Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Мин лираны үз халкыма багышладым»VII региональ конкурсы йомгаклары / Итоги VII регионального конкурса «Я лиру посвятил народу своему» 02.03.2023

2023 нче елның 1 нче мартында Түбән Кама шәһәренең 25 нче гимназия оештырган "Мин лираны үз халкыма багышладым" дигән VII региональ иҗат конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Гилемьянов Камил "Буктрейлер" һәм татар телендә шигырь иҗат итү секцияләрендә катнашып икесендә дә 1 нче дәрәҗә дипломга ия булды
1 марта 2023 года на VII региональном творческом конкурсе "Я посвятил лиру своему народу", организованном гимназией № 25 г. Нижнекамска, ученик 4 класса Гилемьянов Камиль, участвовавший в секциях "Буктрейлер" и "Поэтическое творчество на татарском языке", получил диплом 1-й степени.
-
Парламент дәресе/Парламентский урок 01.03.2023

Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юнусова Г.Г. "Без - Россия патриотлары" дигән темага парламент дәресе үткәрде. Дәрестә җирлек депутаты Фазлыева Л.М. катнашты. Укучылар белән әңгәмәләр алып барылды, фикерләр тыңланды.
В школе учитель истории и обществознания Юнусова Г. Г. провела парламентский урок "Мы - патриоты России". На уроке присутствовала депутат сельского поселения Фазлыева Л. М. Велись беседы с учащимися, выслушивались мнения.
-
"Профдебют" профессиональ конкурсы/Профессиональный конкурс "Профдебют" 01.03.2023

Бүген Актаныш технология техникумында 9 нчы сыйныф укучылары арасында "Профдебют" профессиональ конкурсы бара. Зарипова Нурия - "Повар эше", Вәлиев Таһир - "Эретеп ябыштыру эшләре", Исламов Гадел - "Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү" компетенцияләрендә көч сынашалар. Аларга уңышлар теләп калабыз. Җитәкчеләре: технология укытучысы Зарипова Л.М.
Сегодня в Актанышском технологическом техникуме проходит профессиональный конкурс среди учащихся 9 классов "Профдебют". Зарипова Нурия участвует в "Поварском деле", Валеев Тагир - в "Сварочной работе", Исламов Гадель - В "Эксплуатации сельскохозяйственной техники". Желаем им успехов. Руководитель: учитель технологии Зарипова Л.М.
-
Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәрес/Отрытый урок, посвященный Международному Дню гражданской обороны 01.03.2023

Бүген 1 нче март көнне мәктәптә Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышлап физкультура һәм ОБЖ укытучысы Зиязетдинов Хатип Хаккый улы 7-9 нчы сыйныф укучыларына ачык дәрес үткәрде. Укытучы укучыларга гадәттән тыш хәл булганда, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлатты.
Сегодня 1 марта в школе учитель физкультуры и ОБЖ Зиязетдинов Хатип Хаккиевич провел открытый урок для учащихся 7-9 классов, посвященный Международному дню гражданской обороны. Учитель объяснил ученикам правила поведения в случае возникновения чрезвычайной ситуации.
-
“21 нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муниципаль туры / Муниципальный тур республиканской олимпиады юных изобретателей «Кулибины XXI века» 28.02.2023

Бүген Балалар иҗат үзәгендә “21 нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муниципаль туры бара. Әлеге бәйгегә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары Вәлиев Таһир һәм Исламов Гадел үзләренең эшләнмәләре белән катнашалар. Аларга уңышлар телибез. Җитәкчеләре: технология укытучысы Зарипова Л.М.
Сегодня в Центре детского творчества проходит муниципальный тур республиканской олимпиады “Кулибины 21 века”. В конкурсе принимают участие ученики 8 класса нашей школы Валиев Тагир и Исламов Гадель со своими разработками. Желаем им удачи. Руководитель: учитель технологии Зарипова Л. М.
-
Балалар бакчасында әтиләр бәйрәме/Праздник пап в детском саду 28.02.2023

Иске Кормаш балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләр бәйрәме узды. Бәйрәмне тәрбияче Фәрдиева Лилия Мирсәяф кызы бик эчтәлекле итеп алып барды. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә тапшырдылар һәм концерт номерлары күрсәттеләр.
В старокурмашевском детском саду прошел праздник пап, посвященный Дню Защитника Отечества. Очень содержательно провела праздник воспитатель Фардиева Лилия Мирсаяфовна. Дети вручили папам подарки, сделанные своими руками, и показали концертные номера
-
Бәйрәм концерты/Праздничный концерт 28.02.2023

Ватанны саклаучылар көненә багышлап авыл мәдәният йортында Иске Кормаш мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты куелды.Концерт бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Тамашачылар чыгышларны бик җылы кабул иттеләр һәм үзләренең рәхмәтләрен балаларга җиткерделәр.
В честь Дня защитника Отечества в сельском Доме культуры состоялся праздничный концерт, подготовленный учащимися Старокурмашевской школы и детского сада. Концерт был организован очень содержательно. Зрители приняли выступления очень тепло и выразили свою благодарность детям.
-
"Мөһим сөйләшүләр"/"Разговоры о важном" 27.02.2023

27 нче февральдә уздырылган сыйныф сәгате "Традицион гаилә кыйммәтләре" дигән темага булды.
Классный час, проведенный 27 февраля, был на тему "Традиционные семейные ценности".
-
"Аңлы ата-ана мәктәбе" проекты/Проект "Школа осознанного родительства" 22.02.2023

21 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең 39 нчы мәктәбендә "Аңлы ата-ана мәктәбе" проектының зона семинары уздырылды. Безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы катнашты
21 февраля в МБОУ СОШ №39 города Набережные Челны был проведен зональный семинар проекта "Школа осознанного родительства". Из нашей школы участвовала заместитель директора по воспитательной работе Марданова Адиля Ахсановна
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!







