Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Саф һавада рәсем дәресләре/Итоговые уроки школы искусств 26.05.2022

Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә шөгыльләнүче укучыларның йомгаклау дәресләре саф һавада үтте. Табигатьне укучылар ничек күрә? Укытучылары Вәлиева И.М. әлеге сорауга җавапны укучылары белән бергә эзләде. Дәрес укучыларга бик ошады.
Итоговые уроки школы искусств прошли на природе.
-
Башлангыч класс укучылары табигатьтә кунакта/Экскурсия 26.05.2022

Башлангыч класс укучылары бүген табигатьтә кунакта. Алар чишмәдә кунакта булдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Экскурсия для учащихся 1-4 классов состоялась 26 мая.
-
Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучыларның иҗади күргәзмәсе/Выставка работ учащихся школы искусств 26.05.2022

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучыларның иҗади күргәзмәсе әзерләнде һәм район, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә күрсәтелде. Җитәкче Вәлиева И.М.
Была организована выставка работ учащихся школы искусств.
-
Г.Афзал фестивале йомгаклары/ Итоги фестиваля 26.05.2022

Г.Афзал фестивале йомгаклары ясалды. 6 нчы класс укучысы Шәемова И. проза номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломга , истәлекле бүләккә лаек булды.
Подведены итоги фестиваля имени Г.Афзала. Ученица 6 класса Шаемова И. среди победителей. Поздравляем.
-
"Нардуган" ансамбле концерты/ В рамках реализации Пушкинской карты 19.05.2022

8-9 нчы класс укучылары Пушкин картасын файдаланып, "Нардуган" ансамбле концертын карадылар.
В рамках реализации Пушкинской карты, учащимся 8-9 классов был организован просмотр концерта ансамбля "Нардуган".
-
Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы/ Награждение победителей и призеров олимпиад 13.05.2022

13 нче май көнне районда республика, төбәкара, ботенрәсәй фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Мәктәбебез төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 нче урынны яулады, акчалата бүләк белән буләкләнде.
-
Үлемсез полк/ Бессмертный полк 12.05.2022

Мәктәбебез укучылары "Үлемсез полк" акциясенә кушылды.
Бессмертный полк - международное общественное гражданско-патриотическое движение по сохранению личной памяти о поколении Великой Отечественной войны, а также название акций-шествий, организуемых данным движением. Участники ежегодно в День Победы проходят колонной по улицам городов с фотографиями своих родственников - участников Великой Отечественной войны, подпольщиков, бойцов Сопротивления, тружеников тыла, узников концлагерей, блокадников, детей войны, - и записывают семейные истории о них в Народную летопись на сайте движения.
-
Республикакүләм "Тукайны укыйбыз" бәйгесе йомгаклары/Итоги республиканского конкурса 12.05.2022

Республикакүләм "Тукайны укыйбыз" бәйгесе йомгаклары буенча укучыларыбыз Гайсина Чулпан, Мингазова Алинә, Гайсина Әдилә "Вокал" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкче Вәлиева Ильмира Мәгъсүм кызы.
II Республиканский конкурс «Читаем Тукая» среди детей дошкольного и школьного возраста проводился в рамках реализации государственной программы «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014-2022 годы», утвержденной Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан № 794 от 25.10.2013 г. Наши ученицы Гайсина Чулпан, Мингазова Алина, Гайсина Аделя стали лауреатами 3 степени в номинации "Вокал". Руководитель - Валиева И.М.
-
Тукай әсәрләре геройлары/ Герои произведений Тукая 12.05.2022

Тукай әсәрләре геройларын укучыларыбыз төрле материаллардан үз куллары белән әзерләде.
Учениками начальных классов были созданы герои произведений Тукая.
-
Карга боткасы/Праздник весны и труда 05.05.2022

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык,гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Әлеге уку елында укучыларыбыз өчен Карга боткасы бәйрәме оештырылды, балаларга йомырка тәгәрәтү һәм башка ярышлар ошады.










