.11.2016 9нчы класс укучылары район үзәгендә 1 нче ноябрь көнне рус теленнән, 2 нче ноябрь көнне математикадан ОГЭ эшләп карауда катнаштылар. Нәтиҗәләр начар түгел.

-
1 нче чирекне йомгаклау 29.10.2016

Мәктәптә 29 нчы октябрь көнне 1нче чирекне йомгаклау булды. Фәннәрне гел "5" билгеләренә 3 укучы ( Хайдарова Э., Әхмәтов Р.,Әбүдәрова З.) һәм "4" ле, "5" ле билгеләренә 16 укучы тәмамлады.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес 28.10.2016

27 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасы буенча бердәм дәресне информатика укытучысы Хәбиров Газинур презентация, мультимедиа кулланып үткәрелде. Дәрестә барлык мәктәп укучылары, укытучылары һәм ата-аналар катнашты. Дәрес барышында интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының тармакара җыелышы 26.10.2016 19 нчы октябрь көнне Пучы урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының тармакара җыелышы булды. Семинарда 3 нче класс укучыларының “Саулык – зур байлык” исемле класс сәгате, “Уңышка юл” темасы буенча ата – аналар җыелышы үрнәге, “Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк” исемле ачык чара күрсәтелде. Педагог – психологлар тарафыннан куелган чыгышлар тыңланды. Соңыннан мәгариф идарәсе планы буенча сөйләшү булды.











