Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Имтиханнарга әзерлек 17.01.2015

9нчы сыйныф укучылары район үзәгенә төшеп ГИА биреп карыйлар. Рус теле фәненнән сынаулар каникул чорында булды, ә матиматикадан 17.01 көнне үткәрелә. Уңышлар сезгә, укучылар
-
Мәктәптә психологлар. 15.01.2015

15.01. көнне мәктәпкә Актаныш психология үзәгеннән хезмәткәрләр килде. Фирүзә Флүс кызы Гимадиева 7-9 сыйныф укучылары белән тренинглар үткәрде, Зөһрә Баязит кызы Хәбибуллина һәр сыйныф укучыларыннан психологик тестлар алды, ә Лилия Рәшит кызы Мисбахова укучылар белән индивидуаль эшләде.
-
Ата-аналар җыелышы Иске Кормаш мәктәбендә. 14.01.2015

Бүген яки 14 .01.2015 елны сәгать 14-00 Иске Кормаш мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтә. Анда чыгарылыш класс укучылары белән имтихан тапшыру мәсъәләләре буенча һ.б. Җыелышта Актаныштан психологларда катнашалар. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Укытучылар арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. 12.01.2015

Укытучылар арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. Безнең Иске Кормаш мәктәбе 4 урында.
Аладагы елларда тагында яхшы нәтиҗәләргә ирешергә язсын.
-
Хакимият елкасы 07.01.2015

7.01. көнне район үзәгендә Хакимият елкасы узды. Бу чарага традиция буенча, ел нәтиҗәләренә карап, төрле юнәлешләрдә зур уңышларга ирешкә укучыларыбыз бара. Быел Фәрдиева Зилия, Хаҗиев Булат һәм Нуретдинова Алияләр шушы дәрәҗәгә ия булды.
Иң беренче итеп, барлык алдынгы укучылар мәдәният йортында серле Яңа ел киче турында тамаша – “Щелкунчик” карадылар. Яңадан алрны нигъмәт тулы өстәлләр һәм музыкаль котлаулар белән тулы зал каршы алды. Хакимият башлыгы шәхсән һәрберсен котлап, Рәхмәт хатлары һәм бүләк-тартмалар тапшырды. Укучылар бик күңелле ял итеп, күтәренке күңел белән кайттылар.
-
Cпорт яңалыклары 06.01.2015

6.01 көнне Актанышта Кыш бабай призына көрәш бәйгесе булды. Безнең егетләребез сынатмады, үз үлчәүләредә призлы урыннар алып кайтты: Хәлимов Рафил (8кл)- 1урын, Шәмсиев Айдар (8кл)- 2урын, Шарафуллин Таһир (5кл)- 3 урын. Шулай ук акчалата бүләкләнделәр.
-
Туган көн -иң изге көн. 05.01.2015

Хезмәттәшебез Газизова Диләфрүз Мирхәт кызының туган көне!
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
-
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиадага, әзерлек бара. 05.01.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиадага, әзерлек бара.
-
ОГЭ га чыгарылыш класс укучылары әзерләнәләр. 05.01.2015

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары ОГЭ- ны 8- 9 гыйнвар көннәре тапшырырга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Якынлашып килүче яңа 2015 ел белән ! 30.12.2014

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр! Сезне декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен.
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!







