Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 613 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 63 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Җәлил эзләре буйлап.../По следам Джалиля... 15.02.2022

Татар халкының патриотик шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан, 5 а сыйныф укучылары өчен шагыйрьнең шигырьләре укылды һәм мәктәп китапханәсендә "Җәлил эзләре буйлап" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды.
В целях ознакомления с жизнью и творчеством поэта-патриота Мусы Джалиля татарского народа в школьной библиотеке были прочитаны стихи поэта учащимся 5 а класса и организована книжная выставка «По следам Джалиля».
-
Җырчы иҗаты/Творчество певца 15.02.2022

Илһам Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Ул иҗтимагый чараларда актив катнашты: озак еллар Казан шәһәр радиосының сәнгать советы әгъзасы һәм аның исеме белән аталган Татар дәүләт филармониясе әгъзасы булды. Балалар белән эшләде, вокал укытты, музыка белемен пропагандалаучы һәм Татарстанның милли музыкаль тарихы белгече булды, вакытлы матбугатта басмалар һәм тәнкыйть мәкаләләрен радио һәм телевидениедә бастырды. Мәктәбебез укучылары музыка дәресләрендә җырчының киң кырлы эшчәнлегенә багышланган буклетлар чыгару белән шөгыльләнделәр.
Ильгам Шакиров являлся художественным руководителем Татарской государственной филармонии им. Габдуллы Тукая. Активно участвовал в общественной деятельности: в течение долгих лет являлся членом художественного совета Казанского городского радио и Татарской государственной филармонии им. Г. Тукая, работал с детьми, преподавал вокал, являлся пропагандистом музыкального образования и знатоком национальной музыкальной истории Татарстана, выступал с публикациями и критическими статьями в периодической печати, на радио и телевидении.
Учащиеся нашей школы занимались изготовлением буклетов, посвященных разносторонней деятельности певца на уроках музыки.
-
Муса Җәлил иҗаты буенча класстын тыш уку дәресе/Урок внеклассного чтения по творчеству Мусы Джалиля 15.02.2022

5 сыйныф укучылары белән шагыйрь иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе үткәрелде.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Риф кызы укучыларны язучының сугыш чорында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды.
С учащимися 5-х классов был проведен урок по внеклассному чтению по творчеству поэта. Учитель татарского языка и литературы Ирина Рифовна познакомила школьников с произведениями писателя, созданными в годы войны.
-
Онытылмый Әфган кырлары/Незабываемые афганские поля 15.02.2022

Әфганстан сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә "Онытылмый Әфган кырлары" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды, 9 в сыйныф укучылары өчен "Әфганстан-йөрәк ярасы"китапханә дәресе үткәрелде, Әзһәр Зәйнетдиновның "Тәмугтан репортаж" китабын укырга тәкъдим ителде.
В библиотеке была организована книжная выставка «Незабываемые афганские поля», призванная способствовать более глубокому пониманию войны в Афганистане, ее сути и уважению к нашим юношам, прошедшим военную службу в Афганистане. Для учащихся 9 в класса был проведен библиотечный урок, на котором было предложено прочитать книгу Азгара Зайнутдинова «Репортаж из ада».
-
Гасырларда калыр батырлык/Мужество, которое продлится века 15.02.2022

Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты һәм тормышы белән якыннан танышу максатыннан, "Гасырларда калыр батырлык" дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде.
Был показан видеофильм под названием «Мужество, которое продлится века», чтобы поближе познакомиться с творчеством и жизнью Мусы Джалиля во время войны.
-
Илһам ага җырларыннан илһамланып/Вдохновленные песнями Ильгама Шакирова 15.02.2022

Мәшһүр җырчы Илһам Шакировны искә алу уңаеннан китапханәдә "Илһам ага җырларыннан илһамланып" китап күргәзмәсе оештырылды, җырчы укучыларыбыз Илһам Шакиров иҗаты белән якыннан таныштылар.
В честь известного певца Ильгама Шакирова в библиотеке была организована книжная выставка «Вдохновленные песнями Ильгама Шакирова», и наши ученики-вокалисты ознакомились с творчеством Ильгама Шакирова.
-
Әфганстан безнең йөрәкләрдә/Афганистан в памяти нашей 15.02.2022

Бүген Җиңү паркында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне узды. Мәктәбебез укучылары әлеге чарада катнашып, ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп калган солдатларны искә алдылар һәм алар истәлегенә ясалган мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар.
Сегодня в Парке Победы отмечается День памяти россиян, проходивших службу заграницей. Учащиеся нашей школы приняли участие в мероприятии, почтив память воинов, погибших в далеком Афганистане, и возложили цветы к мемориальному комплексу в их память.
-
Илһам Шакировның тууына 87 ел/87 лет со дня рождения Ильгама Шакирова 15.02.2022

Бүген -15 февраль көнне - Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Аңа 87 яшь тулган булыр иде. Җырчының туган коненэ багышлап укучыларга аның башкаруында язылган жырлар видеоязмалары күрсәтелде. Илһам Шакиров үзенең вокаль-башкару мәктәбен оештырган татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булып тора. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән. Илһам Шакиров шулай ук казакъ, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак, башкорт музыка сәнгате әсәрләрен дә башкарган.
Сегодня, 15 февраля, день рождения Народного артиста Республики Татарстан Ильгама Шакирова. Ему исполнилось бы 87 лет. Ко дип рождения певца учащимся показали видеозаписи песен, записанных в его исполнении. Ильгам Шакиров – видный деятель татарской культуры, организовавший свою вокально-исполнительскую школу. Имея народную исполнительскую манеру, он включил в свой репертуар не только татарские народные песни, но и классические произведения (арии, романсы) и произведения татарских композиторов, а также современные татарские эстрадные песни. Ильгам Шакиров также исполнял произведения на казахском, узбекском, азербайджанском, каракалпакском и башкирском языках.
-
Финанс грамоталылыгы/Финансовая грамотность 15.02.2022

Финанс белеме-замана таләбе.4 сыйныф укучылары өчен"Балалар өчен финанс белеме" исем астында китапханә дәресе уздырылды. Финанс белеме нәрсә ул, аны ни өчен яшьтән үк өйрәнергә кирәк, киләчәктә аның әһәмияте турында аңлатылды. Һәр укучыга да финанс белеме дәреслеге һәм эш дәфтәрләре тапшырылды.
Финансовое образование - это современное требование жизни. Для учащихся 4-х классов был проведен библиотечный урок на тему «Финансовое образование для детей». Каждому ученику были вручены учебники по финансовому образованию и рабочие тетради.
-
Муса Җәлил туган көн/День рождения Мусы Джалиля 15.02.2022

Бүген 15 февраль -патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 4 в сыйныфы укучылары Актаныш балалар китапханәсе оештырган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дигән кичәдә катнаштылар. Бик бай күргәзмә, видеофильм укучыларның шагыйрь иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтте.
Сегодня, 15 февраля, день рождения поэта-патриота Мусы Джалиля. В связи с этим учащиеся 4в класса приняли участие в мероприятии "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." , организованном Детской районной библиотекой Очень насыщенная выставка и видеофильм углубили знания учащихся о творчестве поэта.










