Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | asch_1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Руспубликакүләм конкурс/Республиканский конкурс 20.12.2024
Башкалабыз Казанда Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча Республика фәнни-гамәли конференциясенең финал этабында Әхмәтҗәнова Адилә Рил кызы "Террорчылыкка каршы торуда масса күләм мәгълумат чараларының роле" номинациядә 2 урын яулады.
Фәнни җитәкчесе Яхшыгулова Зәйнәп Илдар кызы.
Котлыйбыз! -
Яңа ел/Новый год 19.12.2024
Әҗәкүл мәктәбе укучылары Яна елны каршыларга әзерләнәләр. Матур итеп тәрәзәләрне бизәделәр, "Чыршы бәйрәмендә" дигән темага рәсемнәр ясадылар һәм "Яна ел котлы булсын!" дигән тамаша әзерлиләр. Бу тамашаны алар әти- әниләргә тәкъдим итәчәкләр
-
Әдәбияттан олимпиада/Олимпиада по татарской литературе 17.12.2024
Татар әдәбияты олимпиадасының муниципаль турында катнашып,
уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз һәм аларның укытучылары:
7 сыйныф
Нәҗмиева Регина -призер,
Гараева Румия- призер,
Шарипова Лейсан -призер,
укытучылары Рахманова Гөльнара Фәлгать кызы.
8 сыйныф
Фатыйхова Зәринә - призер,
укытучысы Галиева Ленара Рафаэль кызы.
9 сыйныф
Галимуллина Язилә - призер
укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы.
Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез! -
Уңышка юл/Путь к успеху 16.12.2024
Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз:
1а Муртазин Амин
1б Якупов Камиль
1в Митрофанова Иллария
Мухаметдинов Камиль
2а Мансурова Мәрьям
2б Тимергалиева Азалия
2в Минимухаметова Алия
3а Миннахметов Нияз
3б Галиев Замир
4а Фазлиева Гульяз
4б Мингазов Алмаз
Афәрин, укучылар! -
Химия олимпиада 12.12.2024
Химия фәне олимпиадасының муниципаль турында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган 9 сыйныф укучысы Миргалимов Ленар - җиңүче булды.Укытучысы Валиева Эльвира Фәнис кызы.
Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез! -
Робототехника олимпиада 12.12.2024
Хезмәт (робототехника) олимпиадасының муниципаль турында катнашып,
уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз һәм аларның укытучысы:
8 сыйныф Латипов Камиль -җиңүче,
11 сыйныф Анваров Муса - җиңүче,
7 сыйныф
Галимянов Раиль - призер,
9 сыйныф
Сафиуллин Алмаз - призер булдылар. Укытучылары Филарис Фәнис улы Ямалов!
Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез! -
Рәсәй конституөиясе көне/День конституции России 12.12.2024
12 декабрь, Рәсәй Конституциясе көне уңаеннан, безнең мәктәбебез укучылары "Форпост" оешмасы белән берлектә, райондашларыбызга Рәсәй триколорларын бүләк итү акциясенә кушылдылар.
-
О здоровье/Сәламәтлек хакында 12.12.2024
Бүген мәктәбебездә Актаныш үзәк хастаханәсенең балалар табибы, педиатр Резеда Васил кызы белән 9 сыйныфлар арасында очрашу узды.
Табиб укучыларга электрон һәм гади тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллануның зарарлы хакында әңгәмә үткәрде.
Очрашу файдалы һәм кызыклы узды. -
Ватан каһарманнары көне/День героев отечества 12.12.2024
9 декабрь - Ватан каһарманнары көне буларак билгеләнеп үтелә. Китапханәчебез Хисамова Нурсия Мулланур кызы тарафыннан мәктәп китапханәсендә күргәзмә төзелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар: Аләү Әгъләмов, Риф Әхтәмов, Сабир Вахитов, Үзбәк Гарифуллин, Галләм Исламов, Азат Латыйпов, Мөхәммәт Сәйдәшев, Гыймал Хөснетдинов хакында әңгәмә алып барылды. Советлар Союзы Геройларын искә алып, укучылар фотога төштеләр. Әфганчы егетләребезне, махсус хәрби операциядә башларын салган каһарманнарыбызны искә алып видеоролик карадылар.253изменено 08:21
-
Концерт 12.12.2024
11 декабрь көнне мәктәбебездә матур һәм кызыклы чара булып узды. Актанышның сәгать мәктәбе, Пушкин картасы кысаларында, бик күркәм концерт тәкъдим итте.
Чара күңелле һәм кызыклы үтте.