Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә/Пушкинская карта 20.09.2021

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Бу программаны туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде. Ул 14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Татарстанда шул яшь аралыгындагы 331 меңнән артык кеше исәпләнә.
Билгеле булганча, 2019 елда Татарстанда “Укучы өчен мәдәният” программасы эшли башлады. Ул чорда республика мәктәпләрендә 400 меңнән артык укучы саналган һәм шуларның 80 меңнән артыгы бу программада катнашкан. Укучыларга мәдәни көндәлек тапшырыла һәм ел дәвамында алар нинди тамаша каравын билгеләп бара. Ел азагында активларга бүләкләр тапшырыла.
“Пушкин картасы”н шуның дәвамы итеп тә кабул итәргә буладыр. Бу программада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни учреждениеләр катнаша. Географик яктан чикләүләр юк. Әмма учреждениеләр ягыннан карасак, аларның бөтенесе дә программага кертелмәгән. Татарстанда, мисалга, 68 мәдәни оешмага билетны яңа төр карта белән алырга мөмкин булачак. Бу исемлекне махсус комиссия төзи. Сүз уңаеннан, программада шәхси мәдәни оешмалар да катнаша, тик алар арасында шоу-бизнеска кагылганнары юк.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итүенчә, “Пушкин кара”сын “Дәүләт порталы” сайтында рәсмиләштерергә була. Әлегә карта виртуаль итеп кенә эшләнелгән, әмма киләчәктә аның пластик варианты да булачак. Пластик вариант әлегә тәгаенләнеп бетмәгән. Аны бәлки, җанатарлар картасы кебек ясарлар. Ягъни карта хуҗасының фотосурәтен төшереп. Шунысы мәгълүм, һәр карта да ияле итеп эшләнелә. Билетны да кеше үзенә генә сатып алырга хокуклы. Мисалга, Гали Вәлиев концертка берәрсен алып барасы килеп, ике билет ала икән, бу очракта ике урында да аның үзенә генә утырырга туры киләчәк. Чөнки билетлар да исемле итеп сатыла һәм аларны бик ныклап тикшерәчәкләр, дип аңлатты министр. Билетларны шулай ук “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин булачак.
Әгәр дә кешегә 1 сентябрь көнне 22 яшь тула икән, ул чагында карта алу мөмкинлеге булмаячак.
Быел картага 3 мең сум акча күчереләчәк. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә.
Шәһәр җирендә мәдәни чаралар, учреждениеләр белән проблема күренми. Ә менә авылларда, районнарда туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният йортларыннан тыш әллә ни сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Бу мәсьәләне чишүнең ике юлы бар, ди Ирада Әюпова. Укучылар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә йөри алачак. Кайбер очракларда труппалар авылларга, районнарга барып чыгыш ясаячак.
C 1 сентября 2021 года в стране начнет работать новый инструмент борьбы с бескультурьем и необразованностью — Пушкинская карта для молодежи. Речь идет о специальных картах — находящиеся на них деньги можно будет потратить только на культурные мероприятия. 30 августа 2021 года в Государственном музее изобразительных искусств имени Пушкина состоялась презентация проекта Пушкинская карта.
«Мы уже несколько месяцев обсуждаем это с правительством и хотим назвать этот инструмент «Пушкинская карта», — сказал Владимир Путин, выступая 30 июня на «Прямой линии с президентом». — Имеется в виду предоставить возможность и финансовые средства — небольшие, скромные, тем не менее существенные — для того, чтобы решать эту задачу».
1. Что такое Пушкинская карта
Пушкинская карта — проект, направленный на то, что бы молодежь нашей страны могла за счет государства посещать различные культурные мероприятия.
Те молодые люди, у которых будет Пушкинская карта, смогут оплачивать с нее посещение различных культурных мероприятий. Это могут быть походы на экскурсию, на концерт, в театр.
2. Как и кому можно оформить Пушкинскую карту
Пушкинская карта предназначена для молодых людей в возрасте от 14 до 22 лет включительно. В 2021 году возраст будут определять на 1 сентября. Кому на этот день уже исполнится 14 лет, но еще не будет 23 — те смогут получить карту.
-
Ата-аналар контроле/Родительский контроль качества питания 11.09.2021

Ризыкның сыйфатын һәм бердәм менюга туры килүен,балаларның дөрес туклануын барлау максатыннан, 10 сентябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар контроле мәктәп ашханәсендә булдылар. "Ризыклар тәмле һәм балаларга җылы итеп бирелде ,порцияләр дөрес, ашханә чиста," дип үз фикерләрен җиткерде әти-әниләр.
Члены родительского комитета регулярно проверяют качество питания обучающихся.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш/Работа на пришкольном участке 11.09.2021

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзгге эшләр дәвам итә. Укучылар, укытучылар, һава шартлары яхшы торудан файдаланып, кара миләш җыя.
Работа на пришкольном участке продолжается.
-
Куркынычсызлык айлыгы чаралары дәвам итә/Месячник безопасности 09.09.2021

Куркынычсызлык айлыгы чаралары дәвам итә. Укучылар, педагогик коллектив һәм техник хезмәткәрләр белән берлектә эвакуация буенча укулар оештырылды.
В рамках месячника безопасности была организована учебная эвакуация.
-
Игътибар! Бәйге/ Внимание, конкурс! 09.09.2021

Юл йөрү иминлеге һәм балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан 3 номинациядә видеороликлар бәйгесе оештырыла.
Министерство образования и науки Республики Татарстан, Родительский Совет при Министерстве образования и науки РТ, Управление ГИБДД МВД по Республике Татарстан совместно, Государственное бюджетное учреждение «Безопасность дорожного движения» проводит
конкурс видеороликов по пропаганде безопасности дорожного движения и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма среди родителей и детей.
Цель конкурса – снижение количества ДТП с участием детей на дорогах Республики Татарстан.
В конкурсе принимают участие граждане Республики Татарстан.
Номинации конкурса:
Ø «Внимание! Дорожная ловушка» - видеоролики о ситуациях на дороге со скрытой опасностью для участников дорожного движения: пешеходов, водителей транспортных средств (в т.ч. велосипедистов);
Ø «Мобильные средства передвижения» - видеоролики о соблюдении правил дорожного движения, пользователями средств индивидуальной мобильности (самокатов, скейтбордов, сигвеев и т.п.);
Ø – «В автомобиле безопасно» - видеоролики о соблюдении водителями транспортных средств правил перевозки пассажиров (детей и взрослых).
I этап – зональный, проводится до 20 октября 2021 г.
II этап – финал Конкурса.
В финале принимают участие победители зональных смотров, занявшие с 1 по 3 места в номинациях.
Для участия в конкурсе
необходимо:
- подписаться
на страницу Организатора в социальной сети Instagram (@gibdd_16, @gbu.bdd); - снять видеоролик на тему безопасности дорожного движения продолжительностью до 1 минуты;
- разместить видеоролик в социальной сети Instagram с хэштегом #вместезаБДД;
- направить видеоролик в соответствие с Приложением 3, указав в письме свои ФИО, дату рождения, город/район проживания и контактный телефон.
Победители конкурса будут дополнительно проинформированы о способе получения приза ответом на письмо-заявку по электронной почте.
Видеоролик, представленный на конкурс, должен отражать актуальные проблемы обеспечения безопасности дорожного движения и иметь социальную направленность и отвечать требованиям ПДД РФ.
К участию
в конкурсе допускаются только авторские видеоролики.
Каждый участник может представить на конкурс неограниченное количество видеороликов. При этом в число лучших видеороликов будет включен только один из видеороликов, представленных участником.
Участие в конкурсе является добровольным, и Организатор не несет ответственности за безопасность участников съемочного процесса.
Победители конкурса определяются решением жюри, не подлежащим оспариванию или пересмотру. Организатор оставляет за собой исключительное право выбора победителей по собственному усмотрению, не противоречащему настоящему Положению.
По решению жюри конкурса в исключительных случаях для участия в финале могут быть направлены призеры зонального этапа.
Конкурсные работы принимаются до 15 октября 2021 года включительно!
Жюри конкурса производит отбор работ и выявляет среди них победителей!
Итоги конкурса будут опубликованы на странице Организатора в социальной сети Instagram 25 октября 2021 года.
Пишем хэштеги
#КОНКУРСГИБДД
#gibdd_16
#гбубдд
#родительскийсоветрт
#свойрайон -
Татарча диктант яз/ Диктант на татарском языке 09.09.2021

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Акциядә катнашучылар Акциянең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, Акциядә һәр кеше катнаша кала. Моның өчен, сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк. Акцияне уздыру көне һәм вакыты Уздыру көнннәре һәм төгәл вакыты: 2021 ел, 10-12 сентябрь, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча). Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен - 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән
Всемирная образовательная акция «Татарча диктант» проводится в целях реализации Государственной программы Республики Татарстан «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан в 2014-2020 годах». Акция проводится в рамках государственной программы Республики Татарстан «Сохранение национальной идентичности татарского народа (2020– 2023 годы)».
-
Яңа китаплар/Новые книги 09.09.2021

Китапханә фонды яңа китаплар белән тулыланды. Мәктәп тормышыннан мизгелләр, укучыларның,мөгаллимнәребезнең язмалары,фотолары да кергән "Илһам иле - Актанышым" җыентыгы белән сез дә танышыгыз.
Книжный фонд библиотеки обогащен новыми книгами.
-
2021-2022 нче уку елын башладык/С новым учебным годом 02.09.2021

Яңа уку елын мәктәбебез 58 укучы белән башлап җибәрде. Беренче класска килүче нәниләрне Сарварова З.Н кабул итеп алды. Уку елы дәвамында яңадан яңа уңышлар, җиңүләр насыйп булсын.
Новый учебный год начался в традиционном формате.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр/Работа на пришкольном участке 02.09.2021

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр башланды.
Началась работа на пришкольном участке.
-
Соңгы кыңгырау-2021/ Последний звонок-2021 25.05.2021

Соңгы кыңгырау бәйрәме әлеге уку елында 22 нче май көнне уздырылды. Чарада ата-аналар, кунаклар, укучылар катнашты. Традицион рәвештә бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешкән укучыларга мактау грамоталары, дирекциянең Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Ел укучысы-2021. Киләчәккә ныклы адымнар" махсус номинациясендә 7 нче класс укучысы Шагалиева Зилия, "Абсолют Ел укучысы-2021" номинациясендә 9 нчы класс укучысы Габдуллина Алинә җиңүче булды. Тантана 4, 9 нчы класс укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды, чыгарылыш укучылары саубуллашу вальсын биеде. Бәйрәм азагында соңгы кыңгырау чыңы чыгарылыш класс укучыларын соңгы дәрескә дәште.
Последний звонок-2021 состоялся 22 мая.










