Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Хәйрия ярминкәсе. 09.12.2019

5 нче декабрь көнне мәктәптә инвалидлар декадасына багышлап "Хәйрия ярминкәсе" үткәрелде. Укучылар әти-әниләре ярдәмендә сату өчен бик күп ризыклар пешереп алып килделәр, шулай ук кул эшләре дә бар иде. 5000 сумлык әйбер сатылды. Барлык укучыларга, ата-аналарга зур рәхмәт белдерәбез.
-
Киләчәк волонтерлары 09.12.2019

5 нче декабрь көнне укучыларга "Киләчәк волонтерлары" дигән фильм күрсәтелде
-
"Великий, могучий русский язык" 09.12.2019

С 1 по 10 декабря в школе идет неделя русского языка и литературы. 6 декабря между учениками 5-6 классов прошла викторина "Великий, могучий русский язык".
-
Биология буенча олимпиада призерлары 02.12.2019

Рәсәйкүләм биология буенча олимпиаданың муниципаль этабында 8 нче сыйныф укучылары ФарраховаТаңсылу һәм Шәймәрданова Миләүшәләр призер булдылар. Укытучылары Аскарова Рәмилә Ситдыйк кызы. Аларны бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әниләр бәйрәме 02.12.2019

28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә әниләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар концерт номерлары куйдылар, кулдан ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Әниләр үзләренең осталыкларын төрле ярышларда сынадылар. Иң актив әниләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
-
Әниемнең кул эшләре 02.12.2019

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Әниемнең кул эшләре" дигән конкурс уздырылды. 1, 3 нче сыйныфлар - 1 нче урын, 2,4,5 нче сыйныфлар - 2 нче урын, 8 нче сыйныфлар - 3 нче урын алдылар. Әниләребезгә бик матур кул эшләре белән катнашканнары өчен зур рәхмәт җиткерәбез.
-
Кулланылган батарейларны ташлама! 02.12.2019

"Кулланылган батарейкаларны җыеп тапшыр" акциясендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Укучылар барысы 3кг 450 г кулланылышта булган батарейкалар җыйдылар. Иң күп җыйган укучылар арасында түбәндәге урыннар чыгарылды:Мәрданов Сәйдәш-1 нче урын, Марданов Илзат-2 нче урын, Зарипов Рәсүл-3 нче урын.
-
Фәнни-гамәли конференция 02.12.2019

29 нчы ноябрь көнне Казан шәһәрендә Россия Федерациясе халыклар телләре дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Монда 9 нчы сыйныф укучысы Рәшитова Айгөл укытучысы Хөснетдинова Вәсилә белән катнашып кайттылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
Математик карусель 29.11.2019

28 нче ноябрь көнне Сәфәр мәктәбендә5-6 нчы сыйныфлар арасында "Математик карусель" ярышы уздырылды. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучылары Зиязетдинова Гүзәл, Исламов Гадел, 6 нчы сыйныфтан Зарипова Нурия катнашып кайттылар
-
Баскетбол ярышы
25.11.2019
22 нче ноябрь көнне "Батыр" спорткомплексында төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы кызлар арасында баскебол ярышы булып узды. Безнең кызлар командасы: Ибраһимова Гөлнәзирә, Кашбразыева Гүзәл, Вагыйзова Азалия, Маннапова Илсөяр, Газизова Илзирә, Мадъярова Зиләләр 2 нче урынны алып кайттылар. Котлыйбыз!







