Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Җаным һаман сезнең янда яши" 04.04.2023

Бүген Эльвира Ибраһимова исемендэге "Җаным һаман сезнең янда яши" Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашып, үз чыгышында укытучыларның тоткан урынын югары дәрәҗәгә күтәрү кирәклеген ассызыклады. Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы тарафыннан "Укытучылар һәм остазлар елы" на старт бирелде. Әлеге чарада мөгаллимнәр династиясе, алдынгы укытучыларны барлау белән беррәттән республика бәйгесе җиңүчеләрен дә ачыклап котлап киттеләр. Бәйгенең I дәрәҗә Диплом иясе Байсар мәктәбе директоры Рамил Җәмигънур улы Салахов катнашты һәм чыгыш ясап бүләкләнде. Шулай укII дәрәҗә диплом иясе:
Байсар мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Садриева Язгөл, (җитәкчесе Салахов Рамил).
Котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез. -
“Без бергә” конкурсының зона этабында 29.03.2023

28 март көнне Байсар мәктәбенең “Дуслык” бию ансамбле Чаллы шүһәрендә узган “Без бергә” конкурсының зона этабында катнашып кайттылар. Шулай ук “Сәнгатьле сөйләм”номинациясендә 2 класс укучысы Мурзина Зәимрә татар халык әкияте “Кем җиңүче”, 8 класс укучысы “Снегурочка” рус халык әкияте белән чыгыш ясадылар.
28 марта ансамбль танца “Дуслык” Байсаровской школы принял участие в зональном этапе конкурса “Мы вместе” в г. Набережные Челны. Также в номинации “Художественное чтение” ученица 2 класса Мурзина Замира выступила с татарской народной сказкой “Кем җиңүче?”, ученица 8 класса с русской народной сказкой “Снегурочка”.
-
“Татар сүзе” III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе 29.03.2023

“Татар сүзе” III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең нәтиҗәләре безнең мәктәп өчен дә куанычлы.10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында “Проза” номинациясендә 2 класс укучысы Садриева Язгөл 3 нче урын, иҗади гаиләләр арасында мәктәп директоры Сәләхов Р.Җ гаиләсе 3 нче урын. Котлыйбыз!
Результаты III Международного телевизионного конкурса художественного слова "Татар сүзе" отрадны и для нашей школы. В номинации” Проза " среди участников до 10 лет ученица 2 класса Садриева Язгуль заняла 3 место, среди творческих семей cемья Салаховых заняла 3 место. Поздравляем!
-
«Укытучы һәм остаз” елы 23.03.2023

«Укытучы һәм остаз” елы уңаеннан мәктәбебездә “Туган якны өйрәнү ” музее җитәкчесе Хәйриева Л. укучылар белән авылыбыз тарихына багышланган проект эшли башлады. Биредә укучылар җитәкчеләре белән берлектә авылыбызның тарихи урыннарын барлау һәм материал җыю белән шөгыльләнәләр.
-
“Укытучылар һәм остазлар” елы 23.03.2023

Мәктәбебез директоры Рамил Җәмигънур улы җитәкләгән “Сәнгатьле сөйләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар район, республика конкурсларында бик актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар.
Җитәкчебез узе дә сынатмый.
-“Ел җитәкчесе- 2021” исеменә лаек мәктәп җитәкчесе.
-Шакиров Әхсән Шакировович исемендәге премия лауреаты “За инициативу, творчество и применение в работе современных форм и методов организации труда”, 2021 ел
-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар, белем бирү йортларына ярдәм” Гранты иясе, Республика бәйгесе җиңүчесе мәктәп җитәкчесе, 2021 ел
-ПАО “Татнефть” Гранты җиңүчесе, 2021 ел
-ПАО “Татнефть” Гранты җиңүчесе, 2022 ел
-Туган телдә белем бирүче укытучыларның проект республика конкурсы, Грант, 2022 ел
-“Цветаева укулары” регионара конференция, I дәрәҗә диплом, 2022 ел
-М.Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка ”II халыкара фестивале җиңүче укучы “Рәхмәт хаты”, 2023 ел
-Җәлил укулары халыкара әдәби бәйге , I дәрәҗә диплом, 2023 ел
-Эльвира Ибраһимова исемендәге “Җаным һаман сезнең янда яши” Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе, I дәрәҗә диплом, 2023 ел
-
“Мәктәп тарихы” 23.03.2023

“Укытучылар һәм остазлар” елы уңаеннан “Мәктәп тарихы” акциясенә без дә кушылдык. Мәктэбебезнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп тарихы бүлеге бар, биредә мәктәбебез тарихы турында бай мәгълүмәт тупланган.
К акции “История школы“, посвященной году “Учителя и наставники", присоединились и мы. В школьном краеведческом музее есть отдел истории школы, где собрана богатая информация об истории школы.
-
Поздравляем! 23.03.2023

22 март көнне башлангыч класс укучылары рус теле фәне буенча олимпиадада катнашты. Безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Ганиева Регина призер булды. Укытучысы: Насирова Г.Р. Котлыйбыз!
22 марта учащиеся начальных классов приняли участие в олимпиаде по русскому языку. Ученица 4 класса нашей школы Регина Ганеева стала призером. Учитель: Насырова Г. Р. Поздравляем!
-
23 март - Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! 23.03.2023

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазан айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакъләнү, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.
Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһы Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куәт сорыйбыз.
Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгәллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.
Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинчелек бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.
Аллаһы Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.
Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!
Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньяның бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин! -
Туган тел-татар теле укытучыларының төбәкара семинары 20.03.2023

17 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел-татар теле укытучыларының төбәкара семинары гамәлләштерелде. Ул “Заман шартларында милли тәрбия бирү” исеме белән үтте. Тәҗрибә уртаклашу һәм туплау чарасына Тукай, Минзәлә, Мөслим һәм Башкортостан Республикасының Бакалы, Илеш һәм әлбәттә, үзебезнең районнан филологдар җыелган иде.Семинар Байсар мәктәбенең тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен туплаган, чал тарихлы музее белән танышудан башланып китте.Кунакларыбыз ачык дәрес,проект яклау кебек чараларда катнашты. Соңыннан укучылар тарафыннан әзерләнгән бик матур эчтәлекле мәдәни программа кысаларында әзерләнгән – танылган драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карап үттеләр.
Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү- дәүләтебезнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы. Милли белем,милли тәрбия дә моңа ачыктан-ачык тоташ.
17 марта на базе МБОУ "Байсаровская ООШ" состоялся межрегиональный семинар учителей родного языка-татарского языка. Он прошел под названием «Национальное воспитание в современных условиях". На мероприятие были приглашены филологи из Тукаевского района, Мензелинска, Муслюмовских и Бакалинских, Илишевских районов и, конечно же, с нашего района. Семинар начался с знакомства с историческим музеем, собравшим историю, прошлое и настоящее Байсаровской школы. Наши гости приняли участие в таких мероприятиях, как открытый урок, защита проекта. Затем состоялся показ спектакля “Сүнгән йолдызлар” известного драматурга Карима Тинчурина, подготовленного учащимися в рамках насыщенной культурной программы.
Подготовка учащихся к труду, к жизни, качественное образование - важная задача, которую ставит перед образовательными учреждениями наше государство. И национальное образование, и национальное воспитание явно связаны с этим.
-
Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз!/Говорим и поем по английски! 20.03.2023

Бакчабызның зурлар төркеме балалары белән инглиз телендә матур җырлар һәм шигырьләр ойрәндек. Безгә бу эшчәнлекне алып баруда мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Эльвира Даннур кызы зур ярдәм күрсәтә. Быел да районда уздырылган конкурста катнашып төркем белән җырлаган җыр өчен 1 урын алдык. Назмеева Зәкия җыр өчен 2 урын, Мухамедярова Алинә шигырь сөйләп 2 урынга лаек булдылар./ В этом учебном году наши дети участвовали в конкурсе "Говорим и поем по английски". Мы заняли 1 место за групповую песню, Назмеева Закия - 2 место за песню соло, Мухамедьярова Алина за стихотворное произведение - 2 место.Благодарим за помощь в подготовке к конкурсу нашу учительницу Эльвиру Даннуровну.













