• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • ГБОУ «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а
Телефон: +7(855)-525-55-54; +79270498449
E-Mail: Takt.Sch@tatar.ru ;
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Такталачукская школа-интернат"
Руководитель: Хазиева Наиля Хазимардановна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 42 учащихся
У нас учат: 21 педагога

Новости Такталачукской КШИ

Котлыйбыз!Поздравляем!

Опубликовано: 20.06.2026

Серле, могҗизалы балачак дөньясы үзенә теләсә кемне кабул итми,диләр. Әйе,җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши һәм эшли ала. Безнең мәктәп – интернатта нәкъ менә шундый олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала да инде.Ә менә шушы зур коллективны беләштереп җыйнап тоту никадәр зур җаваплылык сорый торган авыр вазыйфа.Наилә Хаҗимәрдан кызы Хаҗиева кебек ныклы ихтыярлы,көчле рухлы,үз эшенең остасы булганнар гына бу эшнең җаен белеп,һәр баланың мөмкинлеген табып,һәр педагогның,һәр хезмәткәрнең холкын, эчке халәтен аңлап кына алга таба бара аладыр. Менә шундый үҗәт тә,тынгысыз һәм таләпчән дә булган җитәкчебезнең зур гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее! Тормыш аңа бүген үзе ике “5”билгесе куя. Чыннан да,күпме көч,һөнәри осталык, омтылыш, хатын-кыз гүзәллеге – боларның барысы да бербөтен булып җитәкчелек итү дилбегәсен тотып торучы, белем һәм тәрбия бирүдә хөрмәт казанган уңышлы хатын-кызда матур гына үрелеп бара. Наилә Хаҗимәрдан кызы лаеклы рәвештә бүген үзенең юбилеен бәйрәм итә. Юбилеегыз – туган көнегез уңаеннан иң җылы һәм иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Гомерегезнең күп елларын Сез балаларга белем бирүгә багышладыгыз.Соңгы сигез елын мәктәбебезне җитәкләп тормыш кыенлыкларын җиңеп,белем һәм тәрбия өлкәсен камилләштерүгә лаеклы өлешегезне керттегез.Бүген безнең мәктәбебезнең эшен күрәләр икән,бу Сезнең эшлекле сыйфатларыгыз,тынгысызлыгыгыз,тормышның үзәгендә кайнавыгыз нәтиҗәсе. Сезгә чын күңелдән һәр көнне югары биеклекләргә ирешүегезне, кыю планнарыгызны гамәлгә ашыруыгызны, үзегез сайлаган өлкәдә уңышларга ирешүегездә ныклы сәламәтлек телибез.Алмаз Сәяф улы белән бер – берегезгә ныклы терәк булып,улыгыз Айбулат белән кызыгыз Алисәнең бәхетләрен күреп, шатлыкларын тоеп,якыннарыгыз янәшәсендә изге ниятләрегезнең тормышка ашуын, башкарган эшләрегезнең бары тик шатлык һәм иминлек алып килүен генә телибез. Зур хөрмәт белән мәктәп-интернат коллективы.



К списку новостей