Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 25 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 116 ел/116 лет со дня рождения Мусы Джалиля 15.02.2022

Бүген каһарман шагыйрьнең тууына 116 ел. Шул уңайдан мәктәп китапханәчесе Зарипова Луиза Мирзахәниф кызы китап күргәзмәсе оештырды.
Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә.
Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.116 лет со дня рождения Мусы Джалиля. В связи с этим библиотекарь школы Зарипова Луиза Мирзаханифовна организовала книжную выставку.
Гордостью нашего народа является славный путь, пройденный нашим национальным героем Мусой Джалилем и джалильцами. Поэтому бессмертное творчество поэта-героя и джалильцев, беспримерная героическая борьба имеют для нас и сегодня огромное значение.
-
Муса Җәлилнең тууына 116 елга багышлап интеллектуаль уен/Интеллектуальная игра к 116 летию со дня рождения Мусы Джалиля 15.02.2022

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә укучылар белән Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен оештырды. Чара бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
Учитель родного языка и литературы Марданова Адиля организовала интеллектуальную игру, посвященную жизни и творчеству Мусы Джалиля. Мероприятие было очень увлекательным и полезным.
-
"Телчеләр атналыгын" ачу/Открытие "Недели словесности" 14.02.2022

14 нче февраль көнне безнең мәктәптә "Телчеләр атналыгы" башланып китте. Рус теле укытучысы Исламова Айгөл "Күп телләр белү-бер замокка күп ачкычлар булдыру" дигән кичә уздырды. Укучылар шигырьләр тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм күп кенә биремнәр башкардылар.
14 февраля в нашей школе состоялось открытие "Недели словесности". Было проведено мероприятие "Знать много языков - значит иметь много ключей к одному замку",в ходе которого учащиеся прослушали стихи, отвечали на вопросы выполняли разные задания.
-
Сәламәтлек көне/День здоровья 14.02.2022

Эпидемиологик халәт кискен булу сәбәпле 12 нче февраль көнне мәктәптә "Сәламәтлек көне" уздырылды. Укучылар белән ачык һавада күңелле спорт уеннары уздырылды. Һава торышының да җылы булуы бу чарага олы мөмкинлек тутырды. Укучылар чарада бик теләп катнаштылар.
В связи с острой эпидемиологической ситуацией 12 февраля в школе был проведен "День здоровья". С учащимися были проведены веселые спортивные игры под открытым небом. Теплая погода также дала большой шанс этому мероприятию. Учащиеся с удовольствием приняли участие в мероприятии.
-
"Россия чаңгы юллары-2022"/"Лыжня России-2022" 14.02.2022

12 нче февраль көнне район үзәгенең "Бүләк" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары - 2022" чарасы уздырылды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. 7 нче класс укучысы Ислмов Гадел һәм 4 нче класс укучысы Фәррахова Зәринә мәктәп данын яклап яхшы гына чыгыш ясап кайттылар.
12 февраля на лыжной базе "Буляк" районного центра провели мероприятие "Лыжня России - 2022". В мероприятии участвовали ученики из 7 класса Исламов Гадель и 4 класса Фаррахова Зарина
-
"Әлифба" бәйрәме 12.02.2022

11 нче февраль көнне мәктәбебездә 1 сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Чарада укучылар үзләренең яраткан дәреслекләреннән нәрсәләргә өйрәнүләре турында сөйләделәр. Бәйрәм җырлы уен-тамаша белән үрелеп барды. Чараны 1 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Газизова Д.М. алып барды
-
Йомгаклау әңгәмәсе/Итоговое собеседование 09.02.2022

Бүген тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза. Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты буларак, белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
ДЙА-9га рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен «зачет» алган тугызынчы сыйныф укучылары кертеләчәк.
2022 елда йомгаклау әңгәмәсе 9 февральдә үткәрелә. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Мари Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүген йомгаклау әңгәмәсе тапшыралар. Аларга уңышлар телибез.В первую среду февраля почти полтора миллиона учеников девятых классов российских школ сдают итоговое собеседование по русскому языку. Зачет по собеседованию дает право участвовать в Основном государственном экзамене - аналоге ЕГЭ для девятиклассников.
Дополнительные сроки - для тех, кто по уважительной причине не сможет принять участие 9 февраля, выпадают в этом году на 9 марта (вторая рабочая среда месяца) и на 16 мая (первый рабочий понедельник месяца)
Итоговое собеседование - проверка того, как школьники умеют общаться на разные темы, вести диалог, выразительно читать текст вслух, пересказывать его. По сути, это устный экзамен. Школьникам предложено выполнить четыре задания: чтение текста вслух, его пересказ с привлечением дополнительной информации, монологическое высказывание по одной из выбранных тем и диалог с экзаменатором.
Сегодня ученики 9 класса нашей школы сдают итоговое собеседование в МБОУ "Марисуксинская ООШ". Желаем всем успехов.
-
2022 ел - Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы/2022 год - Год народного искусства и нематериального культурного наследия народов России/ 08.02.2022

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланачак.
Конституция буенча Россия күпмилләтле ил булып тора. Аның территориясендә 190дан артык төрле халык яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре бар. Без барлык милләтләрнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш.
2022 год объявлен в России годом народного искусства и материального культурного наследия.
-
2022 нче ел- Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы
07.02.2022
ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов . Президент билгеләп үткәнчә, дөнья тиз үзгәрә, масштаблы цифрлы трансформация һәр кешегә, һәр һөнәргә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына кагыла. "Цифрлаштыру үзмаксат түгел, - дип ассызыклады ТР Президенты. — Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба „Сан“ га күчү өчен безгә принципиаль яңа катлаулылыктагы мәсьәләләргә алынырга кирәк. Бу мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасы өчен дә, шулай ук Иске тамашалардан һәм стереотиплардан баш тарту, үзгәрергә, яңага укырга һәм башкаларны үз артыннан алып барырга әзер булу өчен дә җитди чакыру. Тормыш сыйфатын күтәрүдә IT-технологияләрнең роленә зур игътибар биреп, киләсе ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә.
-
Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел/ 79 лет победы в Сталинградской битве 01.02.2022

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.

Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома.Совет гаскәрләренең Сталинград янында фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 79 еллыгы уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре уздырылды.
Сталинградская битва стала одной из самых масштабных военных операций Великой Отечественной войны. Сражения проходили в переломный момент. С 1943 года представления о непобедимости противника пошатнулись, Советская армия одержала крупные победы. Сталинградская битва длилась с 17 июля 1942 года и по 2 февраля 1943 года. Она окончилась разгромом действовавшей на сталинградском направлении группировки фашистских захватчиков.
Бои шли двести дней и ночей, на берегах Дона и Волги не прекращались сражения, после вести их пришлось и на подступах к Сталинграду, и даже в самом городе. Площадь Сталинградской битвы составила около 100 тысяч квадратных километров при протяженности фронта от 400 до 850 километров. С обеих сторон участвовало около 2,1 миллиона человек. Это была самая напряженная схватка во всей мировой истории, как отмечают специалисты.







