Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тәмле юл билгесе" бәйгесе 10.04.2026

Бүген, 10 апрель 2026 елны, «Тылсым» балалар бакчасында өченче ел рәттән «Тәмле юл билгесе» бәйгесе уздырылды. Әлеге чарада Татар Суыксуы балалар бакчасында тәрбияләнүче Баянова Рузанна һәм әнисе Надежда Ирек кызы бик теләп катнаштылар. Бәйгенең төп максаты — гаиләләрне юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә җәлеп итү һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итү булды.
Чарада Актаныш районы буенча ГБУ «БДД» бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты. Ул бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Быел бәйгегә 18 балалар бакчасыннан 27 эш тәкъдим ителде. Сайлап алу нәтиҗәсендә финалга 17 гаилә чакырылды. Катнашучылар юл билгеләре формасында бизәлгән татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм аларны яклап чыгыш ясадылар.
Җиңүчеләргә самокатлар, музыкаль колонкалар, өстәл уеннары, пазллар һәм башка бүләкләр тапшырылды. Бер бала да игътибарсыз калмады.
-
Китап көне 02.04.2026

Халыкара балалар китабы көне балачактан ук укуның әһәмиятен искә төшерә. Китаплар балаларга дөньяны танып белергә ярдәм итә һәм фикерләү сәләтен формалаштыра. Һәр баланың тормышында күбрәк кызыклы һәм файдалы китаплар булсын!. Бүген Татар Суыксу балалар бакчасында, балаларны әдәбиятка җәлеп итү максатыннан, китап көне узды. Китаплар белем чыганагы, яшәргә һәм безгә тормыш куйган сорауларга җавап табарга өйрәтә. Бу көн балалар хәтерендә озак вакыт саклансын өчен, төркемнәрнең тәрбиячеләре дә шактый эш башкардылар. Алар балаларны әдәбият яңалыклары белән таныштырдылар, аларга әкиятләр укыдылар, рәсемнәр белән таныштырдылар, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Кечкенәләр төркеме балалары "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай итеп, тәрбиячеләр балаларны китапны яратырга һәм аңа сак карарга өйрәтәләр.
-
2 апрель -Китап көне. 02.04.2026 2 апрель -Китап көне. "Без китап яратабыз" дигән күңел ачу үткәрдек.Күңел ачу бик эчтәлекле, кызыклы үтте. Кунакка төрле әкият геройлары керде: Кызыл калфак, Шүрәле,Доктор Айболит h.б.Әкият геройлары hәрберсе әкияттән өзек күрсәтте. Бергәләп әкиятләрне искә төшердек, табышмаклар әйтештек.Кичәдә әти-әниләр, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар да катнашты.

-
Кышкы сезонны ябу 27.03.2026

Бүген Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында кышкы сезонны ябу тантанасы булды. Анда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районыбызның чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов катнашты.Татар Суыксу мәктәбенең чаңгы шуарга яратучы укучылары да уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре Гараев Наил Назиф улы.
-
Нәүрүз 26.03.2026 23 мартта балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен үтте.Кунакка Нәүрүз ана белән Нәүрүз ата килде.Алар белән төрле татар милли уеннарын уйнадык. "Әтәчле," Яулык салыш,"Ачык авыз", "Орчык","Яшерәм яулык", Урманга бару"h.б.Биедек, җырладык. Нәүрүз кызын каршыладык. Бәйрәм бик матур үтте, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Азактан Нәүрүз ана белән Нәүрүз ата бүләкләр өләштеләр.

-
25.03.2026
Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе.Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәмне Татар Суыксуы балалар бакчасында бик күңелле билгеләп уздылар. Балалар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
Йолдызлык-Созвездие 04.03.2026

3 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният сараенда "Йолдызлык-2026" фестивале узды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәп коллективы мактаулы 2 нче урынны яулады. Укучыларны, өйрәткән педагогларны һәм әти-әниләрне кантнашучыларның нәтиҗәле чыгыш ясаулары, зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!
-
Муса Җәлилнең тууына 120 ел. 06.02.2026

Быел Татарстанда герой шагырь Муса Җәлилнең тууының 120 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан мэктэп китапханәсе "Муса Җәлил - татар халкының каһарман шагыйре" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Әлеге күргәзмәдә язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китаплар урын алган.
-
При низкой температуре воздуха 15.01.2026

Министерство образования и науки РТ направило письма руководителям отделов образования и управлений исполнительных комитетов муниципальных образований республики с рекомендациями не проводить занятия в школах в связи с низкой температурой воздуха.
Занятия прекращаются, если в начальных классах сельских школ - 23 градуса, в начальных классах городских школ и в 5-9 классах сельских школ - 25, в 5-9 классах городских школ - минус 25, в 10-11 классах сельских школ - 30 градусов, в 10-11 классах городских школ -32 градуса мороза.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел. 14.01.2026

Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Шул исәптән мәктәбебез китапханәсендә Г.Тукайга багышланган күргәзмә эшли башлады.













