Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Поздравляем!!! 3 место! 13.05.2024 Такталачык мәктәп-интернаты «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивалендә мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Катнашкан укучыларны һәм аларның остазларын чын куңелдән котлыйбыз!????

-
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. 13.05.2024 Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

-
Укучылар "Тузганак көне" уңаеннан фильм карадылар, соңыннан фикер алышулар булды. 13.05.2024

Укучылар "Тузганак көне" уңаеннан фильм карадылар, соңыннан фикер алышулар булды. Класс җитәкчесе:Шайхенуррва Г.Ф.
-
"Хезмәте барның-хөрмәте бар" девизы астында хезмәт атналыгы башланып китте. 13.05.2024 Бүген, ягъни 13 нче май көнне, мәктәп - интернатта "Хезмәте барның-хөрмәте бар" девизы астында хезмәт атналыгы башланып китте. Атналыкның планы белән хезмәт укытучысы Шайхенурова Гөлчәчәк Флүс кызы таныштырды.

-
8 нче май көнне Такталачык мәдәният йортында Җиңу көненә багышланган митингта катнаштык. 08.05.2024 8 нче май көнне Такталачык мәдәният йортында Җиңу көненә багышланган митингта катнаштык.

-
Тукай - безнең күңелләрдә” дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Литературный - музыкальный вечер "Тукай - в наших сердцах"./ 26.04.2024 Тукай - безнең күңелләрдә” дигән әдәби - музыкаль кичә узды. 26нчы апрель-татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Такталачык мәктәп-интернатында аның тууына 138 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы , "Тукай - безнең күңелләрдә” дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.Уеннарда балалар бик актив булдылар, белемнәрен курсәттеләр. Әкият персонажларының катнашуы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Г.Тукай хезмәтне яратырга, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә тәрбияләнүчеләребезнең аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең күңелләрдә горурлык хисе уятты. Литературный - музыкальный вечер "Тукай - в наших сердцах". 26 апреля - день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. Сегодня в Такталачукской школе-интернате состоялось праздничное торжество,посвященное 138-летию со дня его рождения, литературный - музыкальный вечер "Тукай - в наших сердцах". В ходе вечера вспомнились жизненный путь поэта, были инсценированы произведения, прочитаны стихи, песни, посвященные Тукаю. Дети были очень активными, показали свои знания. Участие сказочных персонажей придало празднику еще больше прелести. Г.Тукай учит любить труд, любить природу, людей, быть честным, добрым. А то, что наши воспитанники знают его произведения, интересуются, говорят на татарском языке, вызывает в наших сердцах чувство гордости.

-
Габдулла Тукай туган көнен каршылап,2,3 нче класс укучылары шагыйрьнең ел фасылларына багышланган шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Класс җитәкчесе:Газетдинова Г.Ф. 25.04.2024 Габдулла Тукай туган көнен каршылап,2,3 нче класс укучылары шагыйрьнең ел фасылларына багышланган шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Класс җитәкчесе:Газетдинова Г.Ф.

-
2 группа укучылары белән сөекле шагыйребезнең иҗатына багышлап рәсем бәйгесе уздырдык.Әлеге бәйгедә Исламов Рөстәм үзенең матур рәсемнәре белән башкалардан аерылып торды.Киләчәктә дә Рөстәмгә иҗади уңышларга ирешүен телибез. 25.04.2024 Яраткан шагыйребез- Габдулла Тукаебыз, Әкиятләр-шигырьләрен Без яратып укыйбыз. Укып кына калмыйбыз Яраткан әкиятләрнең Рәсемнәрен ясыйбыз. 2 группа укучылары белән сөекле шагыйребезнең иҗатына багышлап рәсем бәйгесе уздырдык.Әлеге бәйгедә Исламов Рөстәм үзенең матур рәсемнәре белән башкалардан аерылып торды.Киләчәктә дә Рөстәмгә иҗади уңышларга ирешүен телибез. Җитәкчесе:Мурзина Д.Д.

-
Экологик яз акциясенә 2 группа укучылары да теләп кушылды.Тирә- ягыбыз чиста,матур булсын,дип һәрбер укучы да тырыш хезмәтен куйды. 23.04.2024 Экологик яз акциясенә 2 группа укучылары да теләп кушылды.Тирә- ягыбыз чиста,матур булсын,дип һәрбер укучы да тырыш хезмәтен куйды.

-
Безнең укучылар да китап укырга яраталар. 23.04.2024 Китап калынмы,юкамы- Сүзе энҗедәй булсын! Китап сүзе сеңгән күңел Якты нур белән тулсын! Гыйлем нуры-якты кояш, Китап эче-затлы сый. Гомер буе укы китап, Гомер буе гыйлем җый! Э.Шәрифуллина. 23 апрель – Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне. Китап - халык тарихының елъязмасы. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. Безнең укучылар да китап укырга яраталар. Җитәкчесе:Мурзина Д.Д.








