Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Мөһим әңгәмәләр"/ "Разговоры о важном 24.10.2022

Бүгенге "Мөһим әңгәмәләр" нең темасы - "Россия атом энергетикасының дөньякүләм лидеры"
Очередная тема "Разговоры о важном"- "Россия - мировой лидер атомной энергетики"
-
"Алтын көз" җиңел атлетика кроссы/Легкоатлетический кросс "Золотая осень" 24.10.2022

22 нче октябрь көнне СССР спорт мастеры Ф. Ш. Шәемов кубогына "Алтын көз" җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге узды. Бу ярышта 9 нчы сыйныф укучысы Зарипова Нурия 2 нче урынны алды. Укытучысы Зиязетдинов Х.Х.
22 октября прошел первенство района по легкоатлетическому кроссу "Золотая осень" на кубок Мастера спорта СССР Ф.Ш.Шаемова. В этом соревновании ученица 9 класса Зарипова Нурия заняла 2 место. Учитель Зиязетдинов Х.Х.
-
Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары/Региональный семинар учителей родного языка и литературы 21.10.2022

20 нче октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары блып узды. Безнең мәктәптән укытучы мәрданова Әдилә Әхсән кызы катнашты.
20 октября в МБОУ "Новоалимовская ООШ" прошел межрегиональный семинар учителей родного языка и литературы. От нашей школы участвовала учитель Марданова Адиля Ахсановна.
-
"Иң яхшы мәктәп ашханәсе" конкурсы/Конкурс "Самая лучшая школьная столовая" 20.10.2022

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсының район этабында катнашты. 19 нчы октябррь көнне жюри әгъзалары мәктәп ашханәсендә булып, туклану эшчәнлеге белән, ашханәдә булган пешерү җиһазлары, көнлек меню һәм пешерелгән ризыкның сыйфаты, ашханә документациясе белән таныштылар. Бу конкурста пешекче Мәҗитова Роза 3 нче урынны алды.
Старокурмашевская ООШ приняла участие в районном этапе республиканского конкурса "Лучшая школьная столовая". 19 октября члены жюри посетили школьную столовую, ознакомились с деятельностью по питанию, имеющимся в столовой кухонным оборудованием, ежедневным меню и качеством приготовленных блюд, документацией столовой. В этом конкурсе повар Мазитова Роза заняла 3 место.
-
"Ярдәм янәшә" хәйрия проекты/Благотворительный проект "Помощь рядом" 18.10.2022

"Ярдәм янәшә" хәйрия проекты кысаларында Балалар иҗат үзәгендә мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю ноктасы ачылды. Әлеге эштә һәркем катнашып үз өлешен кертә ала. Укытучылар коллективы берничә тапкыр акчалата ярдәм җибәрде. 17 нче октябрь көнне азык-төлек, медикаментлар, беренчел кирәк-ярак, киемнәр тутырып тартмалар әзерләдек. Ярдәмнәребез барып җитеп, файдалары тисә ярар иде дигән теләктә калабыз
В рамках благотворительного проекта" Помощь рядом " в Центре детского творчества открылась точка сбора помощи мобилизованным нашего района и их семьям. В этой работе каждый может принять участие и внести свой вклад. Коллектив учителей неоднократно направлял денежную помощь. 17 октября мы подготовили ящики с продуктами, медикаментами, предметами первой необходимости, одеждой. Мы надеемся, что наша помощь будет оказана, и мы будем рады помочь
-
Мөхим әңгәмәләр/Разговоры о важном 17.10.2022

Бүген "Мөхим әңгәмәләр" "Музыка көне" темасына багышланган иде.
Сегодня "Разговоры о важном " был на тему "День музыки"
-
Көрәш ярышы\Соревнование по борьбе 14.10.2022

Пучы балалар иҗат үзәгенең ачык беренчелегенә уздырылган көрәш ярышында 55 кг авырлыкта 8 нче сыйныф укучысы Исламов Гадел 2 нче урынны алды. Тренеры Сираев Р.Х. Котлыйбыз!!!
В соревнованиях по борьбе на Открытом первенстве Поисевского Центра детского творчества в весовой категории 55 кг ученик 8 класса Исламов Гадель занял 2 место. Тренер Сираев Р. Х. Поздравляем!!!
-
Рәсем бәйгесе/Конкурс рисунков 12.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң йомшак күңелле әбием", "Иң зирәк бабам" рәсем бәйгесе үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
В рамках декады пожилых людей прошел конкурс рисунков среди учащихся начальных классов на тему "Самая мягкая бабушка", "Самый мудрый дедушка". Все учащиеся принимали активное участие.
-
Юбилеең белән 11.10.2022

Иске Кормаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лүзия Зөфәр кызының 11нче октябрьдә 50 яшьлек юбилее!
Кадерле хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән Иске Кормаш мәктәбе коллективы.
-
Миләш җыю нәтиҗәләре/Результаты сбора рябины
11.10.2022
Миләш җыеп тапшырган идек. Урыннаыр түбәндәгечә.
Кечкенәләр төркеменнән 1 урын – 5 класс, 2 урын – 2,4 класс, 3 урын- 1,3 класс.
Уртанчылар арасында 1 урын- 7класс, 2 урын – 9 класс, 3 урын – 6 класс, 4 урын – 8 класс.
Урыннарны һәр баланың җыйган миләшенең суммасын класстагы укучылар санына бүлеп чыгардык. Димәк, класстагы барлык укучының коллектив өчен тырышканын, ә катнашмаганнарның битараф булуларын күрсәтә. Иң күп җыйган укучыларны да ассызыклап китик. Маннапов Илназ (2 кл) 25,8 кг, Рахматуллина Зәмирә (5 кл) 19,2кг, Рахматуллина Самат (2 кл) 12,4кг - кечкенәләр арасында һәм Нуретдинова Гөлия (7кл) 27 кг (мәктәптә иң күп җыючы!), Зарипов Риналь ( 8кл) 15,7, Юнусова Таңсылу (6кл) 11,2 кг җыеп тапшырды. Афәрин, укучылар! Алар әти-әниләренә шактый гына финанс ярдәм дә күрсәттеләр.
Места сбора рябины следующие. В младшей группе 1 место – 5 класс, 2 место – 2,4 класс, 3 место - 1,3 класс. Среди средних 1 место – 7 класс, 2 место – 9 класс, 3 место – 6 класс, 4 место-8 класс. Мы поделили количество мест на количество учеников в классе. Это значит, что все ученики в классе стараются для коллектива, а те, кто не участвует, проявляют равнодушие. Отметим и тех учеников, которые набрали наибольшее количество баллов. Маннапов Ильназ (2 кл) 25,8 кг, Рахматуллина Замира (5 кл) 19,2 кг, Рахматуллина Самат (2 кл) 12,4 кг - среди младших и Нуртдинова Гулия (7кл) 27 кг (самый высокий показатель в школе!), Риналь Зарипов (8кл) набрал 15,7 кг, Юнусова Тансылу (6кл) - 11,2 кг. Молодцы, ученики! Они оказали родителям значительную финансовую помощь.







