Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Яфрак бәйрәме/Праздник листьев 25.10.2024

3б сыйныфында "Яфрак ява" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Укучылар көз турында табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар.
Җитәкчеләре: Гараева Флүсә Сабитовна -
Күңелле каникуллар/Весёлые каникулы 24.10.2024

Тиздән көзге каникуллар... Көзге каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү максатыннан, 2а сыйныфында , советник Аграпова М.Р., организатор: Хафизова А.М. җитәкчелегендә Яшь ЯХИчеләр отряды белән берлектә, "Күңелле каникуллар!" исемле чара узды. Чарада "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы директоры Кирамова Л. Р., Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесе Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән М. Р., 103нче Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Муртазин И. М. балаларга үзләренең теләкләрен, уй-фикерләрен җиткерделәр.
-
Минзәлә районы вәкилләре белән очрашу/Встреча с представителями из Мензелинского района 23.10.2024

Бүген Актанышка Татарстан Республикасының Минзәлә районы вәкилләре районның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килделәр.
Игътибар үзәгендә безнең мәктәбебез дә бар иде. Безнең учреждение үзен үрнәк итеп күрсәтте, балаларны укытуга һәм үстерүгә инновацион алымнар кертте.
Делегация вәкилләре педагогларның эш нәтиҗәләрен күреп кенә калмыйча, үз районнарында уңышлы методикаларны кертү юллары турында да фикер алыштылар. Мондый тәҗрибә уртаклашу республикада белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм сәләтле балалар өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итәр дип көтелә. -
Очрашу/Встреча 22.10.2024

Бүген мәктәбебезнеңпедагогик-психологик сыйныф укучылары педагогика фәннәре кандидаты, психологик һәм махсус дефектологик белем бирү кафедрасы доценты ФДБМУ ЮБ "НГПУ" Хәзрәтова Фирүзә Вәкил кызы белән очрашуда катнаштылар.
Очрашу бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. -
Сөмбелә/Осенний бал 22.10.2024

3А сыйныфында "Сөмбелә" бәйрәме узды
Укучылар төркемнәргә бүленеп табышмаклар әйтештеләр,концерт номерлары күрсәттеләр, биремнәр үтәделәр. Ә Сөмбелә кызлары һәм көзге кәрҗиннәр бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Шакурова Фәнисә Таһир кызы -
Пешекчеләр көне/День повара 21.10.2024

Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасының 6нче т сыйныфы укучылары, пешекче апаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап теләкләр әйттеләр. Мәктәп дирекциясе Мансуров Альберт Мирхәт улы һәм Хөҗҗәтов Илназ Наил улы пешекчеләргә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
-
Осенний бал/ Сөмбелә 21.10.2024

"Осенний бал" бәйгесенең урыннары билгеле булды:
1 - 9А
2 - 9Б, 9Т
3 - 9В
2 - 11
3 - 10 -
Уңышка юл/Путь к успеху 21.10.2024

> МБОУ"Актанышская СОШ1": Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз:
1а Сафиуллин Ислам
1б Мухаметдинов Инель
1в Митрофанова Иллария
2а Ахметова Арина
2б Ахметдинова Мәрьям
2в Шакиров Амирхан
3а Миннахметов Нияз
3б Гаптриева Камилла
4а Кашапова Зилә
4б Зиннурова Әминә
Афәрин, укучылар! -
Әтиләр көне/День отца 20.10.2024

20 октябрь - Әтиләр көне буларак билгеләнеп үтелә.
Шул хөрмәттән мәктәбебез укучылары "Әти белән бергәләп" акциясенә кушылдылар.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да әтиләр көне белән тәбрик итәбез.Саулыгыгыз ныклы, тормышыгыз рәхәт, балаларыгыз сәламәт, гаиләгез ныклы, ашыгыз кайнар, чәегез тәмле, өегез ямьле, эшегез җиңел, туачак таңнарыгыз аяз һәм тыныч булсын! -
АГРО НТРИ 20.10.2024

АГРО НТРИ халык-ара конкурсының Мәскәү шәһәрендә үткән суперфиналында катнашып, мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Миргалимов Ленар медаль белән бүләкләнде. Укытучысы Валиева Алсу Риф кызы. Зур уңышка ирешүегез белән котлыйбыз! Афәрин!










